16+

Ислам – мәрхәмәтлелек дине

Кайберәүләр ислам дине артына яшеренеп төрле әшәкелекләр кыла. Гаепсез кешене үтерәләр яки үзләрен корбан итеп, шартлаткыч куеп, күп халыкның үлүенә сәбәпче булалар. Бу коточкыч гамәлләрнең динебезгә бернинди дә катнашы юк.

Ислам – мәрхәмәтлелек дине

Кайберәүләр ислам дине артына яшеренеп төрле әшәкелекләр кыла. Гаепсез кешене үтерәләр яки үзләрен корбан итеп, шартлаткыч куеп, күп халыкның үлүенә сәбәпче булалар. Бу коточкыч гамәлләрнең динебезгә бернинди дә катнашы юк.

Чөнки ислам диненең нигезендә мәрхәмәтлелек ята. Ислам сүзнең тамыры сәлам сүзеннән тора, ягъни “тынычлыкны”, “иминлекне”, “сәламәтлекне” дигән мәгънәләрне бирә.

Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи үә сәлләм: “Бер кеше мөселманнар белән килешү төзегән бәндәне үтерсә, 40 ел еракка таралган җәннәтнең хуш исен дә татымас”, – диде. Кеше үтерү – ул зур гөнаһ. Хайбар сугышында Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) үзенең кияве Гали радыйяллаһү ганһүгә байракны тоттырганда шундый сүзләрне әйтә: “Аллаһ белән ант итәм, әгәр синең аша бер кеше һидәят юлына басса, ул синең өчен кызыл дөяләргә караганда яхшырак булыр”.

Гарәпләрдә дөя бик бәяләнә. Чөнки дөя чүл эчендә күп хезмәтне башкара һәм файда китерә. Кызыл дөя зурлыгы һәм чыдамлылыгы белән башка дөяләрдән өстен тора һәм иң кыйммәтле булып санала. Пәйгамбәребез (с.г.с.) кешеләрне үтерү һәм аларның байлыгына ия булуына теләмәде, ә иң мөһиме – аларның һидәяткә ирешүенә, иманга килүенә, бәхетле булуына һәм җәннәткә керүенә сәбәпче булу. 

Ни өчен кешеләр хәзер төрле агымнарга, секталарга яки ялгыш юлга керәләр? Чөнки ислам дине хакында булган мәгълүматны белмәгән кешеләрдән яки интернеттан алып өйрәнәләр. Ләкин иң дөресе башта мәчеткә барырга, имам белән танышып, аның белән сөйләшергә һәм киңәшләшергә кирәк. Чөнки имам – бөтен яхшы эшләрдә алда, башкаларга үрнәк, адашаканнарны туры юлдан алып баручы, караңгыда юл яктыртучы, яхшылыкның таралуына сәбәпче, киңәшче, авыр хәлгә калганнарга чыгу юлын күрсәтүче, йөрәгендә хаста булганнарга “рухи табиб”, халыкны берләштерүче, хикмәт иясе. 

Әби-бабайларыбыздан калган гореф-гадәтләрне дә өйрәнергә кирәк. Аллаһка шөкер, татар-мөселман дөньясында күп кенә галимнәребез бар. Шулар арасында Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, Ризаэддин Фәхретдин, Галимҗан Баруди, Муса Бигиев, Сөнгатулла Бикбулат, Габдрәхим Утыз Имәни әл-Болгари бар. Алардан калган китаплардан без гыйлем, хикмәт, гыйбрәт, тәҗрибә ала алабыз һәм дөрес юл буенча барачакбыз. 

Иң элек үзебездән, аннары гаиләдән, балаларыбыздан, туганнарыбыздан башларга кирәк.

Ибраһим хәзрәт Шаһимәрдәнов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading