16+

Госман хәзрәт Исхакый: «Ул гыйлемле дә, хикмәтле дә»

Госман хәзрәт Исхакый, 1998-2011 елларда Татарстан Диния нәзарәте рәисе, мөфти:

Госман хәзрәт Исхакый: «Ул гыйлемле дә, хикмәтле дә»

Госман хәзрәт Исхакый, 1998-2011 елларда Татарстан Диния нәзарәте рәисе, мөфти:

- Минтимер Шәрипович белән миңа гомрә хаҗын кылырга насыйп булды. Без Согуд Гарәбстанына ислам конференциясе оешмасына бардык. Сәфәребез ахырында кече хаҗны кылдык. Анда республикадан шактый кешеләр бар иде. Аңлавымча, Минтимер Шәймиевнең Кәгъбәтулланы, «әл-Хәрам» мәчетен күрү теләге зур иде. Безгә бик зур хөрмәт күрсәтелде. Шунда Президентның дәрәҗәсе югары булуын күрдем, хәтта ул мондый игътибардан кыенсынган да кебек булды. Госел коендык, ихрам халәтенә кердек. Габдрахман исемле шәех безне озатып йөрде. Ул кулларын күтәреп дога кыла, без аның артыннан кабатларга тиеш. Минтимер Шәриповичка доганың сүзләре аңлашылсын өчен, мин гарәпчәдән татарчага тәрҗемә итеп бардым. Шәех бер җөмләне әйтә дә, мин аның татарчасын әйтәм. Шунда онытылып китеп, бер җөмләне тәрҗемә итмәгәнмен. Минтимер Шәрипович, хәзрәт, без аңламый калдык бит, татарчасы ничек була, дип куйды. Менә шундый нечкә эшләрдә дә ул төгәллек таләп итте. Аңламый калган нәрсәне шунда ук ачыкларга тырыша торган гадәте бар иде. Кәгъбәтуллаһ тирәли җиде тапкыр тәваф кылдык, намаз укыдык, дога кылдык. Минтимер Шәрипович моңардан бик тәэсирләнгән иде. Китәр алдыннан, никадәр генә ашыксак та, хәзрәт, бераз гына басып торыйк әле, ди. Кәгъбәтуллага борылып, карагыз мондагы энергетиканы, дип сокланып, тагын дога кылыйк әле, дип әйтеп куйды. Үзебез, халкыбыз, динебез, республикабыз өчен дога кылдык.

Минтимер Шәймиев белән мин унөч елдан артык эшләдем. Ул - әдәпле, зыялы, хикмәтле шәхес. Барысын да тирәннән уйлап эш итә торган кеше. 90нчы елларда, дин яңа гына күтәрелеп киткәндә, ниндидер бер катлаулы мәсьәлә килеп туганда, Җәлил хәзрәт Фазлыевны чакырып киңәшләшә, Тәлгать хәзрәтне, аннары мине чакыра, Равил хәзрәт белән очраша. Барысын да тыңлаганнан соң, бөтенебезне дә ризалата торган фикерен әйтеп куя иде, без шакката идек. Ничек моңарчы без моны чишә алмадык, шуңа башыбыз җитмәде, дия идек. Беркайчан да кискен карарлар кабул итмәде, ул халыкка ничек тәэсир итәр, нәтиҗәсе ничек булыр дип уйлады. Унөч ел дәверендә бик күп мәчетләр, мәдрәсәләр, Россия ислам институты ачылды. Минтимер Шәрипович институтка бина бирде. Аның белән эшләгән елларым бик нәтиҗәле булды. Кешедә гыйлем белән хикмәт бергә булырга тиеш, Минтимер Шәриповичта да ул шулай иде. Гыйлем генә булып, хикмәтең булмаса яки киресенчә, хикмәтең булып, гыйлемең җитәрлек түгел икән, бер канатлы кош кебек - оча алмыйсың. Ул үзе дә очты, безне дә үз артыннан очырды. Ватаныбыз, динебез өчен бик күп файдалы эшләр эшләде.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading