16+

«Элек әбиләребез мәһәргә биш сыер сораган»

Мөселман илләрендә мәһәре булмаган ир‑ат өйләнә алмый, чөнки аның күләме берничә мең доллар белән исәпләнә. Ә бездә исә мәһәргә гап‑гади никах бүләге дип кенә карыйлар. Чынлыкта аның хикмәте нәрсәдә, мәһәрнең күләме күпме булырга тиеш һәм аны бирү мәҗбүриме? Татарстан мөфтие урынбасары, «Гаилә» мәчете имам хатибы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән без...

- Мәһәр ул - никах шартларының берсе. Гаилә барлыкка килгәч, бөтен булган нәрсә дә уртак. Ә мәһәр исә бары тик хатын‑кыз хакы, ул аны үзе ничек тели, шулай куллана ала. Тормышта төрле хәлләр булырга мөмкин. Менә шул вакытта ул аны үз кирәк-ярагына тота ала.

- Аның билгеле бер күләме бармы?

- Галим-голәмәләр, казыйлар шурасы билге­ләвенчә, биш мең тирәсе. Әлбәттә, аннан да артык булырга мөмкин. Яшерен-батырын түгел, биш мең дигәч, ризасызлык белдерүчеләр дә бар. Китап та бүләк итә аламдыр бит, диләр. Мәһәрнең хикмәте шунда да инде: булачак кияү егете биш меңлек бүләк тә алып бирә алмагач, гаиләсен ничек туендырыр? Мәчетләрдә сак­ланган борынгы амбар дәфтәрләреннән укып утырдым: безнең әбиләр арасында мәһәргә биш сыер сораучылар да булган. Хәзер сыер хакын кырык мең сум тора дип чутласаң, 200 мең сум килеп чыга.

- Ә хәзер мәһәргә кызлар күбрәк нәрсә сорый?

- Гадәттә, берәр алтын эшләнмә, алка, беләзек, йөзек сорыйлар. Ишетүемчә, фатир, машина, берничә килограмм алтын сораучылар да бар икән. РИУда укучы бер шәкерт өйләнергә теләгән дә, булачак кәләше BMW X5 сораган. Бу егет, шул акчаны табар өчен, көн‑төн эшли, ди. Әлбәттә, кызлар күпме тели, шуның кадәр сорый ала. Шул ук вакытта егетне уңайсыз хәлгә куярга да кирәкми, минемчә. Акыл белән уйлап, булачак иреңнең мөмкинлегеннән чыгып сорарга кирәк. Танышларым сөйләде, бер кыз булачак иреннән берничә килограмм алтын сораган, теге егет, моны ишеткәч, өйләнмәскә булган. Теге кыз соңыннан кияүгә чыккан, әмма инде аның кадәр мәһәр сорамаган.

- Мәһәрне соңрак бирергә буламы соң?

- Соңрак та бирергә була, әмма аның вакытын никах вакытында килештерергә кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading