16+

Ир дәрәҗәсе түбәндә...

20 яшь - яшьлекнең иң гүзәл, чиста чагы. Тормыш тәҗрибәсен тирә-яктан күзәтеп, әкрен генә киләчәк «букча»сына туплап баручы студент кызлар без. Укудан соң бетмәс-төкәнмәс хыял диңгезенә дә чумып алабыз. Кыз-кыркынның, үзегез беләсез, төп темасы егетләр инде.

Ир дәрәҗәсе түбәндә...

20 яшь - яшьлекнең иң гүзәл, чиста чагы. Тормыш тәҗрибәсен тирә-яктан күзәтеп, әкрен генә киләчәк «букча»сына туплап баручы студент кызлар без. Укудан соң бетмәс-төкәнмәс хыял диңгезенә дә чумып алабыз. Кыз-кыркынның, үзегез беләсез, төп темасы егетләр инде.

Тик 15-16 яшьлекләрдән аермалы буларак, без инде зурлар, акны карадан аерырлык. Тормыш йөген тартырдай, кулыннан эш килә торган сәламәт ир-егетләр турында сөйләнәбез.
Ир иткән дә хатын, юк иткән дә хатын, диләр бит. Тик ул юк ирне ничек итеп ир итәргә кирәк соң? Бармы соң ул чын ирләр? Кайдан эзлик аларны? Метроданмы, кафеданмы, театрданмы, әллә инде интернет челтәре ашамы? Тапкан очракта да безгә ниндиләре туры килер? Менә шунысы куркыта да инде...
Күзәтүләрдән генә чыгып әйтәм, 20 яшьлек тәҗрибәсез кызларны хәзер күбрәк 50-60 яшьлек бабайлар сайлый. Ә шыгырдап торган ир-егетләребез үзләреннән олырак әбекәйләрне аулыйлар. Нәрсә бу? Мәхәббәткә киртә юк, диләр. Тик мондый яратулар элек меңгә бер генә очраган, күбрәк сугыштан соң булгалаган. Россия, чит ил сәхнә йолдызлары үрнәген бик тиз отып алды, ахры, егетләребез. 2 балалы 40 яшьлек хатынның 21 яшьлек егеткә кияүгә чыгуын хәзер гадәти хәл дип кабул итәбез. Үзеннән соң нәсел калдырырга тиешле ирләребез фатирлы, бай хатыннар эзли. Тырышып эзләгәндә теләкләренә бик тиз ирешәләр дә, чөнки аерылган, тол калган хатыннар белән дөнья тулган.
19 яшьлек таныш егетем 12 яшьлек кызы булган хатынга өйләнде. Гөрләтеп туй ясадылар, начар яшиләр димәс идем. Уртак балалары да бар. Кызы бу егеткә «папа» дип дәшә. Әйе, кызык та, кызганыч та. Кызганыч, бу гаиләнең йөген башы-аягы белән хатын өстери. Акча да, руль дә, тәмәке дә хатын кулында, ә ире хатынының бар «каприз»ын үтәүче генә. Комфорт, дөнья малына кызыгып яратусыз яшәү кирәкме танышыма? Шундый үз-үзләреннән чүпрәк ясаган ир-егетләрне туздырып, сүгеп утырганда, бүлмәдәш кызларым миңа ябырылдылар. Янәсе, киресенчә, әби-түтәйләр үзләре егетләребезне тырнакларына эләктерәләр икән бит. Бер-бер артлы интернеттан тапкан мисалларны китерә башлагач, сатулашып тормадым.
Үзем мөселман кызы булгач, мөселман егетләрен дә астан гына күзәткәлим. Бөтен ышанычым аларда. Ләкин... Күп кенә мөслимәләр дини егетләрдән читкәрәк тайпыла икән бит. Сәбәбе дә бик гади: егетләр дөнья көтәргә әзер түгел! Сүз дә юк, һәр мөселманның тормышында Аллаһы Тәгалә беренче урында, әмма чын мөселман ахирәт белән дөньялык тормышына бер күзлектән карый белергә тиештер дип уйлыйм. Гафу итәрсез, ләкин көне-төне мәчеттә утырып кына, гаиләне туендырып булмый бит! Мөселман гаиләләренең еш таркалу сәбәбе шушы түгелме? Хатынша урынына интернет челтәрендә мөслимә кызларыбызның фотолары астына «яулыгыңны дөрес бәйләмәгәнсең», «җиңеңне аскарак төшер», «тырнак буярга ярамый» ише искәрмәләрен биреп утырганчы, бәлки аларга төзисе гаиләләре турында кайгырта башларга кирәктер? Өйләнгәч, хатынын да эшләтмәсә, нинди акчага яшәргә кирәк соң?..
Ни әйтсәң дә, шунысы ачык мәгълүм: ирләрнең дәрәҗәсе төшә бара, җәмәгать.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading