16+

Камил хәзрәт Сәмигуллин: "Ана кешегә әти булдыра алмаганны үтәргә туры килә"

Әти белән әни икесе дә бала тәрбияләүдә катнашуга карамастан, нәкъ менә ана кешегә әти булдыра алмаганны үтәргә туры килә. Адәм баласына әти-әнисенә яхшылык эшләүне әмер итеп, Аллаһы Тәгалә бары бер генә сәбәпне искә алды – ул да булса ана кичергән авырлыклар.

Камил хәзрәт Сәмигуллин: "Ана кешегә әти булдыра алмаганны үтәргә туры килә"

Әти белән әни икесе дә бала тәрбияләүдә катнашуга карамастан, нәкъ менә ана кешегә әти булдыра алмаганны үтәргә туры килә. Адәм баласына әти-әнисенә яхшылык эшләүне әмер итеп, Аллаһы Тәгалә бары бер генә сәбәпне искә алды – ул да булса ана кичергән авырлыклар.

Бүген Россиядә – Әниләр көне. Хәдисләр җыентыгында шундый бер хәдис китерелә. Аллаһы Илчесенә ﷺ берәү килгән дә: “Барлык кешеләр арасында иң яхшы мөгамәләгә кем лаек?” – дип сораган. Ул ﷺ: “Әниең”, – дигән. Аннан соң бу кеше тагын сораган: “Аннан кала кем?” Рәсүлебез ﷺ әйткән: “Әниең”. Бу кеше тагын: “Ә аннан соң кем?” – дигән. Ул ﷺ тагын: “Әниең”, – дип җавап биргән. Бу кеше янә сораган: “Ә аннары кем?” Ул ﷺ әйткән: “Әтиең”. Ни өчен безнең сөекле Пәйгамбәребез ﷺ, әти белән чагыштырганда, ана хакын күпкә югарырак күтәрә? Чөнки Аллаһы Үзе Коръәндә аның дәрәҗәсен бөекли: 

‎وَوَصَّيْنَا الْإِنسَانَ بِوَالِدَيْهِ إِحْسَانًا حَمَلَتْهُ أُمُّهُ كُرْهًا وَوَضَعَتْهُ كُرْهًا وَحَمْلُهُ وَفِصَالُهُ ثَلَاثُونَ شَهْرًا

Мәгънәсе: “Без кешегә ата-анасына игелек күрсәтүне әмер иттек. Анасы аны мәшәкать белән (тугыз ай карынында) йөртте һәм аны авырлык белән тудырды. Аны йөртүе һәм (имчәктән) аеруы – утыз ай...” (“Әл-Әхкаф” (Ком таулары) сүрәсе, 15-нче аять). Ягъни, әти белән әни икесе дә бала тәрбияләүдә катнашуга карамастан, нәкъ менә ана кешегә әти булдыра алмаганны үтәргә туры килә. Адәм баласына әти-әнисенә яхшылык эшләүне әмер итеп, Аллаһы Тәгалә бары бер генә сәбәпне искә алды – ул да булса ана кичергән авырлыклар. Ана хакы ислам динендә менә никадәр бөек! Әниләрегезгә рәхмәтегезне кызганмагыз, мөхтәрәм дин кардәшләрем! Аларның саулыгы өчен дога кылыгыз, игътибарыгыздан һәм ярдәмегездән ташламагыз, булышыгыз, аларга рәхимле һәм шәфкатьле булыгыз. Һәм елга бер тапкыр әниләр көнендә генә түгел, ә һәрвакыт! Аллаһы Тәгалә безгә әниләребездән рәхмәт ишетүне, аларның йөзендә шатлык күрүне һәм аларның догалары белән яшәүне насыйп кылсын. 

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Чыганак: http://dumrt.ru/

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading