16+

“Ирләренә ияреп дин кабул иткән рус кызлары да, намазга басарга тәвәккәлли алмаган татар кызлары да бар”

Россия мөселманнары диния нәзарәтенең мөселман ир-атларының башка диндәге кызларга өйләнүен тыю турындагы фәтвасы шактый фикер уятты.

“Ирләренә ияреп дин кабул иткән рус кызлары да, намазга басарга тәвәккәлли алмаган татар кызлары да бар”

Россия мөселманнары диния нәзарәтенең мөселман ир-атларының башка диндәге кызларга өйләнүен тыю турындагы фәтвасы шактый фикер уятты.

Ике төрле фикер
Россия мөселманнары диния нәзарәте мөселман ир-атына чит дин, шул исәптән китап кешеләре вәкилләре белән гаилә корырга ярамый дигән фәтва чыгарган, шунда ук “аерым очракларда” рөхсәт ителә кебегрәк искәрмәсе дә бар. Фәтва авторлары фикеренчә, “ике төрле милләттән барлыкка килгән гаиләдә проблемалар туа, әйтик, балаларны ислам дине буенча тәрбияләүдә. Гадәттә, баланы хатын-кыз тәрбияли, аңа үзенең карашларын сеңдерә. Киләчәк буынның әтисенең динен алуы икеле, бу исә мөселман тамырларының югалуына китерә. Дин мәсьәләсендә охшашлык бәхетле тормыш өчен мөһим шарт булып тора”. Шул рәвешле әлеге мөрәҗәгатьне алар мөселман гаиләсе институтын ныгыту дип аңлата.

Татарстан мөселманнары диния нәзарәте исә әлеге фәтва белән килешми. Нәзарәтнең матбугат үзәгеннән алынган хатта: “Татарстан мөфтиятенең катнаш никахлар уку мәсьәләсендә позициясе Кәлам Шәриф аятьләрен турыдан-туры тәфсирләүгә һәм мәзһәб традицияләренә нигезләнә. Россия Федерациясе җирлегендә иң киң таралыш алган Хәнәфи мәзһәбе нигезләмәләре буенча, мөселман иренә Китап әһелләре (христианнар һәм яһүдиләр) белән никах укыту рөхсәт ителә. Әлеге кагыйдә исламның башлангыч чорында, мәзһәбләр барлыкка килгәнче үк гамәлдә булган һәм бүгенге көнгәчә үз көчендә тора”, – диелгән.

Карар юридик көчкә ия түгел
Россия мөселманнары диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдиновның бу мәсьәләгә карата фикере белән социаль челтәрдәге битендә танышып була. Россия дөньяви дәүләт буларак, Россия диния нәзарәте карары билгеле бер җәмгыять эчендә булган, ягъни дин буенча яшәргә омтылган мөселманнар өчен чыгарылган һәм аның юридик көче юк, дип аңлата ул бу фәтваны. “Фәтвадан күренгәнчә, Россия территориясендә конфессияара никахлар, аерым алганда, Китап әһелләре (христианнар һәм яһүдиләр) вәкилләре белән никах билгеле бер очракларда гына җирле мөфти карары белән генә ярый, ул конкрет очрак буенча бөтен шартларны истә тотып хәл итә.

Христиан динендәге яки яһүди кызның Бер Аллаһны, Гайсә һәм Мөхәммәдне пәйгамбәр буларак таныган һәм Коръән буенча яшәргә әзер булуын белдергән очракта аның мөселманга кешесенә кияүгә чыгу хакы бар. Әмма Россия диния нәзарәте карары дин буенча яшәргә омтылган мөселманнар өчен чыгарылган һәм юридик көчкә ия түгел, шуңа да аның өчен җаваплылыкка тартмыйлар”, – ди ул. Россия диния нәзарәтенең, мөстәкыйль орган буларак, үз фикерен белдерергә хокукы барлыгын да искәртә.

Үзе исә динара никах мәсьәләсендә хәнәфи мәзхәбе буенча фикер йөртү ягында. Башка диннәрнең дә фәтвадагы фикерләрне хуплавын ассызыклап, гаилә институтын саклауның мөһимленә басым ясый. Мөфти Равил Гайнетдиннең “Ислам: вероучение, поклонение, нравственность, закон» китабыннан өзек тә китерә ул: «Башка диннән булган ир-атка кияүгә чыккан мөселман кызына никах укылмый, чөнки ул балаларны тәрбияләү һәм исламны югалту куркынычы белән бәйле. Мөселман ир-аты башка диндәге кызга өйләнсә, монда да билгеле бер чикләр бар, күп Аллаларга табынган яки Аллаһка ышанмаган кешегә өйләнү тыела. Ә яһүди һәм христиан динендәгеләргә ярый. Тик монда кияүнең әти-әнисенә улларының дини карашларына игътибар итәргә кирәк. Ул бу яктан зәгыйфь һәм аның яки балаларының исламнан китү куркынычы булса, андый никахны булдырырга ярамый».

Мәскәү мөфтие Илдар Аляутдинов “РИА Новости”га биргән әңгәмәсендә, конфессияара никахның “хатын-кызга ислам дине якын булып, ул аның кануннарын хөрмәт итсә һәм иренә балаларны ислам традицияләре буенча тәрбияләргә каршы килмәсә”, рөхсәт ителүен билгеләп узган.

Катнаш никахлар сирәгрәк таркала
Татарстан Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе мәгълүматларга караганда, узган ел 4636 катнаш никах теркәлгән (2018 елда – 4769). Бу гомуми язылышучыларның 19 процентын тәшкил итә. Әмма шунысын әйтергә кирәк, кайсы милләттән булуын парлар үз теләкләре белән генә күрсәтә. Шуңа да бу якынча саннар.

ТР Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография фәнни-тикшеренү үзәге быел «Демографик кәеф» социологик сораштыру уздырган. Мондый сораштырулар илнең ун төбәгендә узган. Аның нәтиҗәләре буенча, катнаш никахларга карата мөнәсәбәт өйрәнелгән. Татарстанда респондентларның 70 проценты ике милләт кешесеннән торган гаиләгә карата уңай фикердә булуын белдергән һәм бу башка төбәкләр белән чагыштырганда югары күрсәткеч.
– Мин моны республикада ислам һәм христиан диненә бертигез күләмдә хөрмәт белән караудан күрәм, – ди Гаилә һәм демография фәнни-тикшеренү үзәге җитәкчесе Чулпан Илдарханова.     

Аның сүзләренчә, респондентларның 13 проценты гаилә корганда нинди милләт кешесе икәнлеге мөһим булуын белдергән. Катнаш шикахка уңай караучылар арасында хатын-кызлар күбрәк. Ир-атлар гаиләдә баланы хатын-кыз тәрбияләвен һәм әни кешенең милләте аңардан аерылып торганда, үзенең милләте өлешчә яки тулысынча югалу куркынычы барлыгын аңлый.

– Катнаш гаиләгә мөнәсәбәттә төп фактор булып дин тора. Дин тотучылар төрле милләттән булган никахка дингә ышанмаучыларга караганда өч тапкыр ешрак тискәре карашта. Моның өчен объектив сәбәп тә бар кебек. Бер яктан төрле диндә булып гаиләдә гармония тудыру җиңел түгел. Икенче яктан, аерылышучыларның сәбәбен тикшерү нәтиҗәсендә катнаш никахларда аерылу очраклары азрак булуын күрдек, – ди Чулпан Илдарханова.     

Яучы Гөлназ Мөхәммәт фикеренчә, яшьләр булачак ир яки хатыннарын ул фәтвага карап кына сайламаячак.
– Россия мөселман диния нәзарәте чыгарган фәтва гаиләне һәм динне саклауга юнәлтелгән. Әмма яшьләр өйләнешкәндә ул фәтвага карап кына карар кылмаячак. Яратам, шуңа өйләнәм, ди ул. Марҗа кызларының мөселман егетләренә кияүгә чыгып дин кабул итү очраклары белән еш очрашабыз. Шул ук вакытта татар кызына өйләнеп, аны намаз укырга, капланып йөрергә күндерә алмаган ирләр дә юк түгел. Югыйсә бер милләт кешеләре алар. Башка дин кешесенә өйләнергә тыелган очракта да алар өйләнми тормаячак, кирәк икән, никах укытырга да кешесен табачак. Безнең үзәккә рус милләтеннән булган ир-атлар мөрәҗәгать итә, әмма мин аларга үзләренә пар табу мөмкинлегенең аз булуын әйтәм, чөнки гадәттә үз милләт кешеләре белән танышырга телиләр, – ди ул.

Фото: http://pixabay.com

 

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading