16+

Кем ул Хозыр Ильяс? Андый кеше чынлап та бармы?

Юлда адашып калганда таныш булмаган бер бабайның юл күрсәтүе турында сөйләүчеләр бар. Андый вакытта: “Хозыр Ильяс булгандыр”, – диләр. Кем ул Хозыр Ильяс? Андый кеше чынлап та бармы?

Кем ул Хозыр Ильяс? Андый кеше чынлап та бармы?

Юлда адашып калганда таныш булмаган бер бабайның юл күрсәтүе турында сөйләүчеләр бар. Андый вакытта: “Хозыр Ильяс булгандыр”, – диләр. Кем ул Хозыр Ильяс? Андый кеше чынлап та бармы?

Әлеге сорауларны без “Туган авылым” комплексы мәчетенең имам хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллинга бирдек.
– Хозыр һәм Ильяс ул икесе ике кеше. Хозыр галәйһиссәлам турында Коръәндә дә, хәдисләрдә дә әйтелеп үтә. Изге китапта аның турындагы риваять Муса галәйһиссәлам белән бәйләп бирелә. Муса галәйһиссәлам берзаман үзенең белемле булуы белән тәкәбберләнә башлый. Шуннан Аллаһы Тәгалә аңа, синнән дә күбрәк белгән кеше бар, аның исеме – Хозыр, ди. Муса галәйһиссәлам Хозыр белән танышырга, аннан белем алырга чыгып китә, әмма, түземлеге җитмичә, аның тугры укучысы булып бетә алмый. Хозырга килгәндә, ул бер патшаның бердәнбер яраткан улы була. Әтисенең аны бик тә укытасы килә. Хозыр укырга чыгып китә, әмма укытучысы янына барып җитә алмый. Юлда барганда гыйбадәт кылучыны күреп ала да, шул кешедә белем ала башлый. Яше җиткәч, әтисе аны өйләндерергә ният кыла, тик улының гына хатынлы буласы килми. Шулай да, әтисенең күңелен төшермәс өчен, өйләнергә карар кыла. Әмма аларның балалары булмый һәм Хозырны әтисе икенче хатынга өйләндерә. Ул да бала табып бирә алмый һәм Хозыр гомерен гыйбадәт кылуга гына багышлый. Әтисенең басымы астында яшисе килмичә, чыгып ук кача. Аны күпме генә эзләсәләр дә, таба алмыйлар. Хозыр төрле җирләргә күчеп яши һәм бервакыт су чыганагы табып ала. Шул суны эчеп ул мәңге картаймас кешегә әйләнә. Зөлкарнәен дигән патша да ул суны эзләп карый, әмма таба алмый. Хозыр галәйһиссәлам исә бөтен гомерен гыйбадәт кылуга багышлый. Ул сәҗдә кылган урын да яшеллек белән күмелә торган була. 

– Хозырны пәйгамбәр дип әйтеп буламы?
– Бу сорауга төрле җавап бар. Бериш галимнәр аны пәйгамбәр дип саный, икенчеләре бу фикерне кире кага. Ике фикер белән дә килешергә була. Хозыр галәйһиссәлам Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) белән очрашып, ислам динен кабул итә һәм аның сәхабәсе була. Сәхабәләрнең сүзләренә караганда, ул кеше чынлап та булган. Пәйгамбәребез вафат булгач та, аның йорты яныннан елаган тавыш ишетелә. Гали радыйаллаһу ганһе бу кешенең Хозыр галәйһиссәлам булуын әйтә. Риваятьләрдән билгеле булганча, ул кыямәт көне алдыннан җир йөзенә килеп чыгачак Дәҗҗалга кадәр яшәячәк. Дәҗҗал аны үтерәчәк, әмма аннан соң да Аллаһы Тәгалә аны терелтеп, кабат гомер бирәчәк. 

– Ә Ильяс дигәне кем аның?
– Хозыр галәйһиссәлам күрешкән кеше ул. Алар Мәккәдә Гарәфә тавында күрешәләр. Бергә хаҗ кылалар, Рамазан аенда Иерусалимда ураза тоталар. Ильяс пәйгамбәр бәни Исраил кавемендә туа. Ул туган җирдә бик зур яктылык барлыкка килә. Муса галәйһиссәламнән соң Исраил кавеменә бик күп пәйгамбәрләр килә. Гайсә галәйһиссәлам үлгәчтен, алты йөз ел бернинди пәйгамбәр дә булмый. Ә аңа кадәр һәр буын саен килеп торалар. Ул үзе исән чагында да берничә булалар. Ильяс пәйгамбәрнең тууын да гадәти хәл итеп кабул итәләр. Аның бер үзенчәлекле сәләте була, ул ачы тавыш белән кычкырып, кешеләрне куркыта белә. Шуңа да кешеләр аны яратмый, соңрак куа да башлыйлар. 40 яшендә Аллаһ аңа пәйгамбәрлек иңдерә. Халыкны дингә өндәр өчен утыз кешелек көч, утны һәм хайваннарны буйсындыру сәләтен бирә. Аңа ияреп дингә керүчеләр бик аз була. Шуннан ул Аллаһтан, җәза булсын дип, корылык җибәрүен сорый. Кешеләр Ильяс галәйһиссәлам янына килеп, Раббыңнан безгә яңгыр сора әле, дип ялыналар. Шуннан соң яңгыр явып, хәлләре җиңеләйсә дә, иманга килмиләр. Ильяс галәйһиссәлам дә авылдан чыгып китә, юлда авыру баланы күреп, догалар укып аны дәвалый. Бу бала аннан гыйлем алып, ул да пәйгамбәр дәрәҗәсенә ирешә. Соңыннан Аллаһ Ильяс галәйһиссәламнән пәйгамбәрлекне ала да, аңа фәрештәләр дәрәҗәсен бирә. Нурлы атка атланып, ул җир йөзе буйлап бүгенге көнгә кадәр йөри. Хозыр галәйһиссәлам белән бер үк сыйфатка ия булгач, кешеләр аларның икесен дә очрата, шуңа бер исем белән генә атыйлар. Бигрәк тә Аллаһка якын булган кешеләргә күренәләр. Авыр вакытта, югалып калганда киңәшләрен бирәләр, җылы сүз әйтәләр, сынар өчен сәдака сорарга, ярдәм сорап ишек шакырга мөмкиннәр. Элек кешеләрдә иман ныграк булган, шуңа да бу пәйгамбәрләрне күбрәк күргәннәр.  

– Аларның юлда адашканнарга ярдәм итүләре турында күп ишетергә туры килә. Нишләп нәкъ менә юлчыларга булышалар икән?
– Үзләре дә мосафир булгангадыр. Әмма юлчыларга гына булыша дип әйтү дөрес түгел. Кемдер аларны мәчет тирәсендә күрә, кемдер транспортта барганда да. Алар өйдән өйгә йөреп ашарга да сораганнар, бирмәсәләр, бу йортка бәддога кылганнар. Ашаткан кешеләргә хәер-дога кылып киткәннәр. Элек ишек шакучы булса, Хозыр Ильяс түгелме икән, тизрәк ачыйк, бәддога укымагае дип әйтә торган булганнар. Ислам динендә исә мосафирларга хөрмәт күрсәтү зур савап санала.  
 

Язмага реакция белдерегез

36

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ғайса г,с,үлгәнме ней һауаға ашмаганмы ней,мин һауаға ғына ашкан тип уҡыным,эле ергә төшэсэк

    Мөһим

    loading