16+

Камил хәзрәт Сәмигуллин: «Динне яхшылап белгән очракта гына кемнең дөрес булуын, кемнең ялгышуын әйтеп була»

Казанда узган «Идеологик каршы торуларга Коръәни һәм дөньяви караш: Якын Көнчыгышта псевдоислам структураларны җимерүнең геополитик нәтиҗәләре» II Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашучылар төрле илләрдәге мөселман өммәтендә ялган дини төркемнәр барлыкка килүгә бәйле үзгәрешләр, традицион булмаган исламга каршы торуның идеологик ысуллары турында фикер алышты.

Камил хәзрәт Сәмигуллин: «Динне яхшылап белгән очракта гына кемнең дөрес булуын, кемнең ялгышуын әйтеп була»

Казанда узган «Идеологик каршы торуларга Коръәни һәм дөньяви караш: Якын Көнчыгышта псевдоислам структураларны җимерүнең геополитик нәтиҗәләре» II Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашучылар төрле илләрдәге мөселман өммәтендә ялган дини төркемнәр барлыкка килүгә бәйле үзгәрешләр, традицион булмаган исламга каршы торуның идеологик ысуллары турында фикер алышты.

Конференцияне Изге Коръәнне һәм сөннәтне өйрәнү үзәге белән Татарстан мөселманнары диния нәзарәте «Россия - ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме чаралары планын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрде.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сүзләренчә, бүген дөнья цивилизациясе экстремизм, терроризм, качак­лар проблемалары белән очрашты. Бу исә ислам диненә кагылышлы яңа дискуссияләргә импульс бирә.

- Динне яхшылап белгән очракта гына кемнең дөрес булуын, кемнең ялгышуын әйтеп була. Аллаһы Тәгалә, бер-беребезне тану, ярдәмләшү өчен, безне төрле халыклар, кабиләләр кылды. Коръәндә «И кешеләр, Без сездән халыклар вә кабиләләр кылдык, бер-берегезне танып белер өчен. Дөреслектә, Аллаһ хозурында хөрмәтлерәгегез - тәкъвалырак булганыгыз. Дөрес­лектә, Аллаһ һәр нәрсәне белүче вә һәр эшегездән хәбәрдар» дигән аять тә бар. Бер генә кеше дә икенче кешедән өстен түгел. Бөтен милләт үзара дус-тату яшәгәндә генә тынычлык­ка ирешеп була. Диннәр арасында үзара каршылык, көрәш булырга тиеш түгел, аларның дус, аңлашып яшәве зарур. Халыклар дуслыгы күпмилләтле илнең мөһим нигезе булып тора, шулай булганда гына экстремизм­нан ерак торган сәламәт җәмгыять төзеп була. Илдә тынычлык булсын өчен дини үзәкләр, иҗтимагый оешмалар, дәү­ләт структурасы, халык берләшеп эшләргә тиеш. Экстремизмга каршы уртак көч белән генә каршы торып була. Монда дини оешмаларның аеруча зур роль уйнавын истән чыгармаска кирәк, - диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Россия Фәннәр академиясе уздырган тикше­ре­нү­ләрдән күренгәнчә, ­Россия­ халкының 30 проценты, дини оешмалар фәкать дини ихтыяҗлар өчен хезмәт итәргә тиеш, дип саный, калган 70 проценты, дини оешмалар иҗтимагый эшчәнлекнең барлык өлкәләрендә дә социаль роль башкара, шуның өчен дәүләт органнары алар белән хезмәттәшлек итәргә тиеш, дигән фикердә тора. Тагын бер статистика: православие динендәгеләрнең - 87 проценты, мөселманнарның 91 проценты «кешеләрнең дини хисләрен мәсхәрә итүне аклап булмый» дигән фикерне белдергән.

- Минем карашымча, XX гасыр дингә каршы көрәш чоры буларак танылса, XXI йөздә динне торгызабыз. Дини фактор елдан-ел халыкара һәм дәүләтләрнең эчке сәясәтендә зур роль уйный, - диде мөфти.
Тарих фәннәре докторы, профессор Айдар Хәбетдинов фикеренчә, XIX гасыр ахыры - XX гасыр башында татар галимнәре радикаль агымнарга каршы көрәшкән. Без дә моңардан гыйбрәт алырга тиеш.

- Шушы чорларда Кавказда Шамил фетнәсе, Урта Азиядә ишан фетнәсе, шулай ук Төркестан фетнәләре булуы билгеле. Радикализм, җиһад ул вакытта да актуаль булган. Баку, Польша, Литвада чуалышлар булган, берничә дистә мең кеше һәлак булган. Ә Казан, Уфа җирләрендә исә мондый характердагы сугышлар, конфликтлар булмаган, чөнки мөселман идеологлары Ризаэддин Фәхретдин, Галимҗан Барудилар, әлеге фетнәләр безнең территорияләргә дә таралмасын өчен, хөкүмәт белән солых төзегәннәр, хезмәттәшлек иткәннәр, - ди ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading