16+

Мәрҗәннән матурлык тудыручы: «Беренче тәсбихны ясап, иремә бирдем»

21 мая 2025, 15:01
4848
0
2
Уку өчен 3 минут

Юрист һөнәрен үзләштергән Лилиянең күңеле матурлыкка тартыла. Үз куллары белән гүзәллек тудырасы килә аның.

Мәрҗәннән матурлык тудыручы: «Беренче тәсбихны ясап, иремә бирдем»

Юрист һөнәрен үзләштергән Лилиянең күңеле матурлыкка тартыла. Үз куллары белән гүзәллек тудырасы килә аның.

Интернет челтәреннән мәрҗәннәрдән эшләнгән брошкалар күреп ала да үзенең дә шушы гүзәллекне ясап карыйсы килә. Мастер-классларда өйрәнеп, дүрт ел элек әлеге эшкә тотына. Гүзәллек иленә сәяхәте әнә шуннан башлана.

Брошкалары бик матур килеп чыга. Якыннарының мактау сүзләрен ишетеп, муенсалар иҗат итәргә керешә. Ясаган әйберләрен интернет челтәрләренә урнаштыра башлый. Башкаларның кызыксынуын күреп, бу эшкә башы-аягы белән чума. “Бу эшемне шулкадәр яратам. Өйрәнә-өйрәнә үз гүзәллек сукмагымны салуымны сизми калдым”, – ди Лилия Вәлиулова.

Казандагы махсус кибетләрдән матур ташлар карау, аларны сатып алу, яңа сәнгать әсәре иҗат итү аның өчен әйтеп бетергесез рухи азыкка әверелә. Эзләнүләрен дәвам итеп Мәскәүгә китә, аннан да матур ташлар җыеп кайта. Чит илләрдән дә кайтарта. “Эшли башлагач, осталар белән тыгыз элемтә урнаштырдым. Алардан киңәшләр алып, интернет челтәреннән өйрәнеп, үзем өчен яңа сихри дөнья ачтым”, – ди Лилия.

Лилиянең ире Илдар мәчеттә хәзрәт булып эшли. Хатынының ташлардан эшләнмәләр уйлап табуын күреп, кулга киеп куярлык, уңайлы тәсбих ясап бирүен сорый. Лилия уйлана башлый. Нинди ташлардан эшләсәм уңайлы булыр икән, дип төрлесеннән күңеле белән ясап карый. Зур ташлардан ясасаң, 33 таштан зур булачак. Кечкенәләре уңайсыз... Кулга киярлек тәсбихка туры килүче ташларны өйрәнә. Беренче тәсбихны ясап, иренә бирә. Аның уңайлы булуына инанган ире, тагын берничәне ясарга киңәш итә. Үзенең остаз хәзрәтләренә бүләк итә. Бу уңайлы тәсбихларны күреп, башкалар да кызыксына. Лилиянең эшен ошатып, күпләп ясарга заказ килә. Бүгенге көндә тәсбих иң популяр эшләнмәләренең берсенә әверелә.

Башка бизәнү әйберләрен эшләргә мастер-класслар, интернет челтәре аша өйрәнә. Үзеннән дә яңалыклар өсти. “Мин үземә ошаган әйберләрне ясарга, өйрәнергә тырышам. Һәр останың үз алымы, үз юлы. Ошамаган әйберне ясау кызык түгел, шуңа да вакыт әрәм итеп андый эшләргә алынмыйм”, – ди Лилия ханым.

Эшли-эшли чималларга карата да таләпләре дә арта. Эшли башлаганда матур дип алынган чималларыннан баш тартып, сыйфатлыракларын алырга тырыша. Остазларыннан киңәшләр алып, эшен баета. Халыкның нинди ташларга өстенлек бирүен дә белеп ала. Мәрҗән ташларны һәркем ярата икән. Аның модасы беркайчан да чыкмый, ди Лилия.   

Гаиләсе, балалары янында күбрәк булу өчен ул өйдә эшләүне өстенрәк күрә.  Бу эшенә дә күңеленә яңалык кертү нияте белән тотына. Кеше арасына чыгарга, аралашасы килү теләге шушы эшкә аны алып килә. “Күргәзмәләрдә үземә көч, энергия, яңалыклар, рәхәтлек алып кайтам”, - ди Лилия ханым. Ә андый күргәзмәләр Казанда төрле сәүдә нокталарында бик еш була. Мондый чараларның кайберсе берәр айга сузыла. Шәһәрдә бәйрәм саен нинди дә булса бер күргәзмә уздырыла. Җәйге чорда урамнарда узучы күргәзмәләр аеруча күп була икән.  “Һәрберсендә бик теләп катнашам”, – ди оста.

Кул эшләнмәләренә халыкның да кызыксынуы көчле. Шул ук вакытта аларны эшләргә теләүчеләр саны да артканнан арта бара. Беренче тапкыр ярминкәдә катнашканда үзе кебек кул эшләре белән шөгыльләнүче кешеләрнең күплегенә исе китеп, бераз күңеле төшеп, боегып кала. Республика көне була ул. Бауман урамы буйлап халык агыла. Шул ук вакытта зәркән эшләнмәләр осталары да бихисап күп. Мондый көндәшлеккә каршы тора алмамын, дип уйлап куя. Ләкин бу уе кешеләр белән, осталар белән аралаша башлагач, ярминкә ахырында инде сүнә. “Осталар да минем кебек үк кешеләр икән бит, нәкъ минем кебек матурлыкка омтылучылар”, -  дип уйлый. Бүген инде ул алар белән тыгыз элемтәдә. Һәр мастерның үз сере, үз кулы дигәндәй. Төп серне бер-берсенә әйтеп бетерми алар. Нәкъ тә сер саклау көндәшлеккә китерми. Аңлашып, тату эшлибез, дип сөенә инде үзе дә оста булып танылган Лилия.    

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading