16+

Исем алыштыру җисем алыштырумы?

Соңгы араларда яңа туган сабыйга исем куштыру, өлкәннәрнең исем алыштыруларына кагылышлы шактый гына бәхәсле сөйләшүләр ишетергә туры килде. Ахырдан, бәхәстә ничә кеше катнашса, шулкадәрле фикер яңгырый икән дигән нәтиҗә ясалды. Балага исемне ничек дөрес кушарга һәм исем үзгәртү кеше язмышына нинди йогынты ясый? Әлеге сорауларга ачыклык кертү максаты белән, без...

Исем алыштыру җисем алыштырумы?

Соңгы араларда яңа туган сабыйга исем куштыру, өлкәннәрнең исем алыштыруларына кагылышлы шактый гына бәхәсле сөйләшүләр ишетергә туры килде. Ахырдан, бәхәстә ничә кеше катнашса, шулкадәрле фикер яңгырый икән дигән нәтиҗә ясалды. Балага исемне ничек дөрес кушарга һәм исем үзгәртү кеше язмышына нинди йогынты ясый? Әлеге сорауларга ачыклык кертү максаты белән, без...

- Балага исемне никадәр тизрәк кушсак, шуның кадәр хәерле дип беләбез. Кайберәүләр, нарасыйны кырык көнгә кадәр чит-ят күзләрдән саклыйбыз, дип, исемне дә шул вакыттан соң гына куштыра. Бу дөресме?

- Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Ата-ана исем кушуга бик җаваплы карарга тиеш. Модага ияреп кенә бер көнлек исемнәр кушарга кирәкми. Ә исем кушуның вакытына килгәндә, аны никадәр тизрәк эшләсәк, шулкадәр яхшырак. Исем баланың өченче, җиденче яки ундүртенче көнендә кушылырга тиеш. Кырык көнгә кадәр исем кушмаска дигән нәрсә диндә юк, чөнки исем кушканда, бала азан ишетә. Ул күңеленә кереп кала. Баланың беренче тапкыр ишетелгән сүзләре азан булса, ул бик яхшы.

- Бер укучыбыз: «Хәзер төгәл генә хәтерләмим, әллә авылда укый торган бабай булмады, әллә үзебезнең дини белемебез җитеп бетмәгән, балаларның өчесенә дә исемне әби кеше кушкан иде. Балаларым үсеп җитте. Үзем дә олыгаеп барам. Менә хәзер уйга калдым, балага исемне хатын-кыз кушу дөрес түгелдер бит. Аларга исемнәрен яңартырга кирәк булачакмы?» - ди. Әлеге анага ни дип җавап бирерсез, Алмаз хәзрәт?

- Чыннан да, бу дөрес түгел. Чөнки исем кушканда азан әйтелә, ә аны ир-ат әйтә. Әгәр ниндидер сәбәпләр аркасында хатын-кыз кушкан икән, ул кешегә исемне, яшенә карамыйча, яңадан әйтергә кирәк. Бу эшне мәчет әһеленә генә йөкләү шулай ук дөрес түгел. Иң элек якын кешеләре үзләре башкарырга тиеш. Шуңа күрә һәр ир-ат исем кушарлык әти булсын иде. Бик якын кешеләр арасында андый ир-ат булмаган очракта гына мулла, хәзрәтләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

- Алмаз хәзрәт, яши-яши, исемнәреннән канәгать булмыйча, аны алыштыручылар да бар бит әле. Кешегә исеме туры килмәгәнлекне кайчан, нинди билгеләр аша аңлап була?

- Чыннан да, соңгы вакытта бик күп кеше исемнәрен алыштырырга дип мәчеткә килә. Кайсылары, тормышта авырлыклар туды, эшем бармый, гаиләдә аңлашылмаучанлыклар килеп чыкты, ди. Икенчеләре, бер әбигә бардык, исемең авыр, ямьсез икән, диде, шуның өчен килдек, ди. Сихер, бозык тимәсен, яңа исемем яшерен булып калсын, дип килүчеләр дә бар. Ни генә булмасын, исем алыштыру бик күркәм гамәл түгел. Исем алыштыру гына язмышны үзгәртми. Иң элек тәрбиябезне, әхлагыбызны күркәм итәргә кирәк. Әлбәттә, тормышлары җайланып киткән очраклар да була. Гомер буе исемемне алыштырасым килде, бу адымга аек акыл белән барам, диючеләргә каршы килмибез. Әмма әгәр исем төпле, мәгънәле икән, моны үзгәртергә кирәкми. Әти-әни кушканча булу күпкә хәерлерәк. Пәйгамбәребез Хәзн исемле бер кешене белгән. Ул кайгы дигәнне аңлата. Мөхәммәд галәйһиссәлам аңа: «Әйдә исемеңне алыштырабыз», - дигәч, «Минем әти-әнием шундый исем кушты, үзгәртмим», - дип каршы килгән Хәзн. Соңыннан аның балалары: «Безнең гаиләдә гел кайгы булды», - дип әйткәннәр.

- Димәк, исемне кайсы очракларда үзгәртергә мөмкин дип киңәш бирәсез?

- Мәгънәләре дөрес булмаганнарны үзгәртергә кирәк. Кешегә бәхетсезлек теләгән, мәгънәсе начарлыкка, бозыклыкка өнди торган исемнәрне яңарту хәерле булыр.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading