Шәһри Казан

Ислам тег белән яңалыклар

  • 18 август 2019 - 08:30
    Илсөя Бәдретдинова «Соңгы вакытта Коръәнгә обновленияләр киләме соң?.. Аңламыйм! Аңлатыгыз әле…»
    Җырчы Илсөя Бәдретдинова үзен борчыган сорауларга ачыклык кертмәкче. Быел ул берничә җирдә корбан ашында булган. Аны төрле җирдә төрле йола булуы шаккатыра. Җырчының дин, корбан ашларына карата фикере халыкта да зур кызыксыну уяткан. 
  • 12 июль 2019 - 14:59
    Ихласлык – Ислам юлдашы
    Кешенең бу дөньяда кылган барлык яхшы һәм начар гамәлләренә дә Аллаһ Тәгалә тарафыннан бәя куела. Ихласлыкка ирешү адәм баласына ансат бирелми. Ихлас гамәлләр, ниятләрне һәрвакыт дөресләп торырга кирәк. Ә моңа ирешү өчен нәрсәләр эшләргә тиешбез соң? Әлеге сорауларга җавап табарга тырышып, Казан Ислам институты мөгаллиме, Казан шәһәренең «Өметлеләр» мәчете имам хатибы Алмаз хәзрәт Сафин белән фикер алыштык.
  • 29 ноябрь 2018 - 07:55
    Авылга мулла кайтмаса, шайтан кайта
    Электрик булып эшләүче берәү авылда имам да булып тора икән. Мәчеткә дин дәресләренә йөргән баладан әнисе, ничек, улым, үскәч мулла булырсыңмы инде, дип уенын-чынын бергә кушып сорагач, юк, әни, мулла булып булмый, мин багана башына менә алмыйм, дигән.
  • 31 гыйнвар 2018 - 16:25
    «Кемнең гайбәтен сөйлисең, шуңа үзеңнең савапларыңны бирәсең»
    Кайвакыт сүз башлаганда, гайбәт икәнен белсәк тә, үзебезне аклагандай, гыйбрәт өчен дип куябыз. Бер карашка, ул чынлап та гыйбрәт өчен әйтелгән сүз кебек. Ә гайбәт нәрсә ул? «Кабан арты» мәчете имам хатибы Йосыф хәзрәт Дәүләтшин белән шул хакта әңгәмә кордык.
  • 27 октябрь 2017 - 11:53
    «Намаз укучының алдыннан үтү – зур гөнаһ» (Намаз турындагы 23 сорауга ҖАВАП)
    Аллаһы Тәгалә «Мөэминүн» сүрәсендә намаз укучылар турында шатлыклы хәбәр бирә: «Намазларын тиешенчә үтәүчеләр – бөек мирас ияләредер, аларның мираслары Фирдәүс җәннәте һәм алар анда мәңге калачаклар». Әлеге гыйбадәтне һәркем кимчелексез, дөрес итеп башкарырга омтыла. Әмма намаз уку тәртибен белгән кебек булсак та, аңа кагылышлы сораулар еш туып тора. Газета укучыларыбыздан да андый сораулар еш килә. Без аларны «Өмет» мәчете имам хатибы Равил хәзрәт Бикбаевка юлладык.
Реклама