Шәһри Казан

Хәләл кафедагы «хәләл» фахишәләр

Тормышта хәзер ак белән кара бергә кушылып-катнашып бетеп бара. Әнә Мәскәүдә муллалар җыены үткән чакта, кунакханәдә яшәүче дин әһелләренә шалтыратып, «кызлар» тәкъдим иткәннәр. Бер шалтыратканнар, ике шалтыратканнар. Хәзрәтләрнең җавабы бер: «Бу безгә хәрам!» Шуннан соң тагын бер кат шалтыратып хәбәр иткәннәр, имеш: «Бездә кызларның хәләлләре дә бар!» Бу хәл көлке...

Реклама

Тормышта хәзер ак белән кара бергә кушылып-катнашып бетеп бара. Әнә Мәскәүдә муллалар җыены үткән чакта, кунакханәдә яшәүче дин әһелләренә шалтыратып, «кызлар» тәкъдим иткәннәр. Бер шалтыратканнар, ике шалтыратканнар. Хәзрәтләрнең җавабы бер: «Бу безгә хәрам!» Шуннан соң тагын бер кат шалтыратып хәбәр иткәннәр, имеш: «Бездә кызларның хәләлләре дә бар!»
Бу хәл көлке булып тоелса да, мөселманнар күпләп җыела торган урыннарга да әшәкелек үтеп керә кебек. Бер районга баргач, ишетеп кайттым: «Безнең фәлән мәчеткә төнлә кызлар алып киләләр». Әлифне таяк дип тә белмәгәннәрнең үзләрен аклап, дини кешеләрне пычратырга тырышуымы, әллә чынлап та борчылып әйтүләреме, белмәссең. Аллаһы Тәгаләгә буйсынган кешенең андый әшәкелеккә баруы бик шикле. Әмма шундый тәртип-әхлак хөкем сөргән урыннарны пычратырга маташучылар да бар.
Беркөнне кичке тугызларда хатыным белән бер хәләл кафеда романтик очрашу үткәрдек. Дөньялар матур, ашлары тәмле! Кеше күп булмаса да, ун минутлап чиратта торырга һәм шул тирә заказны көтәргә туры килде.
Көткән арада башкаларны да күзәттек. Яныбызда «җиңелчәрәк» кенә киенгән, «яхшы» гына бизәнгән өч кыз ашап утыра. Үзара артык сөйләшмиләр. Башта аларны «җилле кызлар» дип уйламаган идем. Кыска итәк, челтәрле кара оек, биек үкчәле туфли, күн куртканы кем кимәс. Әмма үз-үзләрен тотышлары әллә каян күзгә ташлана. Киенүләренә, үзләрен артык иркен тотуларына игътибар итмичә калу мөмкин түгел. Ниндидер бер униформадан киенгән кебек. Өчесенең берсе ашамыйча, урындыкка яннары белән сөялеп, кафедагыларны күзәтеп утырды. Яннарына башка өстәлдән бер егет күчеп утыргач та, боларның «төнге күбәләкләр» икәненә ышанып җитмәдем әле. Танышлардыр, бергә укыйлардыр, бәлки. Әмма «танышлар»ның, көлешеп, әңгәмә корып утыру урынына, бер-ике сүз пышылдашудан артык китмәде. Әллә үз ризыкларыннан өлеш чыгарырга теләп, әллә башка төрле бер киная белән русчалап: «Будешь?» - дип сорап куйдылар. Шуннан соң ашап та бетермичә, чыгып киттеләр. Бер машинага утыртып китүләрен күргәч, әлеге шигем рас килде дисәм дә була.
Бу эпизодны күңел дәфтәренә теркәп куйдык та романтик кичәне дәвам иттек. Тик күңелнең бер кыры кителгән кебек булды. Төптән уйлап карыйсың да сискәнеп китәсең. Мөселман кафеларын мөселманнар гына түгел, башка диндәгеләр дә үз иткәнен беләбез. Бик хуп күренеш анысы. Ашау тәмле, урын ямьле. Фахишәләр дә үз иткәч, хәләл кафеларның дәрәҗәсе бермә-бер артыр инде. Берәрсе белән төн уздырырга җыенучылар да шушында җыелыр...
Ярый әле хәләл кафеларга спиртлы эчемлекләр алып килү тыелган. Булгач булгач, кием ягыннан да ниндидер кысалар булырга тиештер. Әгәр бу мәсьәләне контрольдә тотмасак, хәләл кафеларның хәрамнарыннан бернинди аермасы да калмас! Акрынлап спиртлы эчемлекләрен ташучылар да табылырга мөмкин.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: