Ислам дине кануннары буенча яшәүче танылган җырчылар Гүзәлем һәм Салават Миңнехановларны белмәүчеләр юк. Быел алар изге хаҗ сәфәрендә булу – хаҗ кылу бәхетенә иреште. Сәфәрнең ничек узуы, нинди тойгылар калдыруы хакында Гүзәлем белән әңгәмә кордык.
– Гүзәлем, изге сәфәргә чыгу – хаҗ кылу нияте кайчан барлыкка килде?
– Хаҗ кылу моңа кадәр миңа ирешеп булмаслык гамәл кебек тоела иде, хаҗ кылуны хәтта теләргә дә курка идем. Һәм хаҗга диндә нык булган кешеләр генә бара ала, дип уйлый идем. Ләкин Салаватның хаҗ кылу теләге булды. Ул җомга намазларына да йөри, вәгазьләрне дә миңа караганда күбрәк ишетә. Шуңа да аның бу гамәлгә көйләнүе дә башка төрле булган. Салават изге сәфәргә 2020 елда ук барырга теләде. Ләкин пандемия килеп чыгу сәбәпле, ике ел хаҗ кылу өчен юллар ябык булды. Быел хаҗ кылу мөмкин булачагы хакында әйтелгәч, Салават: “Хаҗга барам”, – дип әйтте һәм мине дә үзе белән барырга чакырды. Чама белән ярты ел элек, быел хаҗ булачак, дигән сүз киткән иде. Шул вакыттан бирле мин намазымны укып бетергәч, көнгә бер тапкыр гына булса да, Аллаһымнан: “Хаҗга барырга һәм исән-сау кайтырга насыйп ит”, – дип сорадым. Шунысын да әйтим: быел хаҗ сәфәрен кылуның бәясе артканга күрә, мин Раббыбызга икебез дә бара алырлык мөмкинлек бирсәң иде, дип догалар кылдым. Һәм Аллага шөкер, Раббыбыз безгә мондый мөмкинлекне бирде. Ул безгә һәрдаим эш биреп торды. Соңгы көнгә кадәр эштә идек. Хаҗ сәфәренә килешүләр төзегәч тә, бер-бер артлы эш килеп торды. Шул вакытта Аллаһы Тәгаләнең кешегә чыгу юлын бирүен, ягъни ярлылыкта калдырмавын, шул түләгән акчаны башка юллар аша кайтарып бирүен аңлыйсың.
– Беренче тапкыр Кәгъбәтуллаһны күргәч, изге урыннарга аяк баскач, нинди хисләр кичердегез?
– Без килеп җиткәндә төн иде, самолеттан утлары балкыган зур шәһәрне күрәбез, һәм шунда ук барлык хаҗи-хаҗияләр әйтергә тиешле “Ләббәйкә Аллаһуммә” сүзләрен әйтә башладык. Менә шул мизгелдә үк, әле изге урыннарга аяк басканчы, “каз тәннәре” чыга, үзеңнең нинди бөек урынга килгәнеңне аңлыйсың. Бу вакытта шундый нык дулкынлану хисләре кичерәсең, гади итеп әйткәндә, ул имтихан алдыннан ишек төбендә тору белән бер. Менә-менә сине чакырып алачаклар, һәм сиңа имтихан тотарга яисә диплом якларга туры киләчәк. Әмма изге урынга якынлашканда кичергән хисләр бу чагыштырудан күпкә көчлерәк, җаваплырак. Син әле барысын да аңлап та бетермисең, чөнки бу синең беренче хаҗың. Әлбәттә, безгә теориядә күп сөйләделәр, без видеолар да карадык, әмма үз күзләрең белән күрү – ул башка төрле.
Кунакханәгә барганда, юлда барысын да кызыксынып күзәтеп бардык, бөтен җирдә мәчетләр, тәһарәт алыр өчен махсус урыннар бар. Юлда төнге намазны – ястүне укыдык һәм кунакханәгә иртәнге намазга гына кайтып җиттек. Килгән көнебез җомга көн иде. Һәрбер кеше, әлбәттә, җомга намазын Әл-Хәрам мәчетендә укырга теләде. Бу шундый зур мөмкинлек бит! Мәчет территориясенә керә башлагач, иң беренче сәгать урнаштырылган зур башняны күрәсең. Аның матурлыгын тасвирлап бетерерлек түгел. Аннан соң Әл-Хәрам территориясенә аяк баса башлыйсың. Биредә бар да чиста, ак, саф, хуш ис бөркелә. Мәчетне, хуш исләр килерлек итеп, һәрдаим юып, чистартып торалар. Килеп керүгә шуңа игътибар иттек: кеше күп, әмма биредә тынычлык хакимлек итә. Килүгә үк гомрәне (кече хаҗны) кылдык. Хәзрәт безгә барысын да аңлатып, өйрәтеп торды. Мәчет эченә якынлашкан саен дулкынлану хисләре көчәйде: менә тиздән Кәгъбәтуллаһны күрәм, дигән шатлыклы уй бөтен барлыкны биләп алды. Килеп керү белән үк аның бер өлеше күренә башлый һәм якынлашкан саен тагы да ныграк дулкынлану кичерәсең. Минем янәшәмдә берничә апа бар иде, алар күзләрен сөртә-сөртә елый башлады. Ә мин шундый халәттә идем: Кәгъбәтуллаһны күргәч, телсез калгандай, текәлеп карап тордым. Бу – сүз белән аңлатып бирә торган халәт түгел, аны тоярга кирәк.
Мин монда гына хаҗның иң мөһим өлеше – ул Гарәфәт үзәнендә басып тору, анда дога кылу икәнлеген белдем. Дөресен генә әйткәндә, хаҗ кылу гыйбадәте белән менә монда килгәч кенә таныштым. Монда шундый тыныч, барысы да бер-берләренә ярдәм итә, елмая, таныш булмасаң да, барысы да туганнар кебек. Бу мөнәсәбәт һәрвакыт дәвам итүен телисең. Хәтта өйгә, туган якка кайткач та шулай булса иде, дип уйлыйсың, бу мөнәсәбәтне тоеп, тынычлыкта яшисе килә. Монда бары син һәм Аллаһы Тәгалә. Ул сине тыңлый, син Аның өендә кунакта. Син елыйсың да, гөнаһларыңны да искә төшерәсең, тәүбә кыласың, чистарынасың, күңелеңне бушатасың.
– Хаҗ кылганда иң нык истә калганы нәрсә булды?
– Иң истә калган мизгел, әлбәттә, беренче тапкыр Әл-Хәрам мәчетенә килеп кереп, Кәгъбәтуллаһны күрү, икенчесе – Мина, Гарәфәт үзәннәрендә тору иде. Гарәфәт үзәненә бару – хаҗ сәфәрендә иң мөһим көн, монда сине Аллаһы Тәгалә тыңлый, хәдисләрдә китерелгәнчә, Ул бу көндә беренче кат күккә төшеп, фәрештәләргә: “Күрегез, Минем колларым килде”, – дип әйтә. Бу хакта безгә хәзрәтләр сөйләде. Монда шундый тойгы кичерәсең: Раббыбыз белән шундый нык элемтәне тоясың, аны сүз белән аңлатып булмас, хисләр биләп ала, һәм Аны барлык күңелен белән тоясың, тәүбә кыласың, мактыйсың, Пәйгамбәребезгә салаватлар әйтәсең. Син Аның өендә һәм Аның белән аралашасың. Син Аны күрмисең, әмма тоясың. Шундый халәт һәр хаҗида күзәтелә. Раббыбыз бу вакытта берни әйтмичә, сине тыңлый, ә син күңелеңне бушатасың, йөрәгеңдә булганнарның барысын да ачып саласың. Бу шундый җиңеллек, рәхәтлек бирә. Бу сүзләрне Аннан башка беркем аңлый алмый, Аннан башка беркем ишетми.
Мина үзәнендә булганда палаткаларда берничә кеше булып, бергәләп яшәдек һәм шундый туганлашып, дуслашып беттек. Берәрсе авырса, ярдәм итешә идек, саубуллашканда да бергә-бергә шулай итеп җәннәтләрдә дә була алсак иде, исән-сау туган якларыбызга кайтырга насыйп булса иде, дип догалар кылдык.
– Сиңа күпләр үзләре, якыннары өчен дога кылуыңны сорап язганын беләм. Бу гозерне үтәү кыен булмадымы?
– Һәр блогерның үз аудиториясе. Минем язылучыларым да шундый тыныч, сабыр, җиңел кешеләр. Язылучыларымның күбесе: “Сезгә карыйм да елыйм, рәхмәт бу фото-видеоларны куеп баруларыгыз өчен, шунда булган кебек булдык, берәүнең дә алай тасвирлап күрсәткәне юк иде әле”, – дип язып торды. Шуңа да мин һәр адымымны төшереп барырга, кешеләргә күрсәтергә, аңлатырга тырыштым. Бик күп кеше якыннары өчен дога кылуымны сорады. Күпләр балага уза алмаулары хакында әйтеп, дога кылуымны үтенде, әби-бабалары, әти-әниләре өчен җәннәт сорап дога кылуымны сораучылар да күп булды. Кемнәрдер туганнары, якыннары, авыру балалары өчен соравымны үтенде, эшләре яхшы якка китсә иде, дип сораучылар да, гомумән, төрле мөрәҗәгатьләр булды. Мин аларның берсен дә игътибарсыз калдыра алмадым, телеграмда бер пост астына язуларын сорадым. Анда 500дән артык теләк бар иде. Гарәфәт көнендә: “Раббым, миннән сораучы һәркемнең гозерен беләсең, догаларын Үзең кабул кылсаң иде”, – дип сорадым.
Безне хаҗга китәр алдыннан бераз куркытып озатканнар иде. Бик зур сынаулар көтә, диделәр, әмма монда килгәч, авырлыкны сизмисең, Раббыбыз җиңеллеген бирә. Быелгы хаҗилар бик бәхетле кешеләр, диделәр. Хәтта Гарәфә үзәнендә тору җомгага туры килү дә сирәк күренеш, ә быел нәкъ шулай булды. Быел кеше азрак иде, бары бер миллион, алдагы елларда 4-5 млн кеше булган.
Килгәннән бирле Раббыбыз безне сыйлады, кунакханәләрдә туклану бик яхшы оештырылган иде. Оештыручылар үзләре дә, калган елларда болай булмый иде, диде. Минада да өч мәртәбә ашату каралган иде, кайнар чәйләр, сулар барысы да китерелеп торды. Кыскасы, барлык шартлар да тудырылган иде. Тәһарәтханәләр дә чиста, пакь. Хәтта килгәч тә хатын-кызларга роза чәчкәсе таратканнар. Миңа да эләкте ул.
Хаҗ сәфәребездән бары тик уңай тәэсирләр генә калды. Шуңа да: “Хаҗ бик кыен сәфәр, бик авыр булды”, – дип әйтә алмыйм, Аллага шөкер, бик хәерле, күркәм булды. Мин шундый яңарылган күңел белән кайттым. Сүз дә юк, ару-талу булды, аяклар арыды, әмма ул сизелми, Аллаһы Тәгаләдән килгән көч аны сизәргә бирми. Минада барысы да палаткаларда, җирдә йоклады, әмма берәүнең дә аркасы да авыртмады, зарланмады да, чөнки һәркем мондый гына уңайсызлыкларга әзер иде. Килергә теләгегез булса, сынаулардан курыкмагыз, Аллаһы Тәгалә җиңеллеген бирә, сизелми дә үтә, дип әйтәсем килә.
– Гүзәлем, берничә ел элек социаль челтәрләргә Салават белән әтиегезне хаҗ сәфәреннән каршы алуыгызны куйган идегез. Бу бәхет сезгә дә насыйп булды...
– Әти хаҗдан кайтканда аны аэропортта каршы алган идек, анда кеше күп, журналистлар да бар иде, берсе әтидән интервью ала башлады. Минем әтинең елаганын күргәнем юк иде, ә ул көнне әти елап җибәрде һәм күз яшьләре белән: “Шундый нык барасым килгән иде, хыялым чынга ашты, мин бик бәхетле”, – дип кенә әйтә алды. Ул чакта минем дә күңелем тулды, ә хәзер аның ниләр кичергәнен ныграк аңлыйм. Әти безгә ике намазлык бүләк итте, намазларны аларга басып укыйбыз. Әти хаҗда: “Монда минем балаларым да килсен иде”, – дип теләгәндер, менә аның хыяллары чынга ашты.
– Гүзәлем, хаҗ кылу кешегә нинди тәэсир ясый дип уйлыйсың?
– Хәзрәтләр безгә хаҗ кылуның мәгънәсен, ни өчен тәваф тирәли хаҗ кылуыбызны дөньяви яктан да аңлатты: кешенең тәнендәге молекулалар да шул әйләнештә хәрәкәт итә, гомумән, бөтен дөнья шул рәвешле хәрәкәт итә икән. Кыйбла – Җирнең үзәге һәм без аның тирәли әйләнгәндә шушы дөнья белән әйләнгән сыман. Безнең тормышыбыз да СД-диск сыман. Һәм һәр тәваф кылу, һәр әйләнеш саен шул диск чистарып, яңадан языла, кешенең дә гөнаһлары сөртелә, өр-яңа, чиста диск хасил була. Мин дә нәкъ шулай хис итәм, хәзер тормышым яңадан башланган кебек. 28 июльдә миңа 30 тулды. 30га кадәр булган һәм аннан соңгы тормышым икесе ике тормыш булыр дип саныйм. Хаҗда күңелем кушуынча ничек яшәргә телим, шундый тормыш теләдем. Хаҗ кылганнан соң, әйтерсең лә, яңа кәгазь битенә күчәсең, һәм аны гөнаһлар белән буйыйсы, моңа кадәр кылган гөнаһ, хата-кимчелекләрне кыласы килми.
– Хаҗ вакытында барлыкка килгән рухи халәтне югалтмас өчен, синеңчә нәрсә эшләргә кирәк?
– Күп әйбер кешенең үзеннән тора. Кешеләр белән үзеңне ничек тотасың, шулай китә. Күңелең тыныч булса, калганнарга да бу йога. Хәзер тормышымда яхшы, ихлас кешеләр, мөселман кызлары, мөселман гаиләләре. Алга таба да тормыш юлымда яхшы кешеләр генә булуын телим. Янәшәмдәге кешеләр иман, намаз, хаҗ кылу, аларның әһәмияте турында белә, аларга аңлатып утырырга кирәкми. Янымда нигә намазга килүемне, яулык бәйләвемне аңламаучы кешеләр юк. Шушы кешеләр белән бергә буласы, ихласлыкны арттырасы килә. Шуңа да иң беренче чиратта кеше үзе башкаларга үрнәк булырга тиеш, аннары аның янында да шундый кешеләр булыр, дип саныйм.
– Гүзәлем, сине юбилеең белән тәбрик итәбез! Сиңа ике дөнья бәхете, иман ныклыгы һәм куйган максатларыңа ирешүне телибез.
– Әәмин. Бик зур рәхмәт.
Айсылу Юлдашева.
Комментарийлар
0
0
Алланын рэхмэте яусын?
0
0
0
0
Субханаллах бик эйбэт интервью, , бик ошады, хажларын Аллах Кабул итсен? авторга ижадый унышлар ????
0
0
0
0
Язма бик охшады🤲
0
0