16+

Елмаюыбыз да сәдака булып тора

Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм сәдака бирү турында бик күп күркәм хәдисләр әйтеп калдырган. Әз генә булса да, әмма ихлас күңелдән бирелгән хәләл малыбыз безнең гөнаһларыбызның ярлыкавына сәбәпче була, безне уттан саклый. Расүлебезнең мондый күркәм хәдисе бар: «Ярты хөрмә җимеше белән булса да, үзегезне уттан саклагыз. Моны да таба алмасагыз, хәерле сүз белән ярдәм итегез», – дигән (имам Әл-Бохари, имам Әл-Мөслим).

Елмаюыбыз да сәдака булып тора

Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм сәдака бирү турында бик күп күркәм хәдисләр әйтеп калдырган. Әз генә булса да, әмма ихлас күңелдән бирелгән хәләл малыбыз безнең гөнаһларыбызның ярлыкавына сәбәпче була, безне уттан саклый. Расүлебезнең мондый күркәм хәдисе бар: «Ярты хөрмә җимеше белән булса да, үзегезне уттан саклагыз. Моны да таба алмасагыз, хәерле сүз белән ярдәм итегез», – дигән (имам Әл-Бохари, имам Әл-Мөслим).

Шулай ук Расүлебез: “Су утны сүндергән кебек, сәдака да гөнаһларны юк итә”, – дип әйткән (имам Әт-Тирмизи һәм башка имамнарның җыентыгында килә). 

Әмма сез белә идегезме икән, сәдака ул акчалата яки мал буларак кына бирелми. Хәтта елмаюыбыз да, югарыда әйтелгәнчә, хәерле сүз әйтүебез дә садака булып тора. 

Әйе, шундый гади, әмма шул ук вакытта әһәмиятле булган елмаю безнең тарафтан Раббыбыз каршында садака бирү булып языла.
Елмаю ул Расүлебезнең сөннәте дә. Расүлебез: “Кардәшеңә карата йөзеңдәге елмаюың – синең өчен сәдака”, – дигән (имам Әт-Тирмизи).
Расүлебез хәтта ачулы булганда да елмая торган булган. Сәхабәләренә нәрсә дә булса сөйләгәндә, алар белән аралашканда да елмаеп сөйләшкән. Пәйгамбәребезнең Габдулла бине Харис (Аллаһы аннан риза булсын) исемле сәхабәсе: “Мин пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнән дә ешрак елмаючы бер кешене дә очратканым булмады. Пәйгамбәребез кардәшеңә карата булган елмаюны сәдаканың бер төре дип саный иде”, – дигән (имам Әт-Тирмизи хәдисләр җыентыгыннан).

Елмаю ул күп бәлаләрне булдырмый кала торган гамәл дә. Шундый хикмәтле гыйбарә бар: “Дәшмәү һәм елмаю – ике көчле корал. Елмаю күп проблемаларның чишү юлы булып тора, ә дәшми калу аларны булдырмый кала (кызганычка, бу сүзләрнең авторы билгесез. – Ред.).

Кайвакыт шундый якты йөзле, аралашканда елмаеп сөйләшә торган кешеләр белән бергә булырга туры килә. Алардан соң күңелебездә булган ниндиләр борчу-мәшәкатьләребез җилле көндә таралып юк булган кара болытлар сыман юкка чыкканын аңлыйбыз. Менә нәкъ шул вакытта Пәйгамбәребезнең ни өчен елмаюны сәдака дип атавы аңлашыла да инде, чөнки башкаларның күңел халәтен яхшыртуда сәбәпче булучы мондый кешеләрнең елмаюларын башкача атап булмый. 

Елмаю һәр чор, һәр вакыт өчен актуаль. Әгәр кешеләр аның мөһимлеген аңлап яши алса, без күп проблемаларны урап уза алган булыр идек: гаилә мөнәсәбәтләрендә дә, туганнарыбыз, якыннарыбыз белән мөнәсәбәттә дә.

Елмаю – сәдака, елмаю – сөннәт, елмаю – киеренкелектән чыгу юлы ул, дуслар!
Расүлебезнең шушы күркәм хәдисен торгызыйк, аның бәрәкәтен тормышыбызга күчерик.

Айсылу Юлдашева әзерләде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading