16+

Казан сәүдә үзәкләрендә алтынчы намаз уку бүлмәсе ачылды

21 сентябрь көнне Казандагы “Тандем” сәүдә-күңел ачу үзәгендә чираттагы намаз уку бүлмәсе ачылды.

Казан сәүдә үзәкләрендә алтынчы намаз уку бүлмәсе ачылды

21 сентябрь көнне Казандагы “Тандем” сәүдә-күңел ачу үзәгендә чираттагы намаз уку бүлмәсе ачылды.

Чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР Президенты ярдәмчесе – эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев һәм Россия мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шәһимәрданов катнашты. Намаз уку бүлмәсе сәүдә үзәгенең 3 катында урнашкан һәм анда кондиционер урнаштырылган. Аның мәйданы 10-15 кешегә исәпләнелгән. Шулай ук анда хатын-кызлар өчен дә намаз уку мөмкинлеге бар.

Үзенең чыгышында Камил хәзрәт Сәмигуллин әйтеп узганча, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тудырган тон мөселманнар тарафыннан кирәкле дәрәҗәдә хуплану тапты. “Бервакыт Рөстәм Нургалиевич Halal lifestyle дигән сүзне кулланышка кертте, ул хәләл яшәү рәвеше дигәнне аңлата, бу безнең барыбызга да кагыла. Әлеге юнәлеш буенча зур эшләр алып барыла, моңа Россия мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе дә күп көч куя. Казанның алтынчы сәүдә үзәгендә намаз уку бүлмәсе ачылды, яртысыннан артыгын колачладык дигән сүз, шуңа күрә дә без хәләл яшәү рәвешен һәрберебезгә кагылганлыгын аңлыйбыз. Мөселманнар бөтен җирдә дә үзләрен уңайлы хис итәргә тиеш, һәм без бүген күрәбез дә, алар намаз укырга шартлар булган сәүдә үзәкләренә күбрәк йөри”, – диде Татарстан мөфтие.

“Былтыр ноябрьдә бизнес вәкилләре белән очрашу барышында мөселман эшмәкәрләре республикабыз Президентына сәүдә үзәкләре, аэропортта, җәмәгать урыннарында намаз уку бүлмәләре ачу тәкъдиме белән чыкканнар иде. Аны Рөстәм Нургалиевич хуплады һәм менә хәзер без әлеге күмәк эшнең җимешләрен күрәбез. Намаз уку бүлмәләре тагын да артачак, мин, үз чиратымда, мондый нәтиҗәле эшләре өчен Россия мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенә рәхмәтемне белдерәм. Барысы да җайлы гына бармавын без аңлыйбыз, сөйләшүләр алып барырга кирәк, оештыру нечкәлекләре дә җитәрлек, без мөселман эшмәкәрләренә ярдәм итүне дәвам итәчәкбез”, – дип, ассызыклады Фәрит Габделганиев.

Айдар Шәһимәрданов тәкъдимне хуплап чыкканы өчен Татарстан Президентына үзенең рәхмәтле булуын әйтте. “Рөстәм Нургалиевич Казандагы барлык сәүдә үзәкләре хуҗаларына хат җибәрде, хәзер инде эшләр гөрләп бара. Шушы арада “Горки парк” сәүдә үзәгендә намаз уку бүлмәсе ачылачак, киләсе ярты ел эчендә алар “Кольцо”, “Южный” һәм “Парк Хаус”та да барлыкка киләчәк. Татарстан Диния нәзарәте белән берлектә без әлеге проектны мөселманнарга сәүдә үзәкләренә бару уңайлы булсын өчен эшлибез”, – диде Россия мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты.

Тантаналы ачылыштан соң кунаклар булмә эченә узып, җыелып намаз укыдылар. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исламда гаделлек турында кечкенә генә вәгазь дә сөйләде.

Казандагы сәүдә үзәкләрендә намаз уку бүлмәләре ачу проектын Татарстан Диния нәзарәте ярдәме белән Россия мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе тормышка ашыра. Аны республика Президенты Рөстәм Миңнеханов та хуплады. Хәзерге вакытта намаз уку бүлмәләре “Казан молл”, “Мегга”, “Сувар плаза”, “Порт” һәм “Караван” кебек сәүдә үзәкләрендә эшли. Алга таба проектны Казанның барлык сәүдә үзәкләрендә, уку йортларында һәм медицина оешмаларында һәм башка шәһәрләрдә җәелдерергә уйлыйлар. Әйтик, бер намаз уку бүлмәсе Түбән Камада эшләнеп килә.

Рәсим Хаҗиев
Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading