16+

Сыйфатсыз продукт өчен акчаны ничек кайтарырга?

Килешәсездер, көндәлек тормышта күп кешеләр яңа гына сатып алынган продуктның кулланырга яраксыз булуы белән очрашып тора.

Сыйфатсыз продукт өчен акчаны ничек кайтарырга?

Килешәсездер, көндәлек тормышта күп кешеләр яңа гына сатып алынган продуктның кулланырга яраксыз булуы белән очрашып тора.

Гадәттә проблема сатып алганнан соң ук ачыклана. Соңрак ачыклана торган очраклар да була. Күз алдыгызга китерегез: сез күмәчне ашый башлыйсыз, ә аның эчендә күгәрек яисә башка берәр нәрсә күрәсез. Ризыкның бик аз өлеше генә бозылса да, бөтен продуктның бактериаль пычрану ихтималы зур. Ярый ла, бу сезнең сәламәтлегегезне какшатмаса. Ә бит еш кына киресенчә дә була...

Кулланучы хокукларын яклаучы законнар базасы

Куллану товарлары өлкәсендә сатучы һәм сатып алучы мөнәсәбәтләрен җайга сала торган төп хокукый акт — «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы 2300-I номерлы Федераль закон. Әлеге Законның 4 маддәсе нигезендә, сатучы сатып алучыларга тиешле сыйфаттагы товарлар сатарга тиеш. Куркынычсызлык һәм санитария нормаларына туры килми торган азык-төлек автомат рәвештә тиешле сыйфатта булмаган товарлар дип таныла.

Күрсәтелгән Законның 18 маддәсе сатып алучыга продукциянең кимчелекләре ачыкланганда сатучыга дәгъва белдерү хокукы бирә. Аларга сатып алган өчен акчаларны кире кайтару яки товарны шундый ук сыйфатлы продукт белән алмаштыру таләбе керә. Бу норма, шул исәптән, азык-төлеккә дә кагыла, хәтта ки товар инде өлешчә кулланылган булса да. Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) күп тапкырлар сыйфатсыз продуктны ашау факты сатып алучыга товар бәясен кайтарудан баш тарту өчен нигез булып тормаганын кисәтеп тора.

Касса чегы булмаса, нишләргә?

Касса документлары булмау очрагында закон чыгаручы сатып алу фактын раслауның өстәмә ысулларын күздә тота. Әйтик, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Федераль законның 18 маддәсе сатып алучыга сатып алуны башка ысуллар белән исбатларга мөмкинлек бирә, шул исәптән банк күчермәсен, электрон сатып алулар тарихын (мәсәлән, сәүдә челтәре кушымтасы яки лояльлек картасы аша). Дәлилләр сыйфатында сатып алу процессын озата барган затларның шаһит күрсәтмәләре дә булырга мөмкин. Өстәмә рәвештә «Милли түләү системасы турында» Федераль закон нигезләмәләре (no 161-ФЗ) банк һәм сатучының сату-алу операциясен раслау бурычын билгели, хәтта кәгазь чек югалган булса да.

Кибет кайчан баш тарта ала?

Баш тартуның бердәнбер дәлилләнгән очрагы булып сатучы хокук бозуның инде товарны сатканнан соң, сатып алучының үз гамәлләре нәтиҗәсендә килеп чыкканлыгын исбатлау гына санала. Мәсәлән, продукт өй шартларында саклау шартларын бозу аркасында бозылырга мөмкин. Ләкин сатып алучының гаебен исбатлау бары тик сатучыда гына ята.

Әгәр сезгә каршы килсәләр

Сәүдә предприятиесе ирекле рәвештә зыянны каплаудан баш тарткан очракта мәнфәгатьләрне яклауның иң нәтиҗәле ысулы булып Роспотребнадзорның территориаль бүлекчәсе кебек контроль органнарына мөрәҗәгать итү тора. Альтернатив вариант булып гомуми юрисдикция судына дәгъва гаризасы бирү хезмәт итә. Әмма суд дәгъвасы шактый вакыт һәм финанс чыгымнарын таләп итә, бигрәк тә соңгы елларда суд пошлиналарының артуын исәпкә алсаң.

Моннан тыш, төрле сайтларда һәм социаль челтәрләрдәге махсуслаштырылган мәйданчыкларда сезнең тискәре бәяләмәгез нәтиҗәле булачак. Күп кенә эре компанияләр үз имиджларында кире йогынты ясатмаска тырышалар һәм клиентларның мөрәҗәгатьләренә оператив рәвештә җавап бирәләр, зыянны акча яки бонуслар белән каплауны тәкъдим итәләр.

Канун, күпчелек очракта, кулланучылар яклы. Җәмәгать, сакланыйк һәм үзебезне яклыйк. Бәлки, бу үз нәтиҗәсен биреп, мондый очраклар бермә-бер сирәгәер. Өметләник...

Лилия Яфизова

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading