16+

Фәкыйрьлек: кесә юкалыгымы, әллә күңел тарлыгымы?

Ахыры. Башы. Дөнья тормышын шулкадәр яратабыз. Аллаһ күбрәк бирсә, күңелләребез күтәрелә, бераз кысып куйса, күңелсезләнергә тотынабыз. Әгәр бер кешегә күп итеп мал бирелсә, кулындагы ризыгы киңәйсә, бу - Аллаһының аңа булган рәхмәте дип уйлыйбыз. Шул ук вакытта, Аллаһ берәүнең дөньясын киметсә, бу - Аллаһы Тәгаләнең аны кимсетүе дибез. Аллаһы Тәгалә...

Фәкыйрьлек: кесә юкалыгымы, әллә күңел тарлыгымы?

Ахыры. Башы. Дөнья тормышын шулкадәр яратабыз. Аллаһ күбрәк бирсә, күңелләребез күтәрелә, бераз кысып куйса, күңелсезләнергә тотынабыз. Әгәр бер кешегә күп итеп мал бирелсә, кулындагы ризыгы киңәйсә, бу - Аллаһының аңа булган рәхмәте дип уйлыйбыз. Шул ук вакытта, Аллаһ берәүнең дөньясын киметсә, бу - Аллаһы Тәгаләнең аны кимсетүе дибез. Аллаһы Тәгалә...

Ахыры. Башы.

Дөнья тормышын шулкадәр яратабыз. Аллаһ күбрәк бирсә, күңелләребез күтәрелә, бераз кысып куйса, күңелсезләнергә тотынабыз. Әгәр бер кешегә күп итеп мал бирелсә, кулындагы ризыгы киңәйсә, бу - Аллаһының аңа булган рәхмәте дип уйлыйбыз. Шул ук вакытта, Аллаһ берәүнең дөньясын киметсә, бу - Аллаһы Тәгаләнең аны кимсетүе дибез. Аллаһы Тәгалә әйтте: «Әгәр Раббысы кешегә сынау буларак Үз юмартлыгын күрсәтсә, нигъмәтләрен иңдерсә, ул: «Раббым мине хөрмәтләде», - дип әйтә. Әгәр сынау өчен аның ризыгын киметсә, ул: «Раббым мине кимсетте», - дия».

Кызганыч, күпләр шулай уйлыйлар. Ләкин Аллаһы Тәгаләнең кемнедер малга күмгәндә һәм кемнеңдер ризыгын киметкәндә без күргәннән тирәнрәк хикмәтләр ятуын онытмыйк. Раббыбыз, киләсе аятендә: «Юк, шул», - дип әйтә («Фәҗер» сүрәсе, 15-17нче аятьләр). Хакыйкать алар уйлаганча гына түгел. Әгәр Аллаһының бәндәсенә булган мәхәббәте һәм рәхмәте малның күплеге белән үлчәнсә, ни өчен Аның иң яраткан бәндәсе Пәйгамбәребезнең өендә вакыт-вакыт ай буена кайнар ризык пешерергә мөмкинлеге булмаган. Ни өчен Аллаһының каргышында булган Фиргавенне Ул мал-мөлкәткә, киң ризыкка күмгән? Аллаһы Тәгалә бер бәндәсен киң мөлкәт биреп сынаса, икенчесенең ризыгын киметеп сыный. Гомумән, без яшәгән дөнья үзе бер зур имтихан бүлмәсе - аудитория. Кешеләрнең кулларына сораулар язылган кәгазьләр тапшырыла, берәү дә алдан нинди сорау эләгәсен белми. Әмма һәркем имтиханда җиңел сорау бирелсә ярар иде дип теләп тора. Хикмәт иясе Аллаһ берәүне авырлык белән, икенчене җиңеллек белән сыный. Берәүнең имтихан билетында - байлык сынавы, икенчесендә мохтаҗлык чыга. Берәүдә - саулык, икенчедә - сырхау. Берәүдә - борчу-мәшәкать, икенчедә - иминлек. Берәүгә Раббы балалар биреп сынаса, икенчене баласызлык белән сыный. Төп хикмәт - кемгә нинди сорау чыгуда түгел, ә ул сорауга дөрес итеп җавап бирә алуда. Аллаһы Тәгаләдән бәндәгә бер нигъмәт килсә, аңа шөкер-рәхмәт итәргә, авырлык килсә, ул аны сабырлык белән кайтарырга тиеш. Тормышта кемгә нәрсә яхшы булуын имтихан соравына дөрес итеп җавап бирү билгели. Күпме кешеләр, мохтаҗлыкта яшәп тә, үзләренең намусларын югалтмыйлар, кыйбладан тайпылмыйлар. Ә күпме кешеләр байлык, матур тормыш күреп шашыналар, бөтенләй кешелеклелек сыйфатларын югалталар. Күпме кеше михнәткә түзә, әмма рәхәткә түзә алмый. Пәйгамбәребез, Аллаһы Тәгаләдән кешегә зыян китерүче байлыктан да, мохтаҗлыктан да сыенып, шушы доганы кыла торган булган: «Йә, Аллаһ, Сиңа байлык фетнәсеннән һәм фәкыйрьлек фетнәсеннән сыенам».

Шуңа күрә Аллаһының сынауларын дөрес итеп кабул итү һәм дөрес җавап бирү өчен кешегә иман, дини белем кирәк. Пәйгамбәребез: «Иман иясенең хәле гаҗәеп, андый хәл башка һичкемдә юк. Аның өчен һәрнәрсә хәерле. Әгәр аңа шатлык килсә, ул шөкер итә һәм бу аңа хәерлелек булып кайта. Әгәр аңа зыян-зарар килсә, ул сабыр итә. Бу да аңа хәерлелек булып әверелә», - диде. Сөбханаллаһ, иман иясе шатлык килгәндә шөкер итеп, авырлык килгәндә сабыр итеп, һәр сынаудан да җиңүче булып чыга.

Аллаһ биргән нигъмәтләргә шөкер итик, әби-бабайларыбыз күргән михнәтләрне, алар кичергән ачлык-ялангачлыктан гыйбрәт, дәрес алыйк. Аларның күбесе бездән иманлырак булдылар, әмма күпме авырлыкларны үз башларыннан кичерделәр.

Риза хәзрәтләре Россия мөфтие, милләтебезнең олуг шәхесе булып та, аңа, «халык дошманы» дип, кибеттән ипи сатмаганнар. Ул спекулянтлардан икеләтә, өчләтә бәягә ипи алып, гаиләсен туйдырган. 1933 елда аның Финляндиядәге дустыннан күчтәнәчләр белән посылка килеп төшә. Риза хәзрәтнең аңа рәхмәт әйтеп язган хатында шундый юллар була: «Почтадан хәбәр кәгазе килгәч, посылканың авыр икәнен белдем. Элегрәк булса, тартмада китаплар булса ярар иде дип теләр идем, ләкин хәзер ризык булса ярар иде дип өметләндем». Шул күчтәнәчләр белән Риза хәзрәтләре гаеттә балаларын сөендерә. Сөбханаллаһ, кайчандыр ата-ана баласына бәйрәмдә кәнфит-прәннеген алып бирә алса, бу барысы өчен шатлык булган. Бүген кайбер балалар аталарына вакытында җиденче айфон алып бирә алмаганга үпкәлиләр.

Без бүген гаеттә балаларга ризыклар алу өчен бөтенләй борчылмыйбыз, чөнки ел дәверендә гаеттәге кебек ашыйбыз. Без дә бүген туйганчы ак ипи ашый алмыйбыз, чөнки «ипи симертә» дибез. Без дә балаларга кибеттән шоколад, конфетларны еш алмыйбыз, анда консервантлар бар дибез. Күпләр прәннек-печеньесын да сирәк ашыйлар, ләкин булмаганга түгел, анда маргарин бар, диләр. Муллык дигәне шушы була инде.

И Раббым, синең җирең буйлап йөрибез, кояшың астында яшибез. Синең ризыкларыңны ашыйбыз, суларыңны эчәбез, һаваңны сулыйбыз. Җир өстендә күпме гөнаһлар кылабыз, Сиңа рәхмәт тә әйтергә онытабыз. Без гөнаһлы бәндәләреңне гафу ит. Безгә Үзеңнең сый-хөрмәтләреңне күрә белеп, шөкер кылып яшәүләрне насыйп әйлә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading