Шәһри Казан

Дөньядан киткәннәргә ничек ярдәм итәргә? 

Килер көннәргә күпме генә зур өметләр баглап яшәсәк тә, иртәме-соңмы, барыбер бу дөньядан китәчәкбез. Беребез дә монда калмаячак, моны барыбыз да бик яхшы аңлый. Якыннарыбыз вафат булса, бу зур югалтуны авыр кичерәбез.

Кешенең кадерен аны югалткач кына аңлыйбыз, исән вакытында хәлен белергә дә, барып күрергә дә, сөйләшеп утырырга да вакытыбыз юк. Үз тормышыбызны җайларга – йортлы булырга, ипотека түләргә, кредитны капларга кирәк. Ә якын кеше үлеме турында ишеткәч, бу тормыш мәшәкате күпмегәдер онытылып тора. Ярдәм итеп каласы килә. Ничек булса да аңа файда китереп калырга кирәк дигән теләк туа, эшебез күп булса да, вакытын да табарга риза. Кеше исән вакытта мондый игътибар булса, күпкә яхшырак булыр иде дә. Әмма нишләргә кирәк, холкыбыз шундый инде. Әйе, бакыйлыкка күчкән туганныңны онытмыйча һәрвакыт аңа савабы барсын дип берәр игелек кылып куйсаң бик яхшы. Алайса бар бит шундыйлар да: үлде дә бетте дип, бу дөньядан киткән якыннары өчен бер нинди гамәл кылмаганнар, кылырга уйламаганнар да очрап куя.

Ә савабы үлгән якыннарыбызга ирешеп файда бирсен өчен динебездә нинди хәерле гамәлләр кылып була? Коръән аятьләрендә һәм Пәйгамбәребезнең (с.г.с) хәдисләрендә нинди гамәлләр турында сөйләнелә соң?

Иң беренчесе һәм иң файдалысы, бу дөньядан киткәннәребез өчен күп итеп дога кылу. Алар әйтерләр: «И, Раббыбыз, безне ярлыка, бездән әүвәл иман белән дөньядан үткән дин кардәшләребезне дә гафу ит һәм иман китергән кешеләргә безнең күңелләребездә ачуны һәм хөсетлекне калдырма, и, Раббыбыз, Син, әлбәттә, мәрхәмәтле һәм рәхимлесең!» («Хәшер» сүрәсе, 10нчы аять). Бу аятьтән күренгәнчә, исән булучылар үзләре арасыннан киткән кардәшләре өчен дога кылып, Раббыларыннан ялварырлар, гафу итүләрен сорарлар. Пәйгамбәребез дә (с.г.с) кардәшләребез, якыннарбыз өчен дога кылырга өндәде һәм җеназа намазын ошбу дога белән укырга кушты: «Әй, Аллаһ! Аны ярлыка һәм аңа рәхимле бул, аны коткар һәм гафу ит, аны яхшы кабул ит һәм аның кергән (каберен) киң кыл, аны су, кар вә боз белән юу, ак киемне пычрактан пакьләгән кебек Син аны гөнаһ-хаталардан пакьлә, аңа үзенекеннән яхшырак йорт бир, аңа үзенекеннән яхшырак гаилә бир, аңа үзенекеннән яхшырак хатын бир, аны җәннәткә керт һәм кабер газабыннан сакла (яки, Ут газабыннан сакла)» (Мөслим риваяте). Аллаһы Тәгалә Коръәндә балаларга үзләренең дөньялыктан киткән ата-аналары рухына дога кылырга куша: «Һәм аларга шәфкать итеп, рәхимлелек канатларыңны җәй! Һәм әйт: «И, Раббым, алар мине кечкенә чагымда мәрхәмәт белән үстергән кебек, Син дә аларга дөньяда һәм ахирәттә шәфкать кыл!» («Исра» сүрәсе, 24нче аять) 

Хәзер үзебезгә сорау бирик әле, безнең балалар бу доганы беләме? Без үзебездән соң догачы балалар калдырабызмы? Яки дөнья малына табынучы, күзләре байлык белән томаланган варислар калдырабызмы? Кызганыч, күп әти-әниләр бүген баласының иманы һәм дини тәрбиясе өчен бер дә кайгырмый. Ә бар тәрбия акча ягын, йорт-җирен кайгыртуга гына кайтып кала шул. Әйе, бик әйбәт анысы, фани дөньяда файдасы күп тияр аларның, әмма кабергә барып кергәч, безгә дога, савап, игелекләр кирәк була башлаячак, ә балаларыбыз мондый төшенчәләрне ишетеп, белеп үсәме соң?

Вафат якыннарыбызга ярдәм китерә ала торган гамәлләрнең икенчесе  – алар өчен сәдака бирү. «И Раббым, шушы биргән сәдакамның савабын вафат булган туганымның рухына ирештерсәң иде», – дип күңелдән ниятләп бирсәк, файдасы булыр. Моңа Бохари җыентыгында килгән хәдис дәлил булып тора: «Сәгд бну Гүбәдә исемле сәхабәнең әнисе үлгәч, ул Пәйгамбәребез (с.г.с) янына килеп сорый: «И, Рәсүлуллаһ, минем әнием вафат булды, ә мин аның янында була алмадым, ә аңа файда бирерме әгәр аның өчен сәдака бирсәм?” Пәйгамбәребез (с.г.с) аңарга: «Әйе», – дип җавап кайтарган». Шушы хәдискә таянып, галимнәр вафат булган кеше исеменнән сәдака бирсәң, ул аңа файда китерә, дигән фикер әйттеләр. Чөнки хәдистә Пәйгамбәребез (с.г.с) шушы гамәлгә рөхсәтен биргән. Шуңа да якыннарбызның хәлен алар исеменнән сәдакалар биреп җиңеләйтә алабыз.

Өченче гамәл –  ураза тоту. Әгәр Рамазан аенда уразасын тотып бетерә алмыйча, көннәре казага калган булса яки ураза тотарга дип нәзер әйтеп калдырган булса, вафат якыныбыз өчен ураза тотып, өстендәге бурычын төшереп, аның хәлен җиңеләйтә алабыз. Пәйгамбәребез (с.г.с): «Үлгән кешенең тотасы уразасы калган булса, аның урынына, якыннарыннан (вәлие, җаваплы кешесе) кем дә булса ураза тотсын», – дигән (Бохари риваяте). Икенче хәдистә болай диелә: «Бервакыт бер кеше Пәйгамбәребез (с.г.с) янына килеп, сорый: «И, Аллаһның илчесе, минем әни ай буена ураза тотарга тиеш иде, әмма ул үлеп китте, аның урынына миңа ураза тотарга кирәкме?» Пәйгамбәребез (с.г.с) ул кешедән сорый: «Әгәр әниеңнең берәр кешегә әҗәте калган булса, син аны түләр идеңме?». «Әйе», – дип җавап кайтара бу кеше. Пәйгамбәребез (с.г.с) исә: «Аллаһ каршында булган бурыч барысыннан да лаеграк”, – дип әйтә (Бохари риваяте). 

Реклама

Хәдисләрне аңлар өчен, тагын бер мисал китерик. Әгәр кеше Рамазан ае җитү белән ураза тота башласа, ә аннары сәфәргә чыгып китеп ураза тотмаган көннәре калса, кайткач тотуын дәвам итә. Ә Рамазан ае беткәч, калган көннәрен каза кылырга ашыкмый, «ярар, тотармын әле, икенче Рамазан аена кадәр вакыт бар» дип яши бирә. Әлеге кеше кинәт кенә үлеп китә һәм аның фарыз уразасы – сәфәрдә булган вакытта тотмый калган көннәре кала. Вафат булган кешенең якын туганы аның исеменнән ураза тоту бурычын түләсә, хәерле була.

Дүртенче гамәл – хаҗ яки гомрә кылу. Әгәр дә берәр туганыбыз кинәт  кенә вафат булып, ул хаҗ гыйбадәтен үтәмәгән булса, ның өчен хаҗ сәфәренә чыга алабыз. Әмма монда бер шарт бар, хаҗ кылучы кеше иң әүвәл үзе өчен хаҗ кылган булса гына бүтән кеше өчен бара ала. Пәйгамбәребез (с.г.с) янына бер кеше килеп сорый: «Әнием хаҗ кылырга дип нәзер әйткән иде, һәм хаҗ кыла алмыйча үлеп китте, миңа аның өчен хаҗ кылырга ярыймы?» Пәйгамбәребез (с.г.с) болай дип җавап бирә: «Әйе, аның өчен хаҗ гамәлен үтә! Әгәр әниеңнең берәр кешегә әҗәте калган булса, син аны түләр идең бит, ә Аллаһ каршында булган бурыч үтәлү – барысыннан да өстенрәк» (Бохари риваяте). Әгәр мөмкинлек бар икән, бу олуг гыйбадәтне вафат булган туганыбыз яки якын кешебез өчен үтәргә омтылыйк, бу гамәл аңа файда китерер.

Безнең арадан киткәннәребез өчен менә шундый игелекләр кылып,  аларга файда китерә алабыз икән. Көчебездән килгәннәрне эшләргә тырышыйк, иң кимендә, догаларда онытмыйк, алар безнең догаларыбызга бик тә мохтаҗ. Ә исәннәребезгә бу тормышта игелекле, хәерле гамәлләр кылырга, намазларны саклап, үз вакытында укырга дип, Раббыбыздан тәүфыйк сорыйк. Заяга үткән игелексез тормыш өчен үлгәннән соң үкенерлек булмасын, бу тормышны гына уйлап яшәмик, киләсе, мәңгелек барачак урыныбызны да кайгыртыйк: «Берәрсенә үлем килсә, ул: «И, Раббым, мине дөньяга кире кайтар, шаять, мин кылмый калган изге гамәлләрне кылырмын», – дияр. Юк! Бу – аның авызыннан чыккан буш сүз генә. Кыямәткә чаклы аларны терелтмичә тота торган бәрзах (комачау) бар» («Мөэминнәр» сүрәсе, 99нчы,100нче аятьләр).

Раил Фәйзрахманов. 

Фото: https://unsplash.com/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (2)
Осталось символов:
  • 6 февраль 2023 - 14:32
    Без имени
    Ассаляму гэлейкум вэ рахматуллахи вэ бэрэкатух. Э улгэн эти энилэр рухына багышоап Корэн хэтем кылырга буламы? Э 40 Ясин уку турында нэрсэ диярсез? Алдан ук Аллахнын рэхмэте булсын
  • 5 февраль 2023 - 18:25
    Без имени
    Үзенең рәхмәтләренә ирешеп, яраткан коллары арасында булырга насыйп әйләсә иде Раббыбыз. Раил хәзрәткә зур рәхмәтләр булсын фәһемле вәгазьләре өчөн, киләчәктәдә безне рухи азыклар белән тукландырып торырга булсын. Әәмииин.