16+

Фитыр сәдакасын гаеттән соңга калдырсаң, ул гади сәдакалардан китә

Быел Ураза гаете 5 июльгә туры килә. Бу көнне Татарстанның барлык мәчетләрендә бәйрәм намазлары укыла. Мәчетләрдә бәйрәм вәгазе сәгать 06.30 да башлана, 07.00 дә гает намазы укылачак.

Төп бәйрәм чарасы Казанның Галиев мәчетендә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында узачак. "Татарстан - Яңа гасыр" телеканалында Ураза бәйрәме чарасыннан туры трансляциясе дә булачак.

Рамазан аенда фитыр сәдакасе билгеләнә. Фитыр сәдакасын гаеткә бер-ике көн кала бирергә мөмкин. Тик гает намазыннан да кичектерергә ярамый. "Аллаһның илчесе фитыр сәдакасын ураза тотучыга ялган һәм башка төр яман сүзләрдән чистарыну буларак, мескеннәрне ашату өчен фарыз кылды. Кем аны гает намазына кадәр бирә, ул кабул була. Кем гаеттән соңга калдыра, гади сәдакалардан китә", - дип фәтва бирә хәзрәтләребез.

Фитыр сәдакасен, мөселман булмаганнардан һәм фәкыйрьләрдән тыш, бар кеше дә бирергә тиеш. Фитырны гаилә башлыгы барлык гаилә әгъзалары һәм аның тәрбиясендә булган кешеләр өчен үзенең кеременнән түли. Ир бала балигъ булуга, фитырны үзе өчен үз кеременнән түләргә омтылырга тиеш. Андый мөмкинлеге булмаган очракта, бу бурыч гаиләдәге башка ир-атлар өстенә төшә.
Быел фитыр сәдакасы күләме - 100-600 сум.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading