16+

Авылны үзгәртү өчен күпме акча кирәк? Татарстанда үзара салым серләре

Агымдагы елда үзара салым программасында 872 торак пункт катнашкан.

Авылны үзгәртү өчен күпме акча кирәк? Татарстанда үзара салым серләре

Агымдагы елда үзара салым программасында 872 торак пункт катнашкан.

Үзара салым программасы гамәлдә булган 14 ел эчендә авыл зиратлары тиешле хәлгә китерелгән, урам-юл челтәрләре яхшыртылган, авыл торак пунктлары су һәм яктырткычлар белән тәэмин ителгән, җәмәгать урыннары төзекләндерелгән.

Эш нәтиҗәсе һәм халыкның активлашуы елдан-ел сизелә, дип билгеләп үтте Татарстан муниципаль берәмлекләре советы башкарма секретаре урынбасары Аркадий Семенычев Татарстан Дәүләт Советында узган Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында. 

  • Белгәнегезчә, авыл кешеләре җыйган акчалар республика бюджетыннан субсидияләнә. Җыелган һәр сумга бюджеттан тагын дүрт сум өстәлә. 2013 елдан 2026 елга кадәрге арада республика бюджетыннан барлыгы 12,9 миллиард сум бүлеп бирелгән. Агымдагы елда үзара салым программасында 872 торак пункт катнашкан. 

Бүген авылларда үзара салым мәсьәләсе буенча халык җыеннары уза. Киләсе елда нинди эшләр башкарырга җыеналар һәм нәрсәләр төзекләндереләчәк? Авыл җирлекләренә шалтыратып, шулар хакында сораштык. 

Валерий Шрыков, Мамадыш районының Шәдче авылы җирлеге башлыгы:

авыл. фото автора

— Безнең Шәдче авыл җирлегенә җиде авыл керә. 2014 елдан бирле аларда 28 миллион сумлык төзекләндерү эшләре башкарылды: зиратлар койма белән әйләндереп алынды, су башнялары тотылды, клубларга ремонт ясалды.
Сабан туйлары, гадәттә, авылдан читтә — болынлыкта уза. Ел саен аның урынын әзерләп, эскәмияләр ташып, сәхнә корып, колгалар утыртып шактый мәшәкатьләнә идек.

Шуңа күрә Юкәче һәм Шәдчедә бәйрәм мәйданчыкларын авыл эчендә ясадык. Анда ике яруслы эскәмияләр урнаштырылды, аларны ике елга бер буяп, яңартып торабыз. Хәзер өлкәннәргә дә, кечкенә балаларга да Сабан туена ерак йөрисе юк — барысы өчен дә бик уңайлы. Моны күреп, башка авыллар халкы да кызыкты, үзләрендә дә шундый ук мәйданчыклар булдыруны сорый башлады. Киләсе елга андый мәйданны Ямаш авылында эшләргә җыенабыз.

Шулай ук киләсе елга үзара салым акчаларын юлларны төзекләндерүгә юнәлтергә планлаштырабыз. Әлеге программа үзенең нәтиҗәлелеген тулысынча раслады. Баштарак халык моңа бераз шикләнеп караса, хәзер асылын аңладылар, үзләре үк актив кушыла: күпме акча җыясын да, нинди эшләр башкарырга кирәклеген дә тәкъдим итеп торалар. Элегрәк кеше башыннан 5 меңәр сум җыйган чаклар да булды, ә киләсе елга 1-1,5 мең сум тирәсе дип килештек. Бу мәсьәләне һәр авыл үзе хәл итә.

Буа районының Яңа Чәчкаб авыл җирлеге башлыгы Динә Абдрахманова:

авыл. фото автора

— Халыкның теләктәшлеге һәм әлеге программа ярдәмендә авыллардагы иң мөһим көндәлек проблемалар хәл ителә. Үзара салым программасы эшли башлаганнан бирле, бөтен юлларга, хәтта тыкрыкларга да вак таш җәелде. Бу — халыкны борчыган иң зур мәсьәлә иде. Әмма юлларны даими рәвештә яңартып торырга кирәк. Чокыр-чакырлы урыннарга таш сатып алып, халык үз көче белән аларны җәеп, тигезләп куйды.

Әхмәт һәм Яңа Куҗак авылларында су трассалары бик нык тузган иде. Халык үтенече белән, берничә ел дәвамында акчаның бер өлешен насосларны ремонтлауга тоттык. Быелдан инде су трассаларын карап торучы махсус оешма белән эшлибез. Шул ук авылларда, зиратларны тәртиптә тоту өчен, бензин белән эшли торган пычкы һәм триммер сатып алдык. Моннан тыш, үзара салым акчасына Кыр Тәүгелдесе белән Яңа Чәчкап зиратлары янында контейнер мәйданчыклары төзеп куйдык.

Үткән ел Яңа Чәчкап авылында — 5, Яңа Куҗак авылында 1 кое булдырылды. Шуларның дүртесе авария хәлендә иде — аларны күмеп, янәшәдә яңалары казылды, ә икесе бөтенләй яңа урыннарда барлыкка килде. 
Киләсе елга авыл халкы белән үзара салымның төп өлешен юлларны яңартуга тотарбыз дип килештек. Акчаны ел да 100 процент күләмендә җыябыз. Бу исә халыкның программа нәтиҗәлелегенә ышануын күрсәтә.

Радик Хәйретдинов, Саба районының Шекше авылы җирлеге башлыгы:

авыл. фото автора

— Безнең авыл җирлегенә кергән өч авылда да халык җыеннарын 19 ноябрьдә уздырырга планлаштырабыз. Үзара салым акчасын, елдагыча, юлларны төзекләндерүгә тотарга дип ниятләп куйдык. Моның өчен кеше башыннан 500әр сум акча җыярга сөйләштек. Бу акчалар юллар салуга һәм ремонтлауга юнәлтеләчәк. Шөкер, бүгенге көндә юлларыбыз бик яхшы хәлдә.

Ә инде чишмәләрне төзекләндерү, мәчетләрне яңарту, күпер салу һәм зират коймаларын тоту кебек эшләрне иганәче егетләребез үз өстенә ала. Кышкы чорда исә өч авылда да юлларны «Игенче» җәмгыяте даими чистартып тора. Авыл халкының үзара бердәмлеге һәм шундый игелекле егетләребез ярдәме белән авылларбыз елдан-ел матурлана. 

Илфира Шакирова, Арча районының Наласа авыл жирлеге башлыгы:

авыл. фото автора

— Халык бу программада бик актив катнаша, чөнки үз акчаларының кая тотылганы ачык күренеп тора. Башкарылган эшләрнең нәтиҗәсе дә күз алдында: яңа балалар мәйданчыклары төзелде һәм аларны бүген дә камилләштерү дәвам итә. Моннан тыш, су торбалары төзекләндерелде, су башнялары әйләндереп алынды һәм зират коймалары яңартылды. Урамнарыбыз да хәзер якты — баганалардагы яктырткычларны даими алыштырып торабыз. 
Быелгы ел аеруча уңышлы булды: авылыбыз яшьләре өстәмә акча җыеп, чишмәгә төшә торган юлга таш юл түшәтте. Шөкер, халык белән уртак тел табып, аңлашып эшлибез, авылдашларыбыз ярдәм итәргә һәрчак әзер.

2025 елда халыкның үзара салым акчалары нәрсәләргә тотылган?

55,7 проценты — юл эшләренә (шул исәптән күперләрне карау)

15,5 проценты — авыл территорияләрен төзекләндерү

9,7 проценты — су белән тәэмин итү эшләренә 

5,1 проценты — зиратларны карауга

4,4 проценты — юлларны карауга 

2,6 проценты — башка чараларга

2,0 проценты — спорт һәм балар мәйданчыклары төзү һәм төзекләндерүгә

1,9 проценты — янгын куркынычсызлыгы белән тәэмин итүгә

1,6 проценты — һәйкәләр, стеллалар куюга һәм төзекләндерүгә һәм башкалар

1,4 проценты — массакүләм ял итү урыннарын төзекләндерүгә

авыл. фото автора

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading