Шәһри Казан

Ике юл чаты: кайсын сайларга...

Җәмгыятьтә тәртип һәм рухи үсешне тәэмин итүче чыганакларның иң мөһиме - әдәп-әхлак. Ә күркәм әхлакның нигезе - дин, иман. Әхлак һәм дин кануннары белән яшәгәндә генә кеше бәхеткә, уңышка ирешә ала, дөньялыкта тормышы бәрәкәтле, ә ахирәттә киләчәге өметле була.

Реклама

Балаларга дөрес тәрбия бирү, аларда кечкенәдән күркәм әхлак сыйфаларын булдыру, төрле бозыклыклардан саклау бигрәк тә мөһим. Киләчәк алар кулында бит! Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең: «Балаларыгызны хөрмәт итегез һәм аларга күркәм әдәп өйрәтегез», - дигән сүзләрен дә онытмыйк.
Без, кешеләр, ике юл чатында торабыз: беренчесе - Аллаһ юлы (бу безнең өчен иң авыр юл), икенчесе - «башка» юл. «Башка» юлны кем ничек үтә бит әле... Үзебезчә «җиңел яшәү рәвеше» дип саналган бу юлда бик күпләребез адаша, югала. Дөрес тәрбия алмаган буыннар чылбыры һәлакәткә бара. Ә «авыр» дип саналган юлга кереп китүләре, ай-һай, кыен ла!
Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Бала дөньяга фитри иман белән килә. Аны әти-әнисе йә нәсари, йә яһүди, йә мөселман, яки бөтенләй динсез итә», - диде. Шулай шул, кеше иман белән туа. Әмма балага дини тәрбия бирелмәсә, Коръән кушканча яшәмәсә, бозык кешеләр арасына эләгеп, олы юлдан язарга, харап булырга мөмкин. Бүген нәкъ менә шул хәл күзәтелә дә инде. Ата-ана баласын ашата, эчертә, киендерә (артыгы белән дә әле), кулыннан килгәнчә дөньяви белем алырга ярдәм итә, тик иман гына онытыла. Көннәрдән бер көнне, кадерләп үстергән баласының наркоман, фахишә, каракка әверелгәнен күреп, телсез кала. Күршебезнең кызы балигъ булмаган балалар арасында җинаять эшләрен ачу буенча инспектор булып эшли. Беркөнне 15 яшьлек кызның кибеттән 600 сумлык кофта урлаганда тотуларын ачынып сөйләде ул: «Шундый йомшак күңелле инспектор инде мин, кофтаны сатып алып бирдем үзенә. Әнисе ташлаган бу кыз баланың да матур киенәсе килә, дип акландым. Кешене бит хәзер начарлык белән көчләп тәртипкә утыртып булмый. Аллаһы Тәгалә юлыннан аңлап китсә генә инде. Күп еллар эшләү тәҗрибәмнән беләм: колония-төрмәләрдә утыручыларның дингә килгәннәре кабат бу юлда күренми».
Кайчандыр кодрәтләнеп мәчетләребезне җимерткән заманнар артта калды. Ул вакытта, заманага сылтап, динсез үскән әти-әниләребездән туган балалар без. Шуңа күрә төп нигездә әби-бабайлары белән яшәгән иптәшләремнең Аллаһы Тәгаләне ешрак телгә алуларын сизә идем. Тик әби-бабайлардан сирпеп кенә чыккан иман нуры әти-әниләребезгә үтеп керә алмаган. Күрәсең, дингә каршы көрәш көчле булган. «Аллаһ - ниндидер бер идеология», - дип, дини гамәлләрдән тыелып яшәүче кайбер әти-әниләрне дингә, Аллаһы Тәгалә юлына бастыру өчен балаларының тырышып йөрүе кызганыч күренеш. Шәрәрәк киенеп йөрүче анага малае: «Әни, килешлерәк киенсәң иде», - дип кисәтү ясавын ишетеп, читенсенеп куйдым бервакыт. Ә җавапка: «Өйрәтмә әле, үзем беләм», - дигән төксе тавыш кына ишетте малае. Әле бу кечкенә генә кием мәсьәләсе бит. Инде Коръән кушканча яшәргә өндәсәң, гыйлемсезләрдән нәрсә ишетәсен күз алдыңа китерүе кыен түгел.
Җәйге ялларым авылда үтә. Авылдашлар арасында яшәве рәхәт: һәр гаиләнең тормышы, көнкүреше уч төбендә. Монда җиде буыныңны белеп, исеңә төшереп яшиләр. Менә шушы кечкенә генә авылда да төрле тәрбия алган гаиләләрнең тормышы төрлечә. Тик күзәтүләремнән чыгып әйтә алам: динле гаиләләр бер дигән тормыш алып баралар. Шунысы хак: замана афәте булган аракы, бозыклык һәм башка хәрамнар бу гаиләләрне урап уза. Зур эшләр генә түгел, туй-мәҗлесләр хәмерсез үтсә дә, гаеп итүче дә, көлүче дә юк. Алай гына да түгел, мондый гаиләләрне үрнәк итеп, авылыбыз кешеләре дингә, иманга кайта.
Менә шулай олылар - балаларны, балалар - олыларны, күрше күршене өйрәтә-өйрәтә аралашып яшәсәк, Аллаһы Тәгалә күрсәткән юлга ныклап аяк басарбыз, иншаллаһ. Чөнки бары бу юлда гына безне бәрәкәтле, хәерле киләчәк көтә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: