16+

Иң зур байлык – Аллаһның нигъмәтенә канәгать булу

«Канәгать булыгыз, чөнки ул юкка чыкмый торган байлык» диелә бер хәдистә. Кызганыч, адәм баласы булганына шөкер итә белмичә, гел канәгатьсезлек күрсәтә.

Иң зур байлык – Аллаһның нигъмәтенә канәгать булу

«Канәгать булыгыз, чөнки ул юкка чыкмый торган байлык» диелә бер хәдистә. Кызганыч, адәм баласы булганына шөкер итә белмичә, гел канәгатьсезлек күрсәтә.

Элек атка утырып йөргәннәр, хәзер машинада җилдерәбез. Аның да кыйммәтлерәгенә кызыгабыз. Элек бер кисәк ипигә дә риза булганнар, ә без тәмле әйбер эзләп йөрибез.
Ни өчен кеше хәзер канәгать түгел? Кешегә канәгать булырга нәрсә комачаулый? «Сәләх» мәчете имам хатибы Тимергали хәзрәт ЮЛДАШЕВ белән без шул сорауларга җавап эзләдек.

– Аллаһы Тәгалә “Нәхел” сүрәсендә: “Сезгә зиннәт өчен вә атланыр өчен, йөкләр йөкләр өчен ат, качыр, ишәкләрне яратты һәм дә сез белмәгән нәрсәләрне халык кыла”, – ди. Борынгы буын вәкилләре поездлар, очкычлар, машиналар барлыкка килер дип уйлап та карамаганнардыр. Болар барысы да Аллаһның рәхмәте. Шул ук сүрәдә Рабыбыз: “Ир булса да, хатын-кыз булса да, кем Аллаһка иман китереп, изге гамәлләр кыла, без аңа хәерле, бәрәкәтле тормыш бирербез”, – ди. Хәерле тормышны исә Аллаһ Тәгалә канәгатьсезлектән ерак булган, шөкер итә белгән кешегә вәгъдә итә. Күп кеше байлыкны зур акчада күрә, чынлыкта байлык ул Аллаһ биргән нигъмәтеңә чын күңелеңнән канәгать булу. Канәгатьсезлек чире хәзер генә түгел, элек тә булган. Кешегә беркайчан да бернәрсә дә җитми. Ун сум бирсәң, ул синнән егерме сум сорый. Егермене бирсәң, утыз сум өмет итә. Адәм баласының табигате шундый. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) тә бер хәдисендә: “Әгәр кешегә ике таба алтын бирсәң, ул өченчесен таләп итәр. Шуңа күрә адәм баласының карынын балчыктан башка бернәрсә дә тутырмый. Аллаһ Тәгалә канәгатьсезлектән тәүбә итүче кешенең тәүбәсен кабул итә”, – ди. Ул биргән нигъмәтләргә шөкер итсәң, нигъмәтен арттырып бирәчәк, әгәр көферлек кылсаң, Аның газабы бик каты булачак. Гадәттә, кеше үзеннән яхшырак яшәгәннәргә карап, үз хәленнән канәгатьсезлек белдерә. Ә нишләп үзеңнән түбәнрәкләргә карап гыйбрәт алмаска. Кемнеңдер кулы, кемнеңдер аягы юк. Кемнеңдер ашарга ризыгы булмаска мөмкин. Шуларны күреп, күңелеңдә булганына шөкер итү хисе барлыкка килергә тиеш. Дин юлындагы иманы нык булган кеше исә һичшиксез канәгатьлек хисе белән яши. Ә канәгать булу ул – зур нигъмәт.

– Аллаһтан канәгатьлек сорап дога кылырга буламы?
– Аллаһтан муллык кына түгел, канәгатьлек тә сорарга кирәк. Пәйгамбәребез (с.г.с) шулай эшләгән дә. “Йа Аллаһ! Биргән ризыгыңнан мине канәгать булучы ит. Аңа карата миңа бәрәкәт бир. Миңа килмәгән һәрнәрсәне миңа хәерле булган нәрсә белән алмаштыр”, – дип дога кыла торган булган ул. Җир йөзендә иң канәгать булыган кеше дә Пәйгамбәребез иде. Фәкыйрь булып туды, фәкыйрь булып яшәде, дөньядан да шул хәлендә китте. Байлыкка беркайчан да кызыкмады. Рәттән берничә көн ашамаган чаклары да булган, әмма Аллаһка зикер кылуын туктатмаган. Тамагы тук булганда, һәрдаим шөкер иткән. Адәм баласы кайвакыт ашказаны тулганчы ашый, әмма тамагы тук булмый. Киресенчә, аз гына ашап та, тамагы тук булырга мөмкин. Шул ризыктан да канәгать булып, аның бәрәкәтен күрә. Кеше гомер буена бик күп акча эшләргә мөмкин, тик ул Аллаһ Тәгалә тәкъдир иткән ризыкны гына ашый алачак. Калган акчасы өчен кыямәт көнендә соралачак. Иртә белән уянганда күңелең тыныч, тәнең сәламәт булса, өстәлеңдә ризыгың, яшәргә өең бар икән, үзеңне бөтен дөнья синең кулыңда кебек хис ит, дигән Пәйгамбәребез (с.г.с.).

– Хәзрәт, Аллаһ биргән нигъмәтләргә рәхмәтле булу өчен “әлхәмдүлилләһ” дип әйтү генә җитәме?   
– Аллаһы Тәгаләдән ирешкән һәрбер нәрсәгә, хәтта аз күләмдә булса да, без рәхмәтле булырга, шөкер итәргә тиешбез. Бер риваятьтә: «Игелекнең аз күләмдә булуына түгел, ә шушы игелекне сиңа биргән Аллаһы Тәгаләнең Бөеклегенә игътибар ит», – дип әйтелгән. Шөкер итү берничә төрле була. Беренчесе – йөрәк белән шөкер итү. Ул Аллаһы Тәгалә биргән һәр нигъмәткә канәгать булу дигән сүз. Икенчесе – тел белән шөкер итү. Пәйгамбәребез бер хәдисендә: «Аллаһы колына бер нигъмәт биреп, ул «Әлхәмдүлилләһ» дип әйтсә, ул шөкер иткән булыр. Әгәр кеше икенче мәртәбә дә «Әлхәмдүлилләһ» дип әйтсә, Аллаһы Тәгалә ул кешенең савабын арттырыр, өченче тапкыр кабатласа, гөнаһларын гафу итәр», – дип әйткән. Өченчесе – әгъзалар белән шөкер итү. Намаз уку, ураза тоту, хаҗ кылу кебек гыйбадәтләр белән бергә, динне аңлату, тарату һәм бу юлда хезмәт итү дә әгъзалар белән шөкер итүгә керә.

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading