16+

2023 елгы хәл кабатланамы: ни өчен сөт бәяләре төшә?

Сөт эшкәртү предприятиеләре складларында сөт продукциясе запасы 8 мең тонна 780 килограммнан артып киткән.

2023 елгы хәл кабатланамы: ни өчен сөт бәяләре төшә?

Сөт эшкәртү предприятиеләре складларында сөт продукциясе запасы 8 мең тонна 780 килограммнан артып киткән.

Авыл хуҗалыгында иң тотрыклы үсеш юлларының берсе итеп - сөт бизнесы, савым сыерлары тотуны аерып күрсәтәләр. Узган ел Татарстан яңа рекорд куеп та сөендерде әле. 2025 елда 2 миллион 370 тонналык сөт җитештерелгән. Соңгы елларда бөртек бәясе арзан булгач, халык сөтнең хакы артуына өметләнеп торды. Җәен сөт күп - хакы арзан, көз-кыш сөт аз, ләкин хакы яхшырак. Бу кагыйдәгә халык күнеккән инде. Әмма сөт бәясенең кышын да җәйге бәяләр белән тигезләшүе бер дә шатландырмый. Ел башыннан Татарстан халкы сөт бәясе төшүгә зарлана. Без моның сәбәпләрен ачыкларга тырыштык.

Узган атнада Мәскәүдә сөт индустриясе лидерларының өченче форумы узды. Биредә Россиянең барлык өлкәләреннән сөт продукциясе җитештерүче оешма җитәкчеләре җыелды. Көн кадагында: сөткә ихтыяҗ кимү, складларда артык запаслар барлыкка килү һәм чит ил җитештерүчеләре ягыннан көндәшлек арту кебек четерекле мәсьәләләр. Союзмолоко генераль директоры Артем Белов сүзләренчә, ике ел дәвамында бәяләр тотрыклы үскән. Ә узган ел сөт продукциясенә ихтыяҗ 1 процентка кимегән. “Без барыбыз да елның икенче яртысында ихтыяҗ артыр һәм без аз булса да үсеш күрербез, дип өметләндек. Кызганыч, өметләребез акланмады”, - ди ул. Продукциягә ихтыяҗ кимегән, ә сөт җитештерү күләме, киресенчә, арткан.

Татарстан авыл хуҗалыгы министры Марат Җаббаров сөт бәяләре буенча аңлатма бирде:

– Төп сәбәп – Татарстанда һәм тулаем ил буенча сөт продукциясе запасларының сизелерлек артуы. Республиканың сөт эшкәртү предприятиеләре складларында сөт продукциясе запасы 8 мең тонна 780 килограммнан артып китте, шул исәптән ак май - 2 тонна 20 килограмм, сыр - 4 тонна 957 килограмм, коры сөт - 1 тонна 158 килограмм. Бу 2025 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 40 процентка күбрәк. Запасларның артуы җирле сөт продукциясенә бәяләрнең югары булуы һәм Беларусь продукциясен түбәнрәк бәядән сатылуы, импорт күләменең артуы белән аңлатыла. Бүген авыл хуҗалыгы оешмаларында сөтнең уртача бәясе 1 килограмм өчен 38 сум 70 тиен тәшкил итә, бу узган елның шушы чорына караганда 20%ка түбәнрәк. Асылда бу 2023 елгы вәзгыятьнең кабатлануы: 2022 ел йомгаклары буенча сөт җитештерү күләме үсте, ә әзер продукция запаслары куллану дәрәҗәсеннән артып китте, – ди министр.

Бер җөмлә белән әйтсәк, сөткә ихтыяҗ кимү, җитештерелгән сөт продукциясе һәм импорт күләме арту сөт базарында артык продукция җыела башлауга китергән. Әгәр дә якын арада ихтыяҗ артмаса, сөт эшкәртүчеләргә  фермерлар өчен сатып алу бәяләрен киметергә туры киләчәк. Шулай ук инвесторлар да сөтчелек фермаларын төзү буенча проектларны туктатып торырга мөмкин.

Россиядә иң күп сөт җитештерүче төбәк булган Татарстан да яңа вәзгыятьне үз җилкәсендә татыды. Әйтик, узган елның башында сөт бәясе 1 литр өчен уртача 46 сум булса, бу елның беренче атнасы нәтиҗәләре буенча 1 литр сөтнең хакы 32-33 сумга кадәр төшкән. Шәхси хуҗалыклар өчен ул тагын да түбәнрәк. Шулай ук һәр районда, дөресрәге, һәр авылда бәя төрлечә.

Әйтик, Арча районы Наласа авылында сөтнең литрын 28 сумга җыялар икән. Халык моңа һич әзер булмаган, чөнки күптән түгел генә арткан бәяләр гел көтмәгәндә аска тәгәрәгән. Мондый бәя канәгатьләндерми, билгеле. Шуңа халык үзлектән бу хәлдән чыгу юлларын эзли башлаган. Шәхси хуҗалык җитәкчесе Фоат Гарипов, мәсәлән, сөтне үзе илтеп тапшыра.

– Безнең хуҗалыкта 16 сыер бар. Әлегә 10 сыерны савабыз, тәүлегенә 210 литр сөт алабыз. Сөтне үзебез илтеп тапшырабыз, чөнки алай отышлырак. Бәясе 2 сумга кыйммәтрәк. Сөтне кабул итәләр, шөкер, кире борып кайтармыйлар. Узган ел сөт бәяләре бик әйбәт иде, быел күпкә түбән. Хуҗалыкны үстерергә исәп. Сөт бәяләре генә кәефне төшерә, - ди ул.

Сарман районы Карашай-Саклау авылыннан Гөлфия Фәхразиеваның хәзер 15 сыеры бар. Язын тагын сыерлар алып баш санын 20гә тутырырга иде дип хыяллана ул. Сөтне Сарман сөт заводыннан җыеп алалар. Хакы – 33 сум.

– 13 баш сыерым бар иде, тагын токымлы ике сыер алдым. Хәзер биш сыерымны савам, калганнары ял итә. Сөтне ике көнгә бер җыялар, 220 литр тирәсе сөт тапшырам. Акча ягыннан да, сөт җыюда да тоткарлыклар юк. 34 сумнан түлиләр иде, хәзер 33 сумга төште. Авыл кешесе мал-туарсыз тора алмый инде ул. Әле язга баш санын 20гә тутырырга исәп. Сөт бәясе төште дип, малга тимибез. Көн саен иртәнге 3тә торам, эш көне шулай башлана. Безнең авылда өч гаилә менә шулай күпләп сыер асрый. Аллаһка шөкер, малҗанлыклы авыл без, - ди ул.

Саба районы Сәрдә авылыннан 27 еллык тәҗрибәле сыер савучы Рушания Сабирҗанова эштән бушап өйгә кайткач та сыер сава әле. Сөт бәясе узган елгы кыш белән чагыштырганда 7 сумга кимрәк. “Быел сөтнең хакы литры өчен 30 сум”, – ди Рушания ханым. Сөт бәясе төшүнең сәбәбе – чит илләрдән продукциясе керү дип аңлатканнар.

– Кышын сөт бәясе арта иде, быел тапшырган саен хакы икешәр сумга төшә диярлек. Күңелсез инде, әмма без мал-туар асрап, иртән сыер савып, сөтне тапшырырга күнеккән. Үзенә күрә бер күңелле мәшәкать ул. Кышын сөт ката, шуңа сөт җыючыбыз аны өй алдыннан ук кереп ала. Анысына бик рәхмәт, – ди Рушания ханым.

Сөт бәясе төшүгә ризасызлык күрсәтүчеләр сөт җыючылардан сорау ала. Баулы районыннан Ильяс Таһирҗанов сөт җыю белән алты ел шөгыльләнә инде. “Авыл район үзәгеннән ерак урнашкан, ә хуҗалыгыбызда мал-туар күп, шуңа үзебез сөт җыеп тапшырырга булдык”, – ди Ильяс әфәнде. Хәзер Ильяс Таһирҗанов 8 авылдан сөт җыя. Тулаем юлның озынлыгы 150-170 километр.  Әлегә сөтне 27 сумнан җыялар.  

– Хуҗалыкта сыерларыбыз күп булгач, сөтне тапшыру проблемасы барлыкка килгән иде, шуңа бу эшкә үзебез алындык. Хәзер авылдашларның сөтләрен җыеп, тапшырып торабыз. Дөрес, быел сөт бәяләре метеорит тизлеге белән аска тәгәрәде. Чын натураль продуктның кибеттәге судан да арзанрак бәядә булуы бик кызганыч. Мондый бәягә, әлбәттә, халык канәгать түгел. Без кулыбыздан килгәнне эшлибез. Халык – сөт җыючыдан, сөт җыючы – заводлардан сорау ала инде. Заводларның да мәшәкатьләре күп. Экспорт югалу, импорт арту, арзанрак бәядән чимал табу – барысы сөт бәясенә тәэсир итә, – ди Ильяс Таһирҗанов.

Җыеп алынган сөтне эшкәртүчеләр белән дә хәбәргә чыктык. Нурлат районнан Рафаэль Камаев: “Сөтнең 1 литрын 33 сумга алабыз, көненә 2 тонна 500 килограммга якын сөт кабул итәбез”, – ди. Бер литр өчен сөтнең хакы ел башыннан 2-3 сумга төшкән. Кабул итү пункты сөтне эшкәртеп сыр ясап саткан. Сөтнең бәясе кимү, өлешчә сырга заявкалар саны кимүгә бәйле ди әңгәмәдәшебез.

– Без заявка кабул итеп, тиешле күләмдә сыр ясыйбыз. Башка еллар белән чагыштырганда эшләр әлегә авыр бара. Элек 1 тонна 700 килограммга кадәр заявка да була иде. Ел башыннан 700-800 килограммнан артканы юк. Заводларның продукциясе китми диләр. Башка илләрдән кергән продукция халык ихтыяҗын каплый. Кыш көне дә ихтыяҗ аз, ә язын сөт күләме дә артачак. Сөтне кайда урнаштырып бетерербез? – дип фаразлый Рафаэль Камаев.

Сөт бәясен көйләү өчен сөтчелек өлкәсе лидерлары бу елның алты аена 500 мең тонна күләмендә әзер сөт продукциясенә чикләү кертергә тәкъдим итә. Сөткә бәяне көйләүне дәүләт үз кулына алырга тиеш диючеләр дә бар. Ләкин Россия вице-премьеры Дмитрий Патрушев сөт лидерлары форумында тәкъдимгә каршы чыгып. Бәяне базар көйләргә тиеш диде. Ул шулай ук  сөт җитештерүнең үз кыйммәтен киметү юлларын эзләргә чакырды.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading