16+

Хаҗ бәясе арта

Изге сәфәр. Хаҗның бәясе долларга карап арта. Доллар түбән булса, хаҗ бәясе дә түбән, доллар күтәрелсә, хаҗ юлламасы да арта, дип белдерде «ШК» газетасына «ДУМ РТ Хадж» программасы вәкиле Игорь Смоленков.

Хаҗ бәясе арта

Изге сәфәр. Хаҗның бәясе долларга карап арта. Доллар түбән булса, хаҗ бәясе дә түбән, доллар күтәрелсә, хаҗ юлламасы да арта, дип белдерде «ШК» газетасына «ДУМ РТ Хадж» программасы вәкиле Игорь Смоленков.

Хаҗга бару бәясе ел саен артып тора. 2013 елда ул 138 мең сум торган булса, 2014тә 155 мең сум булды. 2015 елда бәяләр тагын да күтәрелә. Аның иң арзаны 200 мең сумга якын булачак.

- Киләсе елдан хаҗга баручыларга «ДУМ РТ Хадж» өстәмә өч төрле программа эшләячәк. Күптән эшләп килгән «Стандарт - һәрнәрсәне үз эченә алган» программасының бәясе 216 мең сум булыр дип көтелә. Өстәмә программаларның берсе - «Тизләтелгән» дигәне шулай 216 мең сум торачак. «Стандарт - һәрнәрсәне үз эченә алган» программасыннан аермалы буларак, икенчесендә Мәккәдә унбер, Мәдинәдә өч көн булу каралган. «Эконом» программасының бәясе исә 196 мең сум. Әлеге программа буенча баручылар Мәккә йортларындагы бүлмәләрдә унар кеше, Мәдинә кунакханәләрендәге номерларда сигезәр кеше яшәячәк. Моннан тыш Мәккәгә очу транзит рейсларда, бюджетлы авиалинияләрдә гамәлгә ашырылачак. Очкычны аэропортта 24 сәгатькә кадәр көтәргә туры киләчәк һәм монда ашату да каралмаган. «Уңайлы» дигән яңа программа 297 мең сум торачак. Әлеге программаны сайлаучылар Мәккәдәге «Әл-Хәрам» мәчетеннән 1000 метр, Мәдинәдәге Пәйгамбәр мәчетеннән 300 метр ераклыкта гына урнашкан дүрт йолдызлы кунакханәләрдә яшәячәк.

Тагын бер яңалык - хаҗга ун елга каралган яңа төрдәге чит ил паспортын алучылар гына бара алачак икән. Игорь Смоленков әйтүенчә, бу кабул итүче илнең таләбе. Шуңа да яңа төр паспорт алу турында да кайгырта башларга кирәк була. Хаҗга ничә кеше барачагы әлегә билгесез.

- 2014 елда Татарстаннан 1800 кеше барды, киләсе елга квота март-апрель айларында гына билгеле булачак.

Быелгы хаҗ нәтиҗәләренә килгәндә, «ДУМ РТ Хадж» программасы җитәкчесе Руслан Нәфисуллин сүзләренә караганда, ул яхшы узган.

- Барлык хаҗилар да изге гамәлләрен Әбү Хәнифә мәзһәбе буенча үтәп, сау-сәламәт килеш өйләренә кайтты. Быелгы хаҗ сәфәрендә дин кардәшләребездән торган 45 төркем оештырылды. Аларның һәркайсына гыйлемле имам-җитәкчеләр билгеләнде. Хаҗиларны укыту, турыдан-туры рейслар оештыру, трансфер һәм җирле сим-карталар белән тәэмин итү программа кысаларында үтәлде. Хаҗиларга 15 табиб медицина ярдәме күрсәтте, - дип сөйләде ул 2015 елга изге сәфәр программаларын тәкъдим итү чарасында.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading