16+

Күңелең изгелектә булсын

Бер остаз шәкертләренә сорау бирә: - Сөекле шәкертләрем, ничек уйлыйсыз, Аллаһы Тәгалә кешене бу дөньяга ни өчен яралткан? Шәкертләрнең берсе: - Аллаһының рәхмәтен һәм ризалыгын алыр өчен. Икенчесе: - Гыйбадәт өчен яралтылдык. Өченчесе: - Изгелекләр эшләр өчен. Остаз исә: - Өчегезнең дә җавапларыгыз урынлы һәм дөрес, - ди. Остазның бу...

Бер остаз шәкертләренә сорау бирә:
- Сөекле шәкертләрем, ничек уйлыйсыз, Аллаһы Тәгалә кешене бу дөньяга ни өчен яралткан?
Шәкертләрнең берсе:
- Аллаһының рәхмәтен һәм ризалыгын алыр өчен.
Икенчесе:
- Гыйбадәт өчен яралтылдык.
Өченчесе:
- Изгелекләр эшләр өчен.
Остаз исә:
- Өчегезнең дә җавапларыгыз урынлы һәм дөрес, - ди.
Остазның бу сүзен ишеткән бер шәкерте:
- Хәзрәтебез, бу җаваплар ничек инде бөтенесе дөрес була алсын. Алар бит бер-берсенә охшамаган, - дип куя.
Остаз исә:
- Изгелек эшләсәк, гыйбадәт иткән булабыз. Гыйбадәт иткән булсак, Аллаһының рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешәчәкбез, - дип җавап кайтара.
Хөрмәтле дин кардәшем! Югарыда сөйләнеп киткән кыска гына кыйссага тирән мәгънә салынган. Адәм баласы, дөресрәге, акыллы кеше, үзенә бер сорау бирергә тиеш: «Мин дөньяга нигә яралтылдым һәм нигә яшим?» Хакыйкатьтә, бу сорауга җавап тапкан кешенең генә тормышы матур, күңелле һәм бәхет эчендә узачак. Әгәр дә кеше, алтмыш-җитмеш яшен тутырып, дөньяга нигә килгәнлеген һәм нигә яшәгәнлеген белмәсә, ул үзенең гомерен бушка уздырган дип әйтсәк, ялгыш һәм хата булмас. Әйе, адәм баласы бу дөньяда изгелек эшләсә, гыйбадәт иткән була. Гыйбадәт иткән булса, Аллаһының рәхмәтен һәм ризалыгын алган була. Шушы гади генә әйберне үтәү кешегә бәхет ишекләрен ачар. Бөтен хәсрәт, тынычсызлык ишекләре капланып куяр. Аллаһы Тәгалә безне рәхмәтеннән, ярдәменнән, дөрес, туры фикерле булудан мәхрүм итмәсен.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading