16+

Казанда беренче тапкыр “Бизнес-ифтар” үтәчәк

30 мартта Казанда беренче тапкыр зур “Бизнес-ифтар” үтәчәк.

Казанда беренче тапкыр “Бизнес-ифтар” үтәчәк

30 мартта Казанда беренче тапкыр зур “Бизнес-ифтар” үтәчәк.

Мөселман эшмәкәрләре җыелган әлеге масштаблы ифтар аларга белем арттыру, фикер алышу, элемтәләр булдыру һәм тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы да булыр, дип өметләнә аны оештыручылар. Ә иң мөһиме – аларның барысын да хәйриячелек эшендә берләштерү, дип билгеләп үтте Казан инновация университеты психология һәм педагогика факультеты деканының тәрбия эшләре буенча урынбасары Римма Ханмурзина матбугат очрашуында. 

Ифтарда 500дән артык эшмәкәрнең катнашуы көтелә. Чарага мөселман коучингына нигез салган Шамил Аляутдинов та чакырулы. Чара түләүле, әмма ул хәйриячелек миссиясен дә үти. 

– Иганәчелек – безнең эшчәнлектә төп урынны алып тора. Без инде берничә ел Дәрвишләр бистәсендәге акылга зәгыйфь балалар интернат-йортына булышлык күрсәтәбез. Моннан тыш мөмкинлеге чикле балаларга киемнәр тегү белән шөгыльләнә торган Далия Гайнанова ачкан коммерцияле булмаган оешма һәм Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең “Зәкят” фонды белән дә хезмәттәшлек итәбез. Ифтарда “Теләкләр агачы” булачак, теләгән кеше аңа эленгән открытканы алып, балаларның хыялын тормышка ашыра алачак, – диде өске кием һәм тау чаңгысы костюмы тегү буенча “Аргентум” бренды җитәкчесе Гүзәл Ишбулатова. 

Россия мөфтиләр советы рәисе урынбасары, Мәскәү татарлары автономиясе рәисе Фәрит Фарисов билгеләп узганча, ифтарның максаты исламның матурлыгын, чисталыгын күрсәтү. Казанда әлегә кадәр мондый форматтагы ифтар булганы юк, диде ул.

Фото: © Рамиль Гали / «Татар-информ»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading