16+

“Җеннәр кояш баеган вакытта иреккә чыга”

Көпә-көндез туры юлдан барганда да адаштыра яки абынып егыла торган урыннар була. Андый җирләрне халыкта зәхмәтле урын дип атыйлар.  Зәхмәт кагылган дип сөйләшү дә бар. «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин без бүген шул хакта сөйләшергә булдык.

“Җеннәр кояш баеган вакытта иреккә чыга”

Көпә-көндез туры юлдан барганда да адаштыра яки абынып егыла торган урыннар була. Андый җирләрне халыкта зәхмәтле урын дип атыйлар.  Зәхмәт кагылган дип сөйләшү дә бар. «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин без бүген шул хакта сөйләшергә булдык.

Кызганыч, шайтаннарга ышанмаучылар да күп. Ә аларга ышану иманлылык билгесе икән.

– Хәзрәт, зәхмәт сүзе ул гомумән нәрсәне аңлата?
– Зәхмәт төркем, ягъни ниндидер әйберләрнең бер җирдә җыелып торуы дип тәрҗемә ителә. Әйтик, җеннәрнең бер урында туплану урыны. Зәхмәтле урын дип әйтү дә шуннан чыккан. Адәм балаларына күренми торган икенче бер параллель дөнья бар. Ул – җеннәр дөньясы һәм кайбер очракта без алар белән очраша да алабыз. Бигрәк тә җыелышкан урыннары аша үтәргә туры килгәндә. Шул рәвешле, үзебез дә сизмәстән, аларга кагылырга яки зыян китерергә мөмкинбез. Әйтик, су түккән вакытта ялгыш кына суыбыз җен балалары өстенә түгелсә. Йә булмаса, өсләренә басарга туры килсә. Җеннәр үзләре тик торганнан безгә зыян китерергә тырышмый. Үз тормышлары белән яшиләр. Тик менә ялгыш кына тормышларына керә калсак, үчләшергә дә мөмкиннәр. Шуңа да иске өй нигезләре, мунча, мал чала торган урын, тиреслек, чүплекләр һәм башка шундый урыннар җенле урын санала. Алар анда яши һәм сөяк, тирес, пычрак әйберләр белән туклана.

– Кояш баеган вакытта балаларны урамга чыгармаска кушулары да шул җеннәр белән бәйлеме?
– Әйе, аларның иң актив һәм хәтәр вакыты шул. Кояш баеган вакытта иреккә чыгалар. Шуңа да бу сәгатьләрдә балаларны гына түгел, малларны да урамга чыгарырга тырышмыйлар. Караңгы төшкәч, таралып бетәләр.

– Җеннәрнең зыян салуыннан тагын ничек сакланырга була?
– Һәрдаим бисмилла әйтергә кирәк. Өйдән чыкканда да, кергәндә дә, эш башлаганда, ашый башлаганда, йокларга ятканда, машинага утырганда, су түгәргә җыенганда да. Бисмилла әйтеп, Аллаһ исеме белән башланган эш начар була алмый. Ул һәм Аның фәрештәләре безне һәрвакыт саклап торачак. Сәфәргә чыгып, барасы урыныңа килеп җиткәч тә, намаз укырга тырышыгыз. 
Күләгә чиге дә зәхмәтле урын санала. Йә күләгәгә кереп бетәргә яки кояшка чыгып утырырга кирәк. 
Аннары теләсә кая уңга-сулга төкереп йөрүчеләр була. Сак булыгыз, ялгыш кына шайтан өстенә төкереп куюың бар. 
Малларны кеше йөри торган җирдә чалмаска тырышыгыз. Җеннәр канлы урынны да ярата. Чалган очракта ул урынны чистартыгыз. 
Яңа җиргә килеп утыргач, менә бу доганы уку дөрес: “Рабби әңзилнии мүңзәләм мүбәәракәүү-үә әңтә хайруль-мүңзилииин (Әй, Раббым! Мине мөбарәк урынга урнаштыр. Син бит урнаштыручыларның иң хәерлесе).

– Үз өеңә сәлам биреп керү дә шул җеннәрдән саклану өченме?
– Өйдә беркем булмаса да, сәлам биреп керергә кирәк һәм җеннәр, монда кеше бар икән, дип качып бетәчәкләр. Дога укып керү турында әйттем инде.

– Элеккеләр, пәри алыштырмасын дип, яңа туган баланы сакларга тырышкан. Бу сүздә никадәр хаклык бар?
– Монысы пәриләрнең кешеләргә кызыгуы, гашыйк булуы. Үзләре ямьсез булгач, адәм баласы аларга бик матур булып күренә. Көнчелектән, яңа туган сабыйга  зыян салырга да мөмкиннәр. Шуңа да баланы, “Ихлас”, “Фәләкъ”, “Нәс” сүрәләрен укып, тәнен сыпырып торырга кирәк. Аларны ялгызын гына калдырмагыз.

– Ә  төштә бастырылу ул нәрсә?
– Анысы җен кагылу. Йоклар алдыннан алда әйтеп киткән сүрәләрне, аннары махсус догасын укып (“Бисмикәллааһүммә әхйәә вә әмүүтү”. Синең исемең белән яшим һәм Синең исемең белән үләм), тәнегезне сыпырсагыз, шайтаннарның зыяныннан имин булырсыз. Бастырылганда, бисмилла дияргә, шәһадәт сүзләрен (лә иләһә иллаллаһ Мөхәммәд расүлуллаһ) әйтергә, “Аятел-көрси” укырга була.  Ә менә сүгенү булышмый. Сүгенгәч тә китеп барса, ул инде сиңа зыян салырга да өлгергән булырга мөмкин.

– Элекке буын адаштыра торган урыннар турында бик күп риваятьләр сөйли иде. Алар хәзер дә бардыр инде. Нишләптер бик сөйләмиләр кебек.
– Чынлап та элек җеннәрнең, шайтаннарның көчләре күбрәк булган кебек. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи вәссәламгә пәйгамбәрлек иңгәнче аларның “эше дә күбрәк булган”. Ә алар белән көрәшү өчен Аллаһ Тәгалә Коръәнне иңдергән. Шунысы да бар: бүген кеше үзенә үзе зыян китерә. Шайтанга эш калмаган дияргә була. Алар кешеләр турында, болай да бозылганнар инде, диләр. Элегрәк исә кешеләрнең иманы көчлерәк булган һәм шайтаннар да алар белән көрәшү өчен тырышлык куйганнар. Икенче бер сәбәбе – шайтаннар белән кешеләр хәзер бик тыгыз мөнәсәбәттә яши. Бисмилласыз яшәгәнгә күрә, җеннәр синең белән бер өстәлгә ашарга да утыра, яныңа ятып йоклый да. Бер тән, бер җан булып яшиләр. Кеше моны үзе сизми дә. Кызганыч, шайтаннарга ышанмаучылар да күп. Ә аларга ышану шул ук иманлылык билгесе.

Фото: http://Pixabay

Язмага реакция белдерегез

19

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading