Шәһри Казан

Ике тапкыр бурычка акча биреп тору бер мәртәбә сәдака бирүгә тиңләшә, яки кеше үлгәннән соң аның бурычын кем түли?

Бурычсыз яшәмәгән кеше хәзер юктыр ул. Кеше кирәгенә дә, кирәк­мәгәненә дә әҗәт ала. Вакытында кайтарылмаган бурыч аркасында, туганнар да үзара сүзгә керә, дуслар да дошманлашып куя. Ислам дине әҗәткә акча алуга ничек карый? «Өмет» мәчете имам хатибы Равил хәзрәт Бикбаевка без шул сорау белән мөрәҗәгать иттек.

- Бурычка акча бирү-алу турында Коръәндә дә язылган. Ислам динендә әҗәткә акча бирү саваплы гамәл санала. Ике тапкыр бурычка акча биреп тору бер мәртәбә сәдака бирүгә тиңләшә. Әмма шунысы да бар: динебездә бурычка акча алу рөхсәт ителсә дә, хупланмый, чөнки әҗәт кешене җәннәткә керүдән дә тыеп тора. Син нинди генә изге кеше булып, бу дөньядан изге үлем белән китсәң дә, бурычың аркасында, Аллаһның рәхмәтенә ирешүдән мәхрүм булырга мөмкинсең. Шуның өчен дә син бурычка акча алганчы, иң элек аны түли алачаксыңмы-юкмы икәнлегеңне уйларга тиешсең. Ул бит кеше хакы булып тора, син аны һичшиксез кайтарыр­га бурычлы.

- Кеше үлгәннән соң, аның бурычларын балалары, туганнары түләргә тиеш буламы?
- Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә, кем кайтару нияте белән әҗәт алган икән, Аллаһы Тәгалә аны кайтарырга булышачак. Кем кайтармау максаты белән алса, Аллаһ Раббыбыз аны һәлак итәчәк, диелә. Кайбер галимнәр сүзләренчә, вафат булган кешенең бурычын кайтарырга туганнарының мөмкинчелеге юк икән, аны кайтарып бирү мәҗбүри түгел. Әмма диндә мирас дигән нәрсә дә бар бит әле. Кешенең күпмедер мөлкәте кала, иң элек аның мирасының бер өлешен вафат булган кешене җирләү эшенә тоталар, икенче өлеше белән бурычларын кайтаралар. Аннан калган акча варислар арасында бүленә. Әгәр дә кешегә әҗәтең бар икән, Пәйгамбәребез, васыятеңне мендәр астында тот, дигән. Әҗәтләреңне син язып барырга тиешсең. Узган елны Казанда самолет һәлакәткә очрагач, шунда һәлак булган кешенең туганнары килде. Аның бурычлары булган, шул акчаларны сорап килүчеләр булган. Кем белән нәрсә буласын алдан әйтеп булмый, туганнарың әҗәтләрең турында хәбәрдар булырга тиешләр.

- Бурычка акча бирүнең билгеле бер тәртибе бармы?
- Син әҗәткә акча биргәндә, ике шаһитың булырга тиеш: яки ике ир-ат, яки бер ир-ат һәм ике хатын-кыз. Акчаны кайтарып бирүнең вакытын да билгеләү кирәк. Вакыты килеп җитеп тә акчаны кайтармасалар, бурычка биреп торучыга сабыр итәргә киңәш ителә. Бу турыда Коръән-Кәримнең «Бәкара» сүрәсендә дә әйтелә.

Реклама

- Әҗәткә бирелә торган акчаны процент белән бирүчеләр дә бар. Бу гөнаһ түгелме?
- Процентка бурычка акча биреп тору иң зур гөнаһларның берсе санала. Син әҗәтне кешегә ярдәм итәр, шуның белән үзең савап алыр өчен бирер­гә тиеш. Бурыч кайтарылып бирелгәнче, сиңа һәр көнне савап язылып бара. Әгәр берәү сезнең яныгызга бурычка мал яки акча сорап килә һәм сез шул кешегә, ярдәм нияте белән, ул сораган әйберләрне биреп торасыз икән, шул вакытта кыямәт көнендә бернинди башка күләгә булмаганда, Аллаһы Тәгалә шушы бурычка биреп торучы яисә бурычының яртысын өлешчә гафу итүчене үзенең рәхмәт күләгәләренә кертер.

- Кайберәүләр әҗәте турында онытып та җибәрә, аны исенә төшерергә кирәкме?
- Әлбәттә кирәк, чөнки аның өстендә кеше хакы тора.

- Бурычка акча алучы мөмкинлеге булып та түләми йөрсә?
- Андый кешене Аллаһы Тәгалә залим диде, чөнки ул золымлык кыла, ул шуның белән кешене рәнҗетә. Ә рәнҗетелгән кешенең догасы кабул булучан. Аның рәнҗешеннән куркырга кирәк. Динебез бурычка акча биргән кешегә сабыр итәргә, ә әҗәт алучыга вакытында кайтарып бирергә куша. Кызганыч, күпләр шуны аңлап бетерми, әлеге тәртипне үтәсәләр, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр дә күпкә яхшырак булыр иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: