16+

Ислам дине ЭКО аша балага узуга ничек карый?

Җанны барыбер Аллаһы Тәгалә бирә. Сабыйның кыз баламы, ир баламы булачагын да фәкать Раббыбыз билгели. Шуңа күрә бу – үзенә күрә бер тырышу, үзенә күрә бала булсын дип бер хезмәт кую. Бала булсын өчен, моңа бөтен мөмкинчелекләрне эзләп, сәбәбен кылу дип тә әйтергә була моны.⠀ 

Ислам дине ЭКО аша балага узуга ничек карый?

Җанны барыбер Аллаһы Тәгалә бирә. Сабыйның кыз баламы, ир баламы булачагын да фәкать Раббыбыз билгели. Шуңа күрә бу – үзенә күрә бер тырышу, үзенә күрә бала булсын дип бер хезмәт кую. Бала булсын өчен, моңа бөтен мөмкинчелекләрне эзләп, сәбәбен кылу дип тә әйтергә була моны.⠀ 

“Иске таш” мәчете имамы Рамил хәзрәт Юныс:

– Бала ул – Аллаһы Тәгаләнең бүләге. Коръәни-Кәримдә Раббыбыз: “Теләгән бәндәмә – кыз бала, теләгән бәндәмә ир бала бирермен. Теләгәннәренә берсен дә бирмәмен. Теләгәннәренә кыз бала да, ир бала да булыр”, – дип әйткән. Зәкәрия пәйгамбәр гомер буе, бала бирүен сорап, Аллаһы Тәгаләгә дога кыла. Инде үзе туксан тугызга, балага узмый торган хатыны туксанга җиткәч кенә Раббыбыз аңа Яхъясын бирә. ⠀

Мондый очракларда без Ислам динендә иң элек бала сорап дога кылырга кушабыз. Эшне догадан башларга, Аллаһы Тәгаләдән сорарга кирәк. Доганы беркайчан да туктатмагыз. Балага уза алмау – Аллаһы Тәгаләнең бер сынавы ул. Хәзерге вакытта, организмны чистартып, һәртөрле шлаклардан котылып, балага узуның бик күп төрле ысуллары билгеле.⠀

Әгәр чистарынулар, төрле медицина ысуллары ярдәм итмәсә, табиблар,  балагыз булмаячак, дип вердикт чыгарса, ул вакытта шәригатебез ЭКО аша балага узу мөмкинлеген рөхсәт итә. Әмма монда берничә төрле шарт бар:
Беренчедән, никах булган сурәттә генә ир-ат белән хатын-кызның сперматозоидларын катнаштырырга, кушарга мөмкин.
Икенчедән, чит хатын-кызның яки чит ир-атның сперматозоидын алып, бигрәк тә пробиркада үстереп, аннан соң аны башка, чит хатын-кызга – суррогат анага куеп үстерү шәригать буенча тыела.

Әгәр ислам галимнәренең мондый рөхсәте, фәтвасы бар икән (егерме ел элек чыккан фәтва инде бу), моңа икеләнеп, шикләнеп карамаска кирәк. Ул Коръән һәм Пәйгамбәребезнең хәдисләре нигезендә чыгарылган, расланган. Бу берничек тә тыкшыну түгел. Чөнки җанны барыбер Аллаһы Тәгалә бирә. Сабыйның кыз баламы, ир баламы булачагын да фәкать Раббыбыз билгели. Шуңа күрә бу – үзенә күрә бер тырышу, үзенә күрә бала булсын дип бер хезмәт кую. Бала булсын өчен, моңа бөтен мөмкинчелекләрне эзләп, сәбәбен кылу дип тә әйтергә була моны.

Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading