Шәһри Казан

Мөселман хатын-кызына ирсез генә сәяхәт итәргә ярыймы?

Җәй яллар, сәяхәтләр чоры. Шуны истә тотып, “Сәлах” мәчете имам-хатыйбы, Татарстан Мөселманнары диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге белгече Тимергали хәзрәт Юлдашев белән Ислам дине буенча сәяхәт итү әдәпләре һәм кагыйдәләре турында сөйләштек. 

– Хәзрәт, сәяхәт итүгә динебез ничек карый?
– Ислам динендә ул хуплана һәм сәяхәт кылган кеше, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи вәсәлләмнең сүзенә нигезләнеп әйткәндә, һәрвакыт бәрәкәт табачак. Сәяхәттә Аллаһ Тәгаләнең рәхмәте һәм бәрәкәте бар. Раббыбыз да, мин сезне төрле халыклар, кабиләләр итеп яраттым, Җир буйлап йөрегез, сәфәр кылыгыз һәм башка халыкларның тормышы белән танышыгыз, ягъни гыйбрәт алыгыз, ди.  Шуңа да сәфәргә чыккан һәрбер мөселман кешесенең төп нияте шул булырга тиеш. Икенче шарт – ике рәкәгать сәфәр намазын уку. Намаздан соң Аллаһтан хәерле, уңышлы сәфәр сорап, Аңа тәвәккәл кылу. 

– Сәфәргә чыгар алдыннан, кемнән дә булса ризалык сорарга тиешбезме?
– Юлга әти-әни хәер-фатихасын алып чыгу мөһим. Пәйгамбәребез хәдисеннән билгеле булганча, хаҗга барганда, иң хәерлесе – өч җиргә сәфәр кылу. Алар – Мәккә шәһәрендәге “Хәрам”, Мәдинәдәге Пәйгамбәребез мәчете һәм Кудыс шәһәрендәге “Әл-Әкъса” мәчете. Хаҗга баручы юлга чыгар алдыннан булган бөтен бурычларыннан арынырга, әти-әниләреннән кала кардәшләренең фатихасын алырга һәм үпкәләткән-рәнҗеткән кешеләре булса, алардан гафу сорарга, гаиләсенә үзе сәфәрдә вакытта яшәрлек мал калдырырга тиеш. Гади сәфәргә чыкканда әлбәттә болары таләп ителми, шулай да якыннарыңнан хәер-фатиха алырга кирәк, чөнки сәфәр ул үзенә күрә бер мәшәкать-авырлык та. Аллаһ Тәгалә хәтта, мосафирның хәлен җиңеләйтеп, өеннән йөз чакрым ераклыкка киткән очракта намазын  кыскартып уку мөмкинлеген биргән. Пәйгамбәребез дә хәдисендә, мосафирның догасы кабул булмый калмас, дигән. Сәфәргә чыккан кеше күбрәк дога кылса, тагын да яхшы. 

– Юлга чыгар алдыннан сәдака бирергә кирәкме?
– Динебездә бу бик күркәм гамәл санала.

– Өйдән чыгып киткәндә кире керергә туры килсә, тоз кабу, көзгегә карап алу гадәте бар. Бу ырым-шырым гынамы?
–    Дөрес әйтәсез, болай эшләргә ярамый! Без мөселманнар Аллаһка гына тәвәккәл кылып, андый ырымнарга ышанырга тиеш түгел.  

– Кайсы көнне сәфәргә чыгу хәерле? 
– Аның аерым көннәре юк. Кайчанга мөмкинлегең бар, шул вакытта чыгасың. Бөтен көннәр дә Аллаһ Тәгаләнеке. Ә Ислам динендә иң хәерле көн – җомга. Мөмкинлегең булса, җомга намазын укып юлга чыгу. Андый мөмкинлек булмаса, махсус көнен туры китереп торырга кирәкми. 

– Мөселман хатын-кызына ирсез генә сәяхәт итәргә ярыймы? 
– Диндә бу тыела. Хатын-кыз йә ире, яки абыйсы, йә булмаса әтисе белән барырга тиеш. Шәригать телендә ул мәхрам, ягъни юлдаш дип атала. Алар булмаса яки бара алмаса, юлга чыгу тыела. Хаҗга барганда да шул ук кагыйдә.

Реклама

– Ә туй сәяхәте дигән нәрсәгә динебез ничек карый?
– Ул бер традиция генә. Дин таләпләренә туры килгән очракта яшьләрнең ял итеп кайтуында бер начар әйбер дә юк. 

– Сәфәрдән бүләк алып кайту гадәте яши. Әгәр сиңа будда сыны яки сувенир бакалар бүләк итсәләр, аны нишләтергә? Алып кайтучыга бүләк итүнең гөнаһы бармы?
– Бүләк бирешү күркәм гадәт. Пәйгамбәребез дә бүләк бирергә һәм алырга яраткан. Ә инде сез атап үткән сыннар рәвешендәге бүләкләрне бирмәскә кирәк.

– Сәфәрдән кайткан кайбер кешеләр мәчеткә барып намаз укый. Бу фарыз гамәлме, сөннәтме?
– Шөкер намазы турында сүз барса, аны мәчеттә уку мәҗбүри дигән нәрсә юк. Өеңдә дә укырга була. 

– Мосафир кеше истә тотарга тиешле тагын нинди әдәпләр бар?
– Сәфәр барышында юлдашларың белән яхшы мөнәсәбәттә булырга, ярдәмләшергә, күбрәк догалар кылырга, хәләл ризыклар белән тукланырга, Пәйгамбәребез киңәш иткәнчә, сәяхәттәге максатыңа ирешкәч үк кайтырга тырышырга кирәк.

– Матди мөмкинлеге һәм сәламәтлеге була торып мөселман кешесе хаҗга барасы урынга башка бер илгә сәяхәткә чыкса, ул гөнаһмы?
– Бар яктан да мөмкинлегең бар икән, хаҗ кылу – фарыз. Ислам дине биш нигездән тора: Аллаһы Тәгаләне тану һәм Аның берлегенә ышану; намаз уку; зәкят түләү; ураза тоту; хаҗ кылу. Без шушы биш фарызны үтәргә тиеш. Үтәмәсәң, гөнаһлы буласың. Шуңа да хаҗ кылырга тырышырга тиешбез. Әлбәттә, хаҗ җиңел сәфәр түгел, аның сынаулары да, авырлыклары да бар. Әмма Аллаһ Тәгалә Үзенең  ярдәменнән ташламый. Хаҗга барырга курыкмаска кирәк.

Сәфәр догасы (юлга чыкканда укыла торган дога) 
“Аллаһү әкбәр, Аллаһү әкбәр, Аллаһү әкбәр! Сүбхәнәлләҙий сәххара ләнәә һәҙә үә мәә күннәә ләһү мукъринийн, үә иннәә иләә раббинәә ләмүнкалибуун! Аллаһүммә, иннәә нәс'әлүкә фий сәфәринә һәҙәл-бирра үәт-тәкъүәә үә минәл-гамәли мәә тәръда. Аллаһүммә, һәүүин галәйнә сәфәранәә һәҙә, үәтуи ганнәә бүгдәһ! Аллаһүммә әнтәс-саахибү фис-сәфәр, үәл-халийфәтү фил-әһл. Аллаһүммә инний әгүүҙү бикә мин үәгҫә'ис-сәфәр, үә кә'әәбәтил-мәнҙар, үә сү'ил-мүнкаләби фил-мәәли үәл-әһл”.
(Мәгънәсе: «Аллаһ бөек! Аллаһ бөек! Аллаһ бөек! Безгә моны буйсындырган Аллаһ һәр кимчелектән пакь, без бит үзебез аны булдыра алмас идек. Хакыйкатьтә, без Раббыбызга кайтачакбыз! Әй Аллаһ! Без Синнән бу сәфәребездә изгелек, тәкъвалык һәм Син риза булырлык гамәлләрне үтәүне сорыйбыз! Әй Аллаһ! Бу сәфәребезне безгә җиңеләйт һәм аның ераклыгын безгә кыскарт! Әй Аллаһ! Син бу сәфәрдә юлдаш һәм гаиләнең халифе. Әй Аллаһ! Сиңа сыенам сәфәрнең кыенлыгыннан, начар нәрсәләрне күреп кайгырудан, байлык һәм гаиләгә бәйле бөтен начарлыктан!»)

Риваять ителә: “Хәүлә бинтү Хәким разыялла¬һү ганһә әйтте: «Мин Аллаһының Илчесе галәйһиссәләмнең болай әйткәнен ишеттем: «Әгәр кеше нинди дә булса өйдә тукталса һәм: «Аллаһының камил сүзләренә Ул яраткан нәрсәләрнең начарлыгыннан сыенам!» /Әгүзү би-кәлимәәтил-ләһит-тәммәти мин шәрри мә халәка!/ – дип әйтсә, бу өйдән киткәнгә кадәр, аңа бернәрсә дә зарар итмәс». (Мөслим)
*
Әбү Һөрәйрә разыяллаһү ганһү сүзләреннән риваять ителә: “Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм әйтте: «Сәфәр газап (китерә торган нәрсәнең) бер өлеше булып тора, чөнки теләсә кайсыгызны ул азык, эчемлек һәм йокы белән (тулы күләмдә ләззәтләнү) мөмкинлегеннән мәхрүм итә, ә шуңа күрә сездән кайсыгыз (юлының) максатына ирешсә, шул гаиләсенә әйләнеп кайтырга ашыксын». (Бохари, Мөслим)

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: