16+

Ир кешегә үзенең үлгән хатынын юарга ярамый, ә хатыны үлгән иренә госел коендыра ала

Башы Госелгә кагылышлы кагыйдәләр Әгәр үлгән хатын-кызга госел коендырырга һәм кәфенгә төрер­гә хатын-кыз булмаса, ир кешегә аңа тәяммүм кылырга кирәк була. Хатын-кызның эч киеме салдырылмый, кәфен мәснүн кием өстеннән кидерелә. Ир кешегә үзенең үлгән хатынын юарга ярамый. Әгәр башка ир кеше булмаса, хатыны үлгән иренә госел коендыра ала. Әмма башка...

Ир кешегә үзенең үлгән хатынын юарга ярамый, ә  хатыны үлгән иренә госел коендыра ала

Башы Госелгә кагылышлы кагыйдәләр Әгәр үлгән хатын-кызга госел коендырырга һәм кәфенгә төрер­гә хатын-кыз булмаса, ир кешегә аңа тәяммүм кылырга кирәк була. Хатын-кызның эч киеме салдырылмый, кәфен мәснүн кием өстеннән кидерелә. Ир кешегә үзенең үлгән хатынын юарга ярамый. Әгәр башка ир кеше булмаса, хатыны үлгән иренә госел коендыра ала. Әмма башка...

Башы

Госелгә кагылышлы кагыйдәләр

Әгәр үлгән хатын-кызга госел коендырырга һәм кәфенгә төрер­гә хатын-кыз булмаса, ир кешегә аңа тәяммүм кылырга кирәк була. Хатын-кызның эч киеме салдырылмый, кәфен мәснүн кием өстеннән кидерелә.

Ир кешегә үзенең үлгән хатынын юарга ярамый.

Әгәр башка ир кеше булмаса, хатыны үлгән иренә госел коендыра ала. Әмма башка хатын-кыз, гәрчә ул мәхрәм булса да, бу эштә катнашырга тиеш түгел. Әгәр мәетнең хатыны булмаса, биредә бары тик хатын-кызлар гына булса, госел коендырырга ярамый. Тәяммүм кылырга кирәк. Тәяммүм кыла торган хатын-кыз кулына перчатка кияргә тиеш.

Мәетнең чәчләрен һәм сакалын тарарга ярамый.

Мәетнең күзләренә сөрмә сөртергә ярамый.

Мәетнең чәчләрен һәм тыр­накларын кисәргә ярамый.

Мөмкин булса, ясалма теш­ләрне салдырыгыз.

Хәез яки нифас халәтендә хатын-кыз мәетне юарга тиеш түгел. Бу тыела.

Мәетнең тәнендәге җитешсезлекне беркайчан да башкаларга ачмагыз.

Әгәр кешенең башы гәүдәсез табылса, госел кылынмый. Аны тукымага төрергә һәм күмәргә кирәк.

Әгәр кеше гәүдәсенең яртысыннан күбрәк өлеше башсыз яки башы белән табылса, ­госел кылу мәҗбүри булып тора. Ярты өлеше башсыз табылса, ­госел кылынмый. Әгәр гәүдәнең ­яртысыннан азрак өлеше табылса, башы булса да, госел кылынмый.

Әгәр мәет мөселман территориясендә табылса, госел кылына, гәрчә шәхесе ачыкланмаса да. Әгәр мәетнең мөселман түгеллеге ачыкланса, госел кылынмый.

Әгәр, мәсәлән, бәхетсезлек очрагы булганда, күп кенә мөселман гәүдәләре мөселман булмаган кеше гәүдәләре белән буталганда, һәм тәңгәлләштерү мөмкин булмаганда, бу мәетләргә барысына да госел кылына.

Әгәр мәеткә су җитмәгәнлектән тәяммүм кылып бетергәннән соң су табылса, госел кылына. Әгәр мәет госелсез калып, әле кабергә туфрак салынмаган булса, гәүдәне юарга һәм госел кылырга кирәк. Кабер ябылганнан соң, мәеткә госел кылу һәм кәфенләү өчен аны яңадан ачу рөхсәт ителми.

Мәет юу тәртибе

Мәетне юганда һәм кәфенләгәндә берничә генә кеше булуы хәерле. Өч кеше төп юучыга булыша. Беренчесе комганга су салып тора, икенчесе комганны юучыга биреп тора. Өченчесе мәет юган суны түгеп тора. Мәетне госел коендырганда җылы су кулланырга кирәк. Суның температурасын беләкне чылатып белергә мөмкин. Тотылган су унитазга түгелә. Авыл җирендә кеше йөрми торган урынга түгәргә кирәк.

1. Мәет юыла торган җиргә (колашага) мәет аркасы белән яткырыла. Мөмкин булса, аяклары кыйблага таба юнәлдерелә.

2. Мәетнең гаурәт җирләрен юган һәм кәфенләгән вакытта ябып торалар.

3. Мәет юыла торган җиргә юучы һәм ярдәмчеләрдән башкалар кереп чыкмый. Төрергә салган вакытта ярдәмчеләр кирәк булса гына, алар чакырылалар.

4. Мәет юучы тәһарәтле булырга тиеш. Тәһарәтсез яисә хәез хәлендә мәет юу мәкруһтыр (эшләнүе хупланмаган һәм гамәлнең савабын киметкән нәрсәләр).

5. Мәет юганда кирәкле сүзләр генә сөйләнелә, юк-бар сүзләр сөйләнелми.

6. Мәет юучы ният кыла: «Ният кылдым бу мәеткә госел тәһарәте алдырырга» яки «Ният кылдым бу мәеттән госел тәһарәтен төшерергә».

7. Мәетне юа башлаганда «Бисмилләһир-рахмәнир-рахим» дип башлана.

Беткәнчегә кадәр «Гуф­раанәкә йәә Рахман» догасы еш укыла.

Мәгънәсе: «Аллаһым, мәгъфирәтеңне телим».

Тагы «Имәнүм мүфәссәлүн» (тулы иман) догасы укыла:
«Әмәнтү билләәһи вә мәләә'икәтиһи вә кутубиһи үә расүлиһи үәл йәүмил-әхыйри үәл кадери хайриһи үәл-шәрриһи минәллаһи Тәгалә вәл бәгсу бәгъдәл мәүт».

Мәгънәсе: «Аллаһы һәм Аның фәрештәләренә һәм Аның китапларына һәм Аның илчеләренә һәм ахыргы көнгә һәм бөек Аллаһыдан яхшылык белән явызлык тәкъдир булып иңүенә һәм үлгәннән соң яңадан терелүгә ышанам».

Мәетне әз генә утырткан кебек күтәреп, корсагына бераз басыбрак сыпырыла. Бу нәҗес чыксын өчен эшләнелә. Берничә тапкыр кабатлана. Нәҗес юылып төшерелә. Истинҗа алдырыла. Юучы, перчатка киеп, чүпрәкне бар макларына чорный, мәетне истинҗа алдыра. Бу эшне өч мәртәбә кабатлый. Һәр мәртәбәсендә чүпрәкләрне алмаштыра. Сабын да кулланырга мөмкин. Аннан юучы перчаткаларын чистага алыштыра.

Тәһарәт
Тәһарәт алдырганда:
1) авыз-борын мәсех иттерелә, эчләренә су кертелми. Юучы, бер чүпрәкне бармакларына чорнап, юешләтә. Бу юеш чүпрәк белән мәетнең иреннәрен һәм борын тишекләрен мәсех иттерә;

2) бит өч мәртәбә юыла;

3) терсәккә кадәр куллар юыла. Элек уң, аннан сул кул өчәр мәртәбә юыла;

4) баш мәсех иттерелә;

5) аяклар юыла. Башта уң аяк, аннан сул аяк өчәр мәртәбә юыла;

6) тәһарәттән соң, мәетнең өстенә җылы су коела.

Госел коендыру

Тәһарәт алганнан соң мәеткә госел коендырыла. Ирләр дә, хатын-кызлар да бер төрле юыла, фәкать хатыннарның чәчләре ике яки өчкә бүленеп үрелә.

Мәетнең чәчләре һәм башы (ирләрнең сакалы да) өч тапкыр юыла.

Мәетне сул якка борып, уң ягы өч мәртәбә юыла. Муеннан алып табаннарына кадәр юыла, бармак араларына да су эләгергә тиеш. Гаурәт җирләрен каплаган җәймә астына да су сибелә.
Уң якка борып, сул ягы шулай ук өч мәртәбә юыла.

Мәетнең аркасын гадәттә як-якка борганда юалар.

Мәет юылганнан соң, колаша сөртелә, әйләндерә-әйләндерә астына чиста иске юрган тышлыгы яисә җәймә куела, һәм мәет өстенә яткырыла, икенче чүпрәк ябып корытыла.

Кәфен кагыйдәләре
Мәетне күмгәндә төреп күмелә торган тукыма кәфен дип атала. Кәфен ак тукымадан булырга тиеш. Озынлыгы вафат кешенең буена карап 8дән 10 метрга кадәр була. Хатын-кызларга гадәттә 10-12 м тукыма кирәк була. Тукымадан тыш 10 м марля да кирәк була.

Кәфенлек сөннәт буенча ак төстә булырга тиеш. Кәфен аша мәетнең тәне күренергә тиеш түгел. Әгәр җитди сәбәпләр аркасында ак тукыма булмаса, башка төстәге кәфен дә ярый. Әмма, шулай да, хатын-кызларга килешә торган ачык төсләр (кызыл, сары, кишер-сары) ирләр өчен мәкруһ.

Ирләр кәфене сөннәт буенча өч тукымадан тора, гозерле булганда, икесе генә дә җитә: лифафә һәм изар.

Хатын-кызлар өчен биш тукыма - сөннәт. Аерым очракларда түбәндәге өчесе белән генә чикләнергә мөмкин: лифафә, изар һәм баш яулыгы. Өчтән дә ким тукыма куллану мәкруһ санала.
Кәфенне алдан алып куярга һәм гомер буе сакларга мөмкин.

Әгәр кеше гәүдәсенең берәр өлеше яки башсыз гәүдәнең яртысы табылса, ул калдыкларны материягә төрергә һәм күмәргә кирәк. Моның өчен мәснүн кәфен кирәк түгел. Әгәр ярты гәүдәнең башы булса, ул өлешләрне кәфенгә төрер­гә кирәк.

Әгәр кабер ни рәвешледер ачылса, һәм гәүдә тышка чыкса, мәетне ниндидер максат белән кәфенсез калдырсалар, вәхшилек кылсалар, аны кәфен мәснүнгә төрергә кирәк. Мәет таралмаган очракта шулай эшлиләр. Ә таралган мәетне материягә төреп күмәләр.

Ирләрнең кәфенлеге
Өч өлештән тора:
1. Камис - ахирәт күлмәге. Күлмәк кебек өскә киеп куела, озынлыгы - муеннан үкчәгә кадәр. Озын тукыманы икегә бөкләп, бөкләгән җиреннән баш сыярлык итеп кисәләр. Мәетне алдан да, арттан да каплап тора.

2. Изар - мәетне баш очыннан табанга кадәр кап­лап тора.

3. Лифафә - тышкы тукыма, ул баш очыннан алып табанга кадәр бөтен гәүдәне каплап тора. Изардан 60 см озынрак була.

Кайбер төбәкләрдә башка ябырга чалма да кулланыла.

Хатын-кызларның кәфенлеге
Биш өлештән тора:
1. Ахирәт күлмәге - муеннан үкчәгә кадәр. Мәетнең чәчләре озын булса, икегә буленеп, ахирәт күлмәгенең өстенә күкрәккә куела.

2. Баш яулыгы чәчләрен капларлык зурлыкта була. Йөзе һәм чәчләре бу яулык белән ябыла.

3. Изар баштан табанга кадәр каплап тора.

4. Хирка, күкрәк яулыгы - муеннан тез өстенә кадәр.
5. Лифафә - тышкы тукыма, ул баш очыннан алып табанга кадәр бөтен гәүдәне каплап тора. Изардан 60 см озынрак була.

Кәфенлек әзерләү тәртибе

Ирләр өчен:
Ахирәт күлмәген кисү (озынлыгы - муеннан аякка кадәр, киңлеге - 1 иң). 20x20 см үлчәмдә Т хәрефе формасында баш сыярлык итеп киселә.

Изар кисү, озынлыгы - баштан аякка кадәр 2 буй. Тукыманың киңлеге 1,5 метрдан таррак булса, ялгап, киң итеп тегелә. Теккәндә бер өлеше икенче өлешенә 2 см менгертелеп ялгана. Теккәндә гади ак җеп кулланыла, җепне саплаганда төйнәмәскә, төкерек тидермәскә. Тукыма киң булса, текмичә дә җитә.

Лифафә киселә, озынлыгы - изардан 60 см озынрак. Кирәк булса, изар кебек тегелә (киңлеге 1,5 м булса, тегелмичә дә җитә).

Чалма өчен 2 м тукыма кисеп куела.

Хатын-кызлар өчен:

Ирләргә әзерләгән кебек, ахирәт күлмәге, изар һәм лифафә киселә. Баш яулыгы 50x50 см итеп киселә. Шулай ук муеннан тез өстенә кадәр озынлык­та хирка - күкрәк яулыгы киселә. Озынлыгы - 50 см, киңлеге - 70 см тирәсе.

Ирләргә дә, хатыннарга да кирәкле әйберләр:

Гүргә иңдерү өчен озынлыгы 2,5 м булган 3 кисәк марля киселә. Дүрткә бөкләп ике яктан тигез итеп төрелә.

Бәйләү өчен бинтлар, чүпрәкләр киселә.
Гүргә иңдерүчеләргә һәм кабернең 4 ягында торучыларга сәдака итеп бирү өчен сөлгеләр әзерләнә (6-7 данә).

Вафатның кәфенне пычратырлык яралары булса яки нечкә урыннардан юешлек чыгып, бот арасына куярга кирәк булса, марля арасына мамык тыгып, астар (прокладка) әзерләнә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading