Шәһри Казан

Ихласлык – Ислам юлдашы

Кешенең бу дөньяда кылган барлык яхшы һәм начар гамәлләренә дә Аллаһ Тәгалә тарафыннан бәя куела. Ихласлыкка ирешү адәм баласына ансат бирелми. Ихлас гамәлләр, ниятләрне һәрвакыт дөресләп торырга кирәк. Ә моңа ирешү өчен нәрсәләр эшләргә тиешбез соң? Әлеге сорауларга җавап табарга тырышып, Казан Ислам институты мөгаллиме, Казан шәһәренең «Өметлеләр» мәчете имам хатибы Алмаз хәзрәт Сафин белән фикер алыштык.

– Алмаз хәзрәт, иң әүвәл ихласлык төшенчәсенә аңлатма бирсәгез иде.
– Ихласлык сүзе – гарәп теленнән кергән сүз. Ул «пакьләү», «чистарту», «гамәлләрне бер Аллаһка гына багышлау» дигән мәгънәләрне аңлата. Кешенең бөтен гамәле дә Аллаһ Тәгалә каршында шуның белән бәяләнә. Коръәндә Аллаһ Тәгалә «Әли Гыймран» сүрәсенең 148нче аятендә: «Аллаһы Тәгалә гамәлләрне ихлас күңел белән кылучыларны ярата», – ди. Икенче бер аятьтә: «Раббың Аллаһка ихластан гыйбадәт кыл», – дип әйтелә («Зүмар» сүрәсе, 2нче аять).

Ихластан гамәл кылу ул – кешеләрдән бернинди мактау сүзләре әйтүне, олылауны, матди байлыкка ирешүне, файда алуны, рәхмәт әйтүләрен өмет итмичә, Аллаһ ризалыгы өчен гамәл кылу. Менә шундый ният белән кылынган гамәл генә ихластан була. Әт-Тәстәри исемле галимнән: «Нәфес өчен кайсы гамәлне кылу авыр?» – дип сорыйлар. Ул: «Ихласлы булу, чөнки аның өчен кешегә бернәрсә дә бирмиләр», – дип җавап бирә. Мәсәлән, берәр кешегә аннан ярдәм өмет итмичә булышу кешенең ихласлыгын күрсәтә. Әгәр дә ул аңа берәр файда өмет итеп булышса, бу риядан кылынган була. Шулай ук ихлассызлык дини гамәлләрне үтәгәндә дә булырга мөмкин. Мәсәлән, башкалар алдында үзеңне изге итеп күрсәтү өчен намаз, Коръән уку, сәдака бирү, мәчеткә йөрү, кылган гыйбадәтләр турында кешегә мактанып сөйләү. Ахирәт дөньясында бу кешегә әлеге гамәлләре өчен бер әҗер-савап та булмый.

Ихлас булу кешенең нияте белән бәйле. Шуңа күрә аны һәрвакытта тикшереп, дөресләп торырга кирәк. Суфян әс-Сәүри әйтте: «Минем өчен нияткә караганда да дөресләп тору авыр булган башка гамәл юк, чөнки ул гел үзгәреп тора. Ихласлы кеше берәр изге гамәл кылса, кешеләрне шуның өчен мактауларын теләми. Ул үзенең кылган изге гамәлләре турында кешеләргә мактанып сөйләми. Киресенчә, ул аларны яшерергә тырыша. Ихластан кылган бер гамәл кешенең гөнаһлары ярлыканып җәннәткә керүенә сәбәп булырга мөмкин. Мөхәммәд Пәйгамбәр әйтте: «Борын заманда бер фахишә хатын кое тирәли арлы-бирле йөрүче бер этне күрде. Ул эт сусаудан әз генә үлмичә калды. Теге хатын, аны жәлләп коега төшеп, аяк киеменә су тутырды һәм этне эчерде. Шушы гамәле өчен Аллаһ Тәгалә аның бөтен гөнаһларын гафу итте» (Бохари хәдисләр җыентыгы).

Икенче хәдистә Мөхәммәд Пәйгамбәр шулай ди: «Элекке заманда бер кеше юлдан барды һәм анда кешеләргә комачаулаучы бер агач ботагын күрде. Кешеләргә зыяны тимәсен дип, ул аны читкә алып куйды. Шушы гамәле өчен Аллаһ Тәгалә аның гөнаһларын кичерде» (Бохари хәдисләр җыентыгы).

Кеше бу хәдисләрне дөрес аңларга тиеш. Кайбер кеше эткә су эчертеп яки юлда яткан әйберне кырыйга алып куеп та җәннәткә кереп була икән дип уйларга мөмкин. Әлеге хәдисләрнең төп мәгънәсе һәр эшне: зурмы ул, кечкенәме – ихластан кылырга кирәклеге турында бара.

– Әлеге сорауга җавап бирү ансат булмас. Рәхимсез җитәкчеләргә дөрес сүз әйтү ихласлыкның бер күренеше дип уйласак, без хаклы булырбызмы?
– Әлеге гамәл кешенең ихласлыгын, иман куәтен һәм кыюлыгын күрсәтә. Моны бөтен кеше дә эшли алмый, чөнки кеше гаделсез, рәхимсез җитәкчегә хак, дөрес сүзне әйтеп эшен югалтырга яки берәр зыян күрергә мөмкин. Татар халкында да шундый мәкаль бар: «Туры әйткән – туганына ярамаган». Әгәр дә кеше шушы гамәлне ихластан, ягъни Аллаһтан әҗер-савап өмет итеп эшләсә, ул камил иманлы кеше була. Мөхәммәд Пәйгамбәр әйтте: «Әгәр дә сезнең берегез начар гамәлләр кылынганын күрсә, аны кулы белән туктатсын. Әгәр дә ул кулы белән туктата алмаса, теле белән туктатсын. Әгәр дә ул моны да эшли алмаса, күңеле белән шуңа риза булмасын. Бу – иманның иң зәгыйфь дәрәҗәсе» (Мөслим хәдисләр җыентыгы).

Реклама

Ләкин бу мәсьәлә буенча шундый искәрмә бар: әгәр дә рәхимсез җитәкчегә хак сүзне әйтү халык арасында фетнә тудырса, кан коюга, кешеләрнең кыерсытылуына, хокуклары бозылуына китерсә, бу эшне эшләргә ярамый.

– Алмаз хәзрәт, ихлас сыйфатлар тәрбияләү кемнәр өстендә?
– Кешенең күңелдә ихласлылык сыйфаты тәрбияләү белән иң беренче чиратта ата-аналар, әби-бабайлар, аннары балалар бакчасындагы тәрбиячеләр, мәктәптәге укытучылар, мәчеттәге мөгаллимнәр һәм хәзрәтләр шөгыльләнергә тиеш. Нәтиҗә шулдыр – ихлассыз җәмгыять тә була алмый.

– Әхлакый сыйфатларны камилләштерү өчен дә ихласлык кирәк бит.
– Әхлакый сыйфатларны камилләштерү шулай ук кешенең ихлас булуын таләп итә. Кешегә карата юмарт, мәрхәмәтле, ярдәмчел, гадел, сабыр, эчкерсез булу өчен дә иң беренче чиратта ихлас булу кирәк. Ягъни ихлас булу ул әхлакый сыйфатларның да төп нигезе булып тора. Аннан башка кеше камиллеккә һәм Аллаһ ризалыгына да ирешә алмый. Алда әйткәнчә, ул шулай ук изге гамәлләрнең һәм гыйбадәтләрнең Аллаһ Тәгалә каршында кабул кылыну шарты да булып тора.

– Мөэмин-мөселманның иң төп китабы Коръәнне аһәңле итеп уку исламда ихласлыкның иң төп чагылышыдыр ул...
– Әйе, Сез хаклы. Пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаллаһү галәйһи вәсәлләмнең хәдисендә мондый юллар бар: «Һәрбер әйбернең үз бизәге бар, ә Коръәннең бизәге булып матур тавыш тора».

Әмма Коръәнне бар ихласыңны биреп, чын күңелдән күркәм итеп уку һәр кешенең дә хәленнән килеп бетми. Нәкъ менә эчкерсез, саф, «үз» тавышы белән (бөтен кеше ишетерлек итеп, әмма шул ук вакытта «каты» кычкырмыйча) Китап укучыларга да юлыгасың. Мондый дәрәҗәгә ирешү өчен Ходай тарафыннан бүләк ителгән сәләтеңне осталык дәрәҗәсенә үстерергә һәм аны белгечләрдән гел тикшертеп торырга кирәк.

Аллаһ Илчесенең Кыямәт көнендә җавап тотачагыбыз турында әйткән васыятен истә тотарга кирәк: «Аллаһ каршына басканнан соң... фән белән шөгыльләнгән һәм бүтәннәрне гыйлемгә өйрәткән кешегә Аллаһ аңа Үзе биргән сәләтләр турында исенә төшерергә мөмкинлек бирәчәк, һәм ул кеше аларны таныячак. (Аллаһы Тәгалә) әйтәчәк: «Син алар белән ни рәвешле файдаландың?» Тегесе җавап бирәчәк: «Мин гыйлем алдым һәм белгәннәремне башкаларга да өйрәттем, Коръән укыдым – боларның барысы да Синең ризалыгың өчен иде. (Аллаһы Тәгалә) әйтәчәк: «Син алдалыйсың. Син, дөрестән дә, гыйлем алдың, әмма ул (синең турында) «син күп белүче» дип әйтсеннәр өчен генә иде. Һәм син (синең турында) «ул – изге Коръәнне укучы» дип әйтсеннәр өчен Коръән укыдың. (Синең турыда) шулай дип әйттеләр дә». Шуннан соң аны барасы юл буенча йөзе белән аска каратып Утлы җәһәннәмгә сөйрәргә һәм шунда ташларга кушылды».

Коръәнне ихласлык белән укучы, аерым кеше белән Аллаһ арасында чит телләрдән оста тәрҗемә итүгә охшаган, безгә күренми торган «күпер» булып калырга гына тиеш. Ул изге сүзләр дөньясында гизүче, җанны өзгәләүче, әмма үзенең «кулы» турында ни үзенә, ни әйләнә-тирәдәгеләргә искә төшерми торган үтә күренмәле озата баручы кебек булырга тиеш.

Әңгәмәдәш – Рамазан Ибраһим.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: