16+

Фанилыктан аерылу мизгелләре

Бөтен җанлы һәм җансыз барлыкларны яратучыга, безнең тәнебезне туфрактан яратып, тәнебезгә җан кертүчегә, «Әй бәндәләрем, чикле гомерегезне, санаулы көннәрегезне һәм төннәрегезне изгелектә үткәрегез, гөнаһтан сакланыгыз», - дип әйткән Аллаһы Тәгаләгә мактауларыбыз һәм рәхмәтләребез булсын. Шулай ук пәйгамбәрләрнең иң соңгысы, иң нурлысына, «Үлемне искә төшерегез, үлемне искә төшерү дөньядагы булган ләззәтләрне...

Фанилыктан аерылу мизгелләре

Бөтен җанлы һәм җансыз барлыкларны яратучыга, безнең тәнебезне туфрактан яратып, тәнебезгә җан кертүчегә, «Әй бәндәләрем, чикле гомерегезне, санаулы көннәрегезне һәм төннәрегезне изгелектә үткәрегез, гөнаһтан сакланыгыз», - дип әйткән Аллаһы Тәгаләгә мактауларыбыз һәм рәхмәтләребез булсын. Шулай ук пәйгамбәрләрнең иң соңгысы, иң нурлысына, «Үлемне искә төшерегез, үлемне искә төшерү дөньядагы булган ләззәтләрне...

Хөрмәтле мөселман кардәшем! Дөньядан аерылуны һич тә онытма! Күрә торган күзләрең - күрмәс, ишетә торган колакларың - ишетмәс, эшли торган кулларың - эшләмәс, йөри торган аякларың йөрмәс булачагын башыңнан һич тә чыгарма. Синең кигән киемнәрең, бизәнгән зиннәтләрең, төзегән йортларың, җыйган малларың - барысы да башкаларның кулына калачак. Сиңа үлем килеп кагылганнан соң, дөньядагы дәрәҗәң, балаларың булса - балаларың, туганнарың булса - туганнарың, дусларың булса - дусларың, берсе дә ярдәм итә алмаячаклар, аларның сиңа карата ярдәмнәре - синең үле тәнеңне җиргә күмеп куюлары булачак. Шуңа күрә изгелек капчыгыңны тулы ит, гөнаһ белән тутырган капчыкларыңны гөнаһлардан тәүбә итеп бушат һәм, зинһар өчен, барачак җәннәт бакчаңны җәһәннәм чокырына әйләндермә. Киләчәктә була торган бәхетең яисә бәхетсезлегең синең кулыңда, шуны онытма.

«Әй иман китергән кешеләр (Раббым Аллаһ диючеләр, дөнья белән генә эш бетми, ахирәт бар, Аллаһ каршысына кайтачакбыз диючеләр), сезнең малларыгыз, балаларыгыз Аллаһны искә төшерүдән (намаз укудан, ураза тотудан, хаҗга барудан, зәкят сәдакасы бирүдән) ерак итмәсеннәр, оныттырмасыннар (ягъни пенсиягә чыгыйм, йортымны төзеп бетерим, балаларымны аякка бастырыйм әле, шуннан соң намаз укырмын димәгез). Кемнәр шулай эшләсә, алар хәсрәтләнүчеләр (аларның Аллаһны онытып җыйган маллары һәм үстергән балалары хәсрәттән башка бернәрсә дә бирмәячәк».

«Һәм без сезне ризыкландырган ризыклардан бер өлешен бирегез (ягъни изгелек эшләгез, игелек итегез) сезгә үлем килгәнче (сезнең берегезгә үлем килсә). Ул әйтәчәк: «Раббым, мине бераз гына булса да (дөньяда) калдыр, сәдака бирер идем, изгелек эшләр идем һәм изгелек итүчеләрдән булыр идем», - дип.

«Әй кешеләр, шуны белегез: бер кешегә әҗәле килсә, Аллаһ аны кичектермәс. Аллаһ сезнең эшләгән бөтен эшләрегездән хәбәрдар», - дип язылган изге Коръәндә. («Монафикълар», 63:9-11)

Башка бер аятьтә: «Һәрбер җан үлем ачысын татыячак», - дип әйтә Аллаһы Тәгалә. («Әли (Гыймран / Гыймран гаиләсе», 3:185)

Чыннан да, кешенең җаны серле һәм нечкә бер барлык булып санала. Кешенең тышкы күренешен өйрәнеп булган кебек җанны өйрәнеп булмый. Чөнки бүгенге көндә кешенең җанын өйрәнә торган кораллар кешенең кулында әлегә юк. Җан турында Аллаһы Тәгалә Үзенең Китабында:

«(Әй Мөхәммәд саллаллаһү галәйһи вәсәлләм) синнән рух турында сорадылар. Син әйт (аларга) рух (икенче төрле әйткәндә җан) Раббымның эшләреннәндер һәм сезгә бу хакта, ягъни рух хакында әз белем бирелде», - дип әйтә. («Бәни Исраил / Ягъкуб балалары», 17:85)

Җан турында Аллаһы Тәгалә һәм аның Пәйгамбәре саллаллаһү галәйһи вәсәлләм хәбәр иткән мәгълүмат кешеләргә җитеп тора, артыгын белү кешегә кирәк түгел дип әйтсәк, бер дә хаталанмабыз. Пәйгамбәребез саллаллаһү галәйһи вәсәлләм кешенең җаны ничек итеп дөньядан аерылуы хакында хәдисләрдә хәбәр итте. Шуларның кайберләрен китерик.

Пәйгамбәребезнең сүзләреннән алынган мәгълүматлар

- Кешенең җаны тәненнән аерылганнан соң, күктән өч аваз ишетер: «Әй адәм баласы, син дөньяны ташладыңмы яисә дөнья сине ташладымы? Әй адәм баласы, син дөньяны җыеп бетерә алдыңмы яисә дөнья сине җыеп кабергә салдымы? Әй адәм баласы, син дөньяның башына җиттеңме яисә дөнья синең башыңа җиттеме?»

- Үлгән кешенең тәнен тагаракларга куйганнан соң, аның җаны тагын өч аваз ишетәчәк: «Әй адәм баласы! Кайда синең көчле тәнең - йөри торган аякларың, эшли торган кулларың, кем сине көчсез итте? Әй адәм баласы, кайда синең сөйли торган телең («мин, мин» дигән сүзләрең)? Кем сине телсез итте? Әй адәм баласы, кайда синең сөекле дусларың? Кем сине алардан аерды, ни өчен алар сиңа ярдәм итә алмадылар?»

- Үлгән кешенең тәнен юып соңгы киемен, ак кәфенлеген кидергәннән соң, аның җаны тагын өч төрле аваз ишетер: «Әй адәм баласы, син бүген бер нәрсәсез ерак сәфәргә китәсең. Әй адәм баласы, син бүген өеңнән чыгасың һәм тагын анда кайтып кермәячәксең. Әй адәм баласы, син бүген бик куркыныч кабер йортына кереп ятачаксың».

- Үлгән кешенең тәнен җеназа намазы укыр өчен күтәреп барганда, аның җаны тагын өч аваз ишетер: «Әй адәм баласы, шатлык сиңа, әгәр дә дөньядан тәүбә белән китә торган булсаң. Әй әдәм баласы, шатлык сиңа, әгәр дә изгелекләрең булган булса. Әй адәм баласы, шатлык сиңа, әгәр дә кыска вакыт эчендә Аллаһның ризалыгын алган булсаң, һәм үкенечләр көтә сине, әгәр дә кыска гомереңдә Аллаһның ачуын алган булсаң».

- Үлгән кешенең тәнен җеназа намазы укыр өчен җиргә куйганнан соң, аның җаны тагын өч төрле аваз ишетер: «Әй адәм баласы, син бүген эшләгән бөтен эшләреңнең нәтиҗәсен күрәчәксең. Әй адәм баласы, эшләгән эшләрең изгелек булса - игелек көтә сине. Әй адәм баласы, әгәр эшләгән эшләрең начарлык (гөнаһ булса) икән - үкенү һәм газап көтә сине».

- Үлгән кешенең тәне кабер чокыры янына куелганнан соң, аның җаны тагын өч төрле аваз ишетер: «Әй адәм баласы, дөньяда яшәгән вакытыңда кабер бушлыгына нәрсә әзерләп килдең? Әй адәм баласы, фәкыйрьлек йортына игелек байлыгы алып килдеңме? Әй адәм баласы, караңгылык йортына изгелек нуры алып килдеңме?»

- Үлгән кешенең тәнен кабер чокырына төшереп, ләхеткә куйганнан соң, аның җаны тагын өч төрле аваз ишетер: «Әй адәм баласы, син минем өстемдә көлеп, елмаеп йөри идең, инде минем эчемдә елап калдың. Әй адәм баласы, син минем өстемдә шатланып йөри идең, минем эчемдә кайгыда калдың. Әй адәм баласы, минем өстемдә телең бар иде, сөйләшә идең, минем эчемдә телсез калдың».

- Үлгән кешенең тәнен якын булган кешеләре караңгы җир юрганы астына күмеп, өйләренә кайтып киткәннән соң, аның җанына Аллаһы Тәгалә эндәшер: «Әй бәндәм, берүзең генә калмадыңмы (кабер кочагында), (туганнарың, танышларың, якыннарың) сине шушында калдырып киттеләр, ләкин дөньяда тере булган вакытыңда син Миңа итагать итмичә, алар дип, ягъни хатыным, балаларым дип, гөнаһларга керә идең», - дип әйтер Аллаһы Тәгалә.

Хөрмәтле мөселман кардәшләрем, бу әйтелгән сүзләр киләчәктә һәрберебезгә әйтелә торган сүзләр булачак. Ләкин бу сүзләрне ахирәт дөньясында ишетү кешегә үкенүдән башка бернинди файда бирмәячәк. Шуңа күрә, ахирәттә үкенмәс өчен, дөньяда әле тере булган вакытыбызда изгелеккә ашкынырга һәм гөнаһлардан тыелырга тиешбез. Шулай булсак кына, безне киләчәктә бәхет көтә.

Аллаһы Тәгалә беребезне дә тәүфыйктан аермасын, дөньяда, ахирәттә бәхет ишекләрен каршыбызда ачсын.

Язмага реакция белдерегез

14

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading