16+

Хайваннар үзләрен җәберләүчеләрне каргыйлар, ләгьнәт укыйлар

Кечкенә чакта дәү әни, мәчегә ашарга биргәндә, йомшак кына итеп башына сугып куй, юкса, теге дөньяга киткәч, ашатмадылар, дип зарланачак икән, дия иде. Этне яки мәчене ашатканда, ризыкны сәдака булсын дип яки берәр теләгегезне әйтеп бирегез, дигәннәре дә истә калган.

Хайваннар үзләрен җәберләүчеләрне каргыйлар, ләгьнәт укыйлар

Кечкенә чакта дәү әни, мәчегә ашарга биргәндә, йомшак кына итеп башына сугып куй, юкса, теге дөньяга киткәч, ашатмадылар, дип зарланачак икән, дия иде. Этне яки мәчене ашатканда, ризыкны сәдака булсын дип яки берәр теләгегезне әйтеп бирегез, дигәннәре дә истә калган.

Шуңа бәйле рәвештә, мәчеләрне рәнҗетергә ярамаганлыгы турында гыйбрәтле хәлләрне дә сөйләргә иренми иде ул. Берәү, мәчесе балалаганнан соң, туйган бу әрәмтамаклардан, дип, бәләкәй мәче балаларын ишек тупсасына кысып үтергән. Икенче көнне үк, сарай эчендә йөргәндә, өстенә өеп куйган утыннар ишелеп төшеп, үзе дә ишек тупсасына кысып, кулын авырттырган. Әллә соң, «мәче каргышы» дигән нәрсә чынлап та бармы икән? Бу үзенә күрә бер ышану гынамы, әллә без белмәгән берәр хикмәте бармы - шул турыда без «Зәңгәр мәчет»нең имам хатибы Мансур хәзрәт МИФТЯХОВтан сораштык.

- Динебездә мәчегә ашарга биргәндә башына сугып куярга дигән нәрсә хәдисләрдә дә, аятьләрдә дә юк. Теләк теләү яки сәдака булсын дип ашату ул, миңа калса, ниятеңне белдерү. Ризыкны биргәндә, әҗер-савабы булсын, дибез икән, әлбәттә, кошларга-хайваннарга биргән ризык сәдака булып бара. Һәр нәрсә ният белән кабул ителә дигәнне ишеткәнегез бардыр. Намаз укыганда да, ураза тотканда, берәр кешегә ярдәм итешкәндә дә иң элек ният әйткән кебек, хайваннарны ашатканда да күңелебез белән әйтелгән ниятебез һичшиксез кабул булыр. Ислам дине безне - мәче булсынмы, этме, башка төр хайванмы - аларның барысына да хөрмәт күрсәтергә, рәнҗетмәскә өйрәтә. Мәче дигәннән, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в) белән бәйле хәлне искә аласым килә. Пәйгамбәребез (с.г.в) Коръән укып утырганда, намаз вакыты җитә. Торып китмәкче була, ләкин чапанының итәгендә мәче йоклап ятканын күргәч, аны уятмас өчен, чапан итәген кисеп калдыра. Пәйгамбәребез (с.г.в) хайваннарга карата шулхәтле мәрхәмәтле булган ки, хәтта йоклый торган мәчене дә уятырга теләмәгән. Моннан аның хайваннарга карата кече күңелле булуы күренә.

- Мәчене рәнҗетсәң, аның каргышы һичшиксез төшә, чөнки ул кеше өчен ипи сорап алган, дию дә хак сүз түгелме?
- Диндә андый сүзләр юк. Рәнҗетү дигәннән, бер хәдистә, хайваннарны рәнҗетмәгез, аларны ашатыгыз, дигән юллар бар. Хайваннарның да җаны бар, алар да, кешеләр кебек үк, үзләренә карата булган мөгамәләне сизә, алар да авырту дигән нәрсәне белә. Димәк, үзләрен җәберләүчеләрне каргыйлар, ләгънәт укыйлар. «Мәче каргышы» ул шуннан килеп чыккан сүз генәдер.

- Мансур хәзрәт, ни өчен өйдә мәче асрарга ярый, ә этне юк?
- Эт булган өйгә фәрештәләр керми, диләр. Имештер, эт фәрештәне күрә һәм фәрештәләр бу йортка керми. Бер хәдистә: «Фәрештәләрне күреп, әтәчләр кычкыра, җеннәрне күреп, ишәкләр-этләр кычкыра», - диелә. Фәрештәләр кермәгән өйдә кылган догалар да, гыйбадәтләр дә кабул булмый. Гигиена ягыннан караганда да, этнең селәгәе эләккән җир пычрак санала. Андый урында намаз уку да дөрес түгел.

- Кайберәүләр, артык кызганудан, чебен-черкиләрне дә үтерергә курка. Аларны үтерүнең гөнаһы юктыр бит?
- Зарар китерүче хайваннарны үтерү рөхсәт ителә анысы. Хуҗалыкка зыян салучы күселәр, тычканнар, башка бөҗәк-кортлар бар, аларны үтерү гөнаһ түгел.

- Соңгы вакытларда интернетта мәчеләренә татуировка ясатучылар турында еш сөйләнелде. Күпләр, аларның бу гамәлләрен хайваннарга явызлык кылу дип бәяләде. Гадәттә, авыл җирләрендә сыерларга, сарыкларга келәймә сугу дигән нәрсә бар. Дин күзлегеннән караганда, бу рөхсәт ителәме?
- Колакларын да тишәләр, тәннәренә, кыздырып, келәймә дә сугалар. Бу гамәл шулай ук аларны җәберләү кебек кабул ителә. Моны эшләмәү хәерлерәк, әлбәттә, хәтта ки тыела дип әйтергә дә була. Гомумән, хайваннарга карата мәрхәмәтлерәк-рәхимлерәк булсак иде. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер гыйбрәтле кыйссаны искә алган. Бер юлчының су эчәсе килә. Әмма, күпме генә бармасын, эзләнмәсен, юлында бер генә чишмә дә очратмый. Бик озак йөри торгач, бер коены күреп ала. Анда төшеп су эчкәч, юлын дәвам итә. Шулвакыт юл уртасында сусызлыктан телләрен асылындырып, хәлсезләнеп егылган эткә юлыга. Моның да минем кебек су эчәсе килә икән, дип, кабат коега барып, аннан аяк киеменә су тутырып алып менеп, этне эчерә. Бу саваплы гамәле өчен Аллаһы Тәгалә аның гөнаһларын кичерә һәм җәннәте белән бүләкли. Әлеге кыйссадан аңлашылганча, сусызлыктан интеккән эткә су эчерү дә саваплы гамәл санала һәм без - кешеләр моңардан үзебезгә гыйбрәт алырга тиешбез.

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X