16+

Көчле җил чыкканда укыла торган дога

Әллааһүммә иннии әсъәлүкә хайраһә үә әгүүзү бикә миң шәрриһә.

Көчле җил чыкканда укыла торган дога

Әллааһүммә иннии әсъәлүкә хайраһә үә әгүүзү бикә миң шәрриһә.

(Йа, Раббым. Синнән бу җилне хәерле кылуны сорыйм һәм аның яманлыгыннан Сиңа сыенам)
*
Әгәр бер мөселман үз дин кардәшенең артында аңа хәер-дога кылса, бер фәрештә үзеңә дә шулай булсын, дип хәер-дога кылып торыр.
Кардәш өчен хәер-дога кылу, хакыйкатьтә, үзең өчен хәер-дога кылу була. Шуның өчен, “Фәлән һәм фәлән кешеләрне максатларына ирештер!” – дип атап дога кылырга мөмкин булмаса, күңел нечкәргән вакытларда үзе өчен дога кылганнан соң: “Йа раббым! Бездән хәер-дога өмет итүче кешеләрнең дә хәерле максатларын хасил кылсана!” – дип гомуми рәвештә генә булса да дога кылырга тиешле. Кешеләр өчен дога кылу күңел яхшы һәм гыйффәтле булу галәмәте. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте шулкадәр киң ки, тузан кадәр генә кисәге дә бөтен дөньядагы мәхлуклар өчен җитәчәк, бәлки артып та калачак.

(Р.Фәхретдин. “Җәвамигуль-кәлим шәрхе”)

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading