Шәһри Казан

Гагаринның космоска очачагы Коръәндә язылган булган

Юрий Гагаринның космоска очачагы турындагы хәбәр Коръәндә бар икән. 1440 ел элек үк бу турыда билгеле булган!

Мөхәммәд пәйгамбәрнең күктәге айны икегә яруы турында ишеткәнегез булдымы икән? Күптән түгел НАСА айның чынлап та уртасында ярыгы булуын ачыклаган. Сәхифәбезнең даими кунагы – «Иске таш» мәчете имамы Рамил хәзрәт ЮНЫСОВ һәр әңгәмәсендә безгә шундый шаккатыргыч кызыклы мәгълүматлар биреп бара. Бу юлы сүзебез Коръән могҗизасы турында. 

 – Аллаһ Сөбханә вә Тәгалә җир йөзенә халыкларга үрнәк булсын, аларны хәерле юлга өндәү өчен пәйгамбәрләр җибәргән. Адәмнән алып Мөхәммәдкә (с.г.с.) кадәр 124 мең пәйгамбәр яшәп киткән. Ул вакытта телефоннар, интернетлар, шәһәрләр арасында элемтә юк. Шуңа да пәйгамбәрләрнең саны күп булган. Мөхәммәд пәйгамбәрдән соң мәгълүмат кырының киңәячәген дә белгән Аллаһы Тәгалә. Безгә бүген бер пәйгамбәр дә җитә, Мөхәммәдне (с.г.с.) белмәгән шәһәр-авыл юк. Пәйгамбәрләр исә могҗиза күрсәтү сәләтенә ия булган. Алар халыкка үзләрен Аллаһ рәсүлләре дип таныштыра. Әмма пәйгамбәр икәнлегеңә ничек ышандырырга? Әйтик, синең яныңа бер кеше килеп, мин очучы ди. Аны ничек белергә? Очучы булуы турында таныклыгын, дипломын, лицензиясен күрсәтүен сорый алабыз. Ә кырык яшенә җиткән бер кеше килеп, мин пәйгамбәр дисә? Аллаһы Тәгаләдән аңа вәхи иңүен, Җәбраил фәрештә белән аралашуын беркем күрми дә, ишетми дә. Шуңа да аларга халык ышанмый, әкиятче, мәҗнүн дип көләләр. Пәйгамбәр булуын расларга кушучылар да табыла. Аллаһ боларның барысын да белә, Муса пәйгамбәргә могҗизалы таяк бирә. Таяк еланга әйләнеп, сихерчеләрнең еланнарын йота, шуннан алар иманга килә. Гайсә галәйһиссәламгә Аллаһ мәетләрне терелтү, сукырларны дәвалау сәләтен бирә. Ә Рәсүлебезгә кавеме аңа, пәйгамбәрлегеңне исбатлыйсың килсә, тулы айны икегә яр, шуның бер ягы бер, икенче ягы икенче тау башында булсын, ди. Шуннан ай икегә ярыла һәм берничә сәгатьтән кабат кушыла. Астронавтлар, айны тикшереп, аңарда кайчандыр аерылган булуын күрсәтеп торган җөй барлыгын чынлап та ачыклады. Бу турыда интернетта мәгълүмат шактый. Мөхәммәд пәйгамбәргә Аллаһ иң зур могҗиза – Коръәнне бирә. Ул кыямәт көненә кадәр дәвам итә торган дәвамлы могҗиза. Аны әле дә аңлап, өйрәнеп бетергән кеше юк – мәгънәсе укыган саен ачылып кына тора. 

– Бүген күпме аять фәнни яктан расланган санала?
– 6 мең аятьнең 1 меңе генә белгечләр тарафынан ачыкланган һәм расланган. Шуның берсе – “Әл-Хиҗр” сүрәсенең 12-14 аятьләре. Гаднән әш-Шәриф дигән гарәп галиме үзенең “Коръән һәм астрономия” дигән китабында, кешелек тарихындагы беренче космонавт турында шул сүрәдә хәбәр ителгән була, дип яза. “Әл-хиҗр” сүрәсендә: “Бу кавем Аллаһка ышанмый. Әмма элек алар ышанган”, – диелә. Бу аять безнең коммунистлар чоры турында бара. Революциягә кадәр Россия халкы динле иде. Аннан соң дин бетте, Коръәннәрне яндырдылар, мәчетләрнең манараларын кистеләр. “Менә шушы динсез халыкка Мин күккә капканы ачармын. Алар шунда менә башлар”. Бу аятьтә сүз 1960 еллар турында бара. 1961 елда Юрий Гагарин беренче тапкыр космоска очты. Аның укытучысы һәм баш конструктор Сергей Королёв Гагаринга, космоска чыккач, һәр минутның башында бер җөмлә әйтергә куша. Җирдәге аналитиклар, аның җөмлә төзелешенә карап, психологик халәтен тикшерә. Гагарин, космоска чыгуга, иллюминаторга карый һәм “Мин нәрсә күрәм? Төшемдәме, әллә күзләрем сихерләнгәнме?” ди. Бу сүзләрне очышлар белән идарә итү үзәген яздырган була һәм алар саклана. Коръән дә: “Менгәч, нәрсә күрәм, мин төшемдәме, әллә күзләрем сихерләнгәнме, дип әйтерләр”, – ди (“Әл-Хиҗр” сүрәсенең 12-14 аятьләре). Бу могҗизаның могҗизасы бит! Изге китапта җөмләсенә кадәр алдан язылып куелган. Коръән фәнни китап та, фал китабы да түгел, әмма ул безгә үзенең Аллаһ тарафыннан мөкәммәл рәвештә бирелгәнлеген раслый, аны беркем дә үзлегеннән язмаган, төзәтмәгән. Мондый могҗизалар Китапта бик күп. 

– Астронавт Нейл Армстронгның космоста азан тавышы ишетеп ислам дине кабул итүе турындагы мәгълүмат та уйдырма түгел, димәк?  
– 1969 елны Армстронг «Аполлон-11» космик кораблендә айга төшә. Анда һава юк, димәк, тавыш та тарала алмый. Әмма Армстронг шунда тавышлар ишетеп, җирдәгеләргә, бу ниндидер һинд җырларына охшаган, ди. Кире җиргә кайткач, аны Мисырга фәнни конференциягә чакыралар. Шунда мәчеттән азан әйтелгәнен ишетә. Бу нәрсә, дип соравына, мәчеткә намазга чакыру, диләр. Бу авазны мин айда ишеттем дип, ул ислам динен кабул итә. 

Реклама

– Кешеләр айга киләчәктә тагын менәчәкме? 
– Безнең өчен ай программасы ябылды кебек. Андагы Аллаһ мәхлукатлары, бу сезнең өчен түгел, ди. Коръәннең “Бәкара” сүрәсендә Аллаһ, сез адәмнәргә мин җирне халык кылдым, шунда яшәрсез, байлыгыгыз да шунда булыр һәм кыямәткәчә шул җирдә яшәрсез, ди. Димәк, башка планеталар безнең өчен түгел. Безнең илдә дә, Америкада да айга менүдән туктадылар. 

– Космоста кемнең тавышы ишетелә икән соң?
– Аллаһка җир йөзендәге бөтен җан иясе зекер итә. Бөтен галәмнең тәсбихе астронавтларга азан булып ишетелгән дигән фараз бар. 

– Башка планеталарда да тереклек ияләре бар диләр. Коръәндә аның турында мәгълүмат юкмы?
– Башка планеталарда тереклек барлыгын иң беренче булып Коръәни Кәрим әйтте. Аллаһка җирләрдә һәм күкләрдә булган барча мәхлук, тереклек ияләр, фәрештәләр тәсбих әйтәләр, диелә Китапта. Рәсүлебез (с.г.с.)нең бер хәдисендә, галәмдә тереклек ияләре яши торган бер планета бар, анда бер көннең озынлыгы безнең бер айга тиң, алар гел Аллаһка гыйбадәт кылалар, диелә. Димәк, без галәмдә ялгыз түгел. Коръәндә шулай ук, вакыты җиткәнчегә кадәр Мин сезне бер-берегез белән күрештермим, дигән аять тә бар. 

– Кыямәттән соң җир йөзе үзгәрәчәкме?
– Коръәндә җирнең ничек яралуы һәм бетүе турында мәгълүмат бар. 15 млрд ел элек галәмдә бик зур шартлау булып, шуннан безнең галәм яралган, ди галимнәр. Һәм ул һаман да киңәеп бара. Аның хакында Аллаһы Тәгалә, без бу галәмне көч-куәт белән яраттык һәм аны киңәйтәбез, ди. Галәм билгеле бер ноктага җиткәч, киңәюдән туктый һәм кире җыела башлаячак. Кыямәт көнен дә язучы кешенең бөгәрләп ташлаган караламасы итеп күз алдына китерергә була. Җир йомарланган кәгазь кебек булачак. Кыямәт көненнән соң кырык ел үткәч кенә Аллаһ бу галәмне торгыза. Шуннан соң гына кубарылабыз. Ул вакытта инде җир ап-ак диск формасын алачак. Анда таулар да, елга-күлләр дә булмаячак. Бу дөньяны ике пәрдәле спектакль итеп күз алдына китерегә була. Беренче пәрдәсе хәзер бара, икенчесе кыямәттән соң. Җирдә яшәешебез тукталганнан соң, мәңгелек хакыйкый дөньяда яшисебез барлыгын онытмасак иде. Һәр көнне без ахирәткә әзерләнергә тиешбез.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: