16+

Бәхәсле хәлләр килеп туганда: “Дәшмә! Син бит мөселман...”дип әйтү дөресме?

Кайвакытта юлда, җәмәгать урыннарында кешеләр арасында үзара бәхәс, аңлашылмаучанлыклар килеп туа. Әйе, бу гадәти хәл, билгеле, тормыш аннан башка бармый.

Бәхәсле хәлләр килеп туганда: “Дәшмә! Син бит мөселман...”дип әйтү дөресме?

Кайвакытта юлда, җәмәгать урыннарында кешеләр арасында үзара бәхәс, аңлашылмаучанлыклар килеп туа. Әйе, бу гадәти хәл, билгеле, тормыш аннан башка бармый.

Әмма бу бәхәстә “төп рольләрдә” мөселман кешеләре булса, бер бик кызыклы һәм кызганыч фактка дучар булабыз. Бактың исә, әгәр хатын-кыз яулыктан яки ир-ат сакаллы икән, аның сүз әйтергә хакы юк. Гаеплеме ул, гаепсезме, нәрсәнедер аңлатырга телиме ул яки юкмы – анысы мөһим түгел. Ул дәшмәскә тиеш...
Ислам дине гаделлеккә корылган, динебездә берәүнең дә хаклары кысылырга, аны рәнҗетүгә юл куелырга тиеш түгел. Әгәр дә мөселман кешесенең хакларын бозалар, аның намусына тап төшерәләр яки рәнҗетәләр икән, ул мөселман булганга күрә генә дәшми калырга тиеш түгел, билгеле.

Аның, барлык кешеләр кебек үк, үз исемен акларга, үзен якларга хакы бар. Шуңа да бәхәсләр килеп туганда каршы якның мөселманнарга: “Дәшмә! Син бит мөселман”, – дип әйтүе дөрес түгел. Икенче төрле мин аны “башка сыймый торган гамәл” дип атар идем. Кызганыч, мондый хәлләр арта гына бара. Әйе, моңа мөселманнарның саны артуы да, кызганычка, аларның кайвакыт үзләрен дөрес үк тотмавы да сәбәпчедер. Әмма монысы башка мәсьәлә әле. Мин, хаклы була торып та, үзләрен әдәп-әхлак кысаларыннан чыкмыйча тотып та, каршы як тарафдарларыннан: “Дәшмә син, бит мөселман”, – дигән сүзләр ишетү очраклары турында әйтәм. Әйтерсең лә мөселман кешесенең, аларның фикеренчә, җаны, хис-тойгылары, үзенең чикләре юк.

Мөселман кешесе турында Пәйгамбәребез: “Ул кулыннан да, теленнән дә башкалар имин булган кеше”, – дип әйткән (имам Әл-Бохари). Кагыйдә булган бу хәдисне һәр мөселман кешесе беләдер дип өметләнәм. Шуңа да динне ихластан тоткан, Аллаһыны, Пәйгамбәребезне яраткан, Ислам диненә тап төшерергә теләмәгән мөселман кешесе бәхәсле очракларда да үзен мөселманча тота. Әмма бу башкалар аның хакларын бозганда үзен рәнҗеттеререп торырга тиеш дигән сүз түгел. Боларны аңласак иде.

Сүз дә юк, төрле хәл була. Мөселман кешесе дә үзен дөрес үк тотмаска, кызып китәргә мөмкин. Шулай ук ислам диненең камил дин булуын, ә адәм баласына хаталану сыйфаты хас булуын истән чыгармыйк, кешеләрнең гамәлләренә карап кына, ислам дине турында начар уйламыйк. Монысы инде иң зур хата. Һәм ничек кенә булса да, никадәр генә кызсак та, бәхәсле хәлләр килеп туганда: “Дәшмә! Син бит мөселман”, – дигән сүз белән бәхәсне “куертмыйк”. Ә ике якның да фикерен тыңлап, бер-беребезгә булдыра алганча хөрмәт белән карарга тырышып, мәсьәләне хәл итик.

Айсылу Юлдашева.

https://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading