16+

«Хаҗдан иманың баеп, күңелең чистарып кайта»

Атна-ун көн элек хаҗиларыбыз ерак сәфәрдән кайтты. Һәркем, мөмкинлегеннән чыгып, бер генә тапкыр булса да изге җирләргә барып кайтырга тиеш. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе мөгаллиме Айрат Яруллин исә изге Мәккә җирләрендә быел дүртенче тапкыр булган.

«Хаҗдан иманың баеп, күңелең чистарып кайта»

Атна-ун көн элек хаҗиларыбыз ерак сәфәрдән кайтты. Һәркем, мөмкинлегеннән чыгып, бер генә тапкыр булса да изге җирләргә барып кайтырга тиеш. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе мөгаллиме Айрат Яруллин исә изге Мәккә җирләрендә быел дүртенче тапкыр булган.

- Хаҗ кылу - исламның биш баганасының берсе, ә аның юлы бик авыр һәм мәшәкатьле. Монда кешенең иман ныклыгы, дингә бирелгәнлеге, холкы һәм тәрбиясе сынала. Хаҗга бару өчен матди әзерлек кирәк, диләр. Мин, аңа өстәп, рухи әзерлек тә кирәк дияр идем. Минем төркемдә барган берничә әби башта хаҗ хөкемен мәдрәсәгә килеп укыдылар. Аннары тагын ике ел махсус әзерләнделәр. Өченче елга гына тәвәккәлләделәр. Күп кеше өчен хаҗга бару мөмкинлеге гомергә бер генә тапкыр бирелә. Шуңа да аны ничек тә дөрес, Аллаһы Тәгалә кабул итәрлек итеп башкарырга кирәк.

- Айрат хәзрәт, хаҗга намаз укымаган кеше бара аламы?
- Бар андый кешеләр дә. Хаҗдагы мохитне күреп, алар изге җирдән кайткач та намазга бастылар. Кем өчендер хаҗ сәфәре намазга басарга үзенә күрә бер этәргеч булып тора.

- Хаҗга берничә тапкыр баручылар турында да ишеткән бар...
- Үз гомерендә кеше бер генә тапкыр булса да хаҗ кылырга тиеш, диләр (мөмкинчелек булса). Монысы фарыз гамәл саналса, икенче, өченче тапкыр бару нәфел хаҗлары дип атала. Хаҗга үзләре өчен генә түгел, хаҗны үтәмәгән әти‑әнисе һәм башка туганнары өчен дә баралар. Ягъни мәсәлән, үлгән кешеләр исеменнән дә барырга мөмкин.

- Исән кешеләр өчен барырга ярыймы соң?
- Әгәр дә берәр җитди сәбәп аркасында, әйтик, авыру яки бик өлкән яшьтә булу сәбәпле кемедер бара алмаса, аның исеменнән дә мөмкин. Шунысы да бар: Согуд Гарәбстаны куйган таләп буенча, 45тән яшьрәк хатын‑кыз хаҗ сәфәренә йә ире, йә улы, яки башка ир туганы белән генә чыга ала. Шуңа да кайберәүләр мәһрам булып, ягъни хаҗга әнисен яки хатынын, шулай ук кыз туганнарын да озата баралар. Шуның белән дә алар хаҗны берничә тапкыр үти булып чыга. Минем үземә килгәндә, соңгы өч елда мин төркем җитәкчесе сыйфатында бардым. Барган саен яңа тәэсирләр белән кайтам. Хәтерлим әле, беренче тапкыр барганда очкычка утыруга ук, әле хаҗ кылып кайтмаган да килеш, минем икенче тапкыр да барасым килде. Хаҗ ул ничектер үзенә тартып кына тора. Хаҗ гыйбадәтләрен үтәгәндә бик арылса да, анда күңел күтәренке халәттә була. Беләсезме, мин ул халәтне флешка белән чагыштырам. Гадәттә, флешкада бик күп мәгълүмат саклана. Хаҗга барганда кеше менә шул флешка кебек була, ә аннан кайтканда инде үзеңне эчендәге бөтен мәгълүмат юкка чыгарылган флешка сымак тоясың.

- Хаҗдан кешеләр гөнаһларыннан чистарынып кайта, диюләре шулдыр инде.
- Аның шундый хәдисе дә бар: «Кем хаҗ кылганда бәхәсләшми, гөнаһ кылмый, шул кеше хаҗдан анасы тудыргандагы кебек гөнаһсыз кайта». Шунысын да әйтәсе килә: хаҗ вакытында кылынган гөнаһың монда кылынган гөнаһка караганда йөз меңгә күбрәк итеп исәпләнә.

- Анда гөнаһ эш эшләп йөрүчеләр юктыр бит инде?
- Хаҗ кылырга баручыларның акча урлатулары турында минем үземнең ишеткән бар. Анда махсус кешеләр килеп, таваф кылган вакытта хаҗиларның каешларыннан акча янчыкларын урлап китү очраклары да булгалаган.

- Хаҗда теләнгән теләкләр дә кабул була икән.
- Аллаһы Тәгалә Гарәфә тавында кылынган бөтен догаларны да кабул итә, диләр. Хаҗ гыйбадәтләре вакытында анда махсус барып, өйләдән кояш батканчыга кадәр Пәйгамбәребез, догага вакыт калсын өчен, өйлә белән икенде намазларын кушып, аларны кыскартып, ягъни икешәр рәкәгать итеп укыган.

- Айрат хәзрәт, гомрә хаҗы дигән нәрсә дә бар бит әле...
- Гомрә ул - кече хаҗ. Аермасы шунда: олы хаҗның аерым бер билгеләнгән көннәре бар. Зөлхиҗҗә аенда гына була ул, айның унынчы көненнән башланып, биш‑алты көн дәвам итә. Гомрә хаҗын исә елның теләсә кайсы вакытында кылырга була. Тәртибенә килгәндә, аны ике‑өч сәгатьтә дә үтәп була. Гомрәнең гамәлләре берничә: ихрам киемен кию, ният кылу, Тәваф кылу (Кәгъбәтуллаһны җиде тапкыр әйләнеп чыгу), Сәгыя кылу (Сафа белән Мәрва таулары арасында җиде кат йөрү) һәм чәчне алдырып яисә кыскартып ихрамнан чыгу. Бу гамәлләрне кылыр өчен «Хәрам» мәчетеннән бер дә чыкмаска була. Хаҗда исә бу гамәлләрдән башка зөлхиҗҗәнең 8ендә Мина тарлавыгында булу, 9ында Гарафәттә тору, төнен Мөздәлифәдә куну, Минада өч (10-12) яисә дүрт (10-13) көн яшәп, шайтанга таш ату йоласын үтәү, 10ысында Корбан чалу дигән гамәлләр өстәлә. Хаҗдан кеше үзенең иманын баетып, күңелен чистартып, рухи яктан яңарып кайта, барыбызга да изге Мәккәгә барып, хаҗ гамәлен кылырга насыйп булса иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading