16+

Эх, сез матур кызлар...

"Әгәр дә гөнаһлар исле булса, минем янда берәү дә утыра алмас иде". Әлеге сүзләрне үз чорының күренекле дин галиме Мөхәммәд бине Васиа (р.г.) әйтеп калдырган.

Эх, сез матур кызлар...

"Әгәр дә гөнаһлар исле булса, минем янда берәү дә утыра алмас иде". Әлеге сүзләрне үз чорының күренекле дин галиме Мөхәммәд бине Васиа (р.г.) әйтеп калдырган.

Гыйбрәтле фикер бит, мөхтәрәм җәмәгать. Хәзерге заманда яшәүчеләр бер-берсенә янына килә алыр идеме икән? Шуңадыр, ахрысы, күп нәрсәләрне читтән генә күзәтергә яратабыз, бигрәк тә урамнарны тутырып йөрүче ярымшәрә кыз-хатыннарыбызны. Нинди генә кыяфәткә кермиләр алар бүген - изү ачык, итәк ярык, хис болыннарында кайсы авыл айгырлары тышаулангандыр, бер үзләренә мәгълүм. Сәвитләр иле таркалганчы салалардан калага әле рәтлерәк булып киләләр иде, демократия дигән нәрсәләре анысын да тигезләде. Ни кызыгын табалардыр җәйге челләдә тарттырылган, сыдырылган, төссез, зәвыксыз ыштан киеп йөрүләрдән. Безнең заманнарда андый кыяфәткә бәрәңге сабагыннан эт эчәгесен аралаганда гына керәләр иде.

Табигать шулай яратылган, һәрбер ялтыраган, кыйммәтле әйберне кулга алып хозурлану өчен шактый күп көч сарыф ителергә тиеш, алтын-бриллиантлар, энҗе-мәрҗәннәр, берсе дә аяк астында аунап ятмыйлар, шуңа да яшерегез, кызлар, Аллаһы Тәгалә әманәт итеп биргән иң зур байлыгыгызны - тәнегезне, намусыгызны, дәрәҗәгезне, кичекмәстән яшерегез, чөнки моннан 1400 ел элек сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.г.в.) җиде кат күккә ашып оҗмах һәм тәмуг тормышы белән танышып төшәргә насыйп булды, һәм дә аның безгә әйтеп калдырган сүзләреннән тәмугта хатын-кызларның күпчелек тәшкил итүе мәгълүм.

Сәбәбе бик гади, гаурәтләрне капламыйча, ирләренә буйсынмаулары. Һәрхәлдә, нәфис затлар, тулаем сезне генә гаеплисем килми, бүгенге татар ир-егетенең булдыксызлыгы, битарафлыгы җанны әрнетә.

Хәдистә әйтелгәнчә, "Имам өммәсе өчен, ир - гаиләсенә, хатын-кызлар балаларга җаваплы". Тоясызмы, дуслар, беребез дә читтә кала алмыйбыз, бигрәк тә ирләрнең исенә төшерү зарур, изге Коръәнебез безгә күбрәк хокуклар бирә, вазифаларыбыз да хатыннарныкыннан олырак. "Аллаһ кешеләрне бер-берләреннән өстен куйганы сәбәпле, чыгымнары күп булганга, ирләр хатыннарның җитәкчесе һәм саклаучысы, туйдыручы-киендерүчесе. Шуңа күрә, иманлы хатыннар әдәпле. Алар Аллаһ сакларга кушкан серне (гыйффәтлелек вә намусларын) саклаучылар".

Бүгенге көндә Грозный урамнарында яулыксыз хатын-кыз юк, һич югында башларына матур итеп ябылган косынка. Чечен халкы, зур авырлыклар кичереп, әкрен генә иман юлына кайта, һәм инде берәр буыннан соң саны, намусы ягыннан алар бездән күпкә алда булачак, чөнки иманлы хатын-кызлар гына чын милләтпәрвәр булырдай инсафлы балалар тудыра ала. Кавказ егете кызын яулыклы итте, татар егете Восстание урамына чыгарып бастырды, Көньяк трассага илтте. Бер илдә, бер хокукый киңлекләрдә яшибез, дингә кайтып, иманыбызны яңартып чын ирләрчә яши башларга бөтен мөмкинлекләр бар, әмма һаман шул бернәрсә, эт - эткә, эт койрыкка, барчабызга да җавап бирергә туры киләчәк. Бүгенге халәтебезгә Ак йортлар гына сәбәпче түгел, ә күңелебезнең каралыгы, калебебезнең керләнүе гаепле, күңел бакчаларыбыздагы чүпне үзебезгә утарга кирәк, көферлек сазлыгына кереп баткан халыкларны Аллаһы Тәгалә аралап тормаган, барчасын бергә юк иткән.

Бөтенесе чагыштырганда күренә, кызлар, җаен туры китереп, Казанның Тукай, Париж Коммунасы урамнарын бер әйләнсәгез иде. Үзем дә еш булам ул тирәләрдә, монда бүген мөселман тормышы кайный, мәчетләр, "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе, дини сәүдә үзәкләре, хәләл кафелар һәм дә иң шатландырганы - урам тулы мөслимәләр.

"Яшьлегемә кире кайтыр идем" диләрме әле, шәхсән үзем бүгенге көнемне бернигә дә алыштырмас идем, ул заманнарда тамак туклыгыннан зарланмасак та, бүгенгедәй ирек, хозурлыктан без мәхрүм идек. Казан урамнарында күргән матурлыкны Төркиядә дә, гарәп илләрендә дә таба алмадым, исләр китәрлек гүзәл алар безнең яулыклы татар кызларыбыз, сокланып карыйм да үзләренә, сөбханалла, дим эчемнән. Шул мәлләрдә җиңелчә генә баш әйләнүен тоям, йөрәк тибешем әкренәя, кан йөрешләрен сизәм, ә күңелем инде күптән болытларда, уй-фикерләрем галәм киңлекләрен иңли, Карпат тауларын урыйм, Канарлардан әйләнәм, янәшәмдә Кабан күле, ә мин Каспий диңгезендә коенам. Шундый рәхәт, ләззәт, шикләндерә башлый бер мәл, өеңә кайтасыңны онытма, җитте сиңа карт җүләр, дим, әкрен генә янәшәмдәге ашханәгә кереп, берәр чокыр кәһва эчеп, тынычланып, хис-тойгыларымны күңел киштәләренең иң түренә урнаштырып, җайлап кына алга таба юл алам...

"Хатын-кыз биш вакыт намазын башкарып, рамазан аенда ураза тотса, зина кылмый, иренә күндәм булып яшәсә, оҗмахка үзе теләгән ишектән керү хокукын алачак". Сезгә дә теләкләрем, матур кызлар, ак атларга атланганнарны эзләмәгез, ия атының теше булмас яисә тоягы җәрәхәтләнгән булыр, озак тарта алмас андый мал, сайлагыз чын иман белән сугарылганнарын, Аллаһы Тәгалә каршында бурычларын үтәп, гаиләсе алдындагы җаваплылыкны тоя белгәннәрен, ә андыйларга инде, чәчләрне яулыклар астына яшереп, итәкләрне озайтып, уен-көлкене киметеп, төнге клубларны онытып, Аллаһ вә Сөбханә вә Тәгаләгә ялварып кына ирешеп була.

Аллаһ бөтенесен белә, бөтенесен күрә һәм барысы өчен дә сораячак!

Фото news.rambler.ru сайтыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

10

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бер генэ нэрсэне языйм эле, сез монда чечнядагы тэртипне язгансыз мин килешэм андагы дин, тэртип бездэгедэн аерылып тора, эййе анда хаыкнын конкурешедэ бездэгедэн бик купкэ югары. Бездэ тормышны хатын кыз алып бара, ат кебек эшли, бала устерэ, тормышта анын остендэ, э ирлэр ялкау.

    Мөһим

    loading