16+

Кешенең үлгәненә тәмам инангач, нәрсә эшләргә?

ВАФАТ БУЛГАН КЕШЕ АЛДЫНДАГЫ ВАЗИФАЛАРЫБЫЗ Мохтазарның үлгәненә тәмам инангач, түбәндәгеләрне эшләргә кирәк: Мәетнең авызы ачык калмасын дип, бер чүпрәк яисә яулык белән ияк астыннан баш өстенә бәйләнә. Кайбер мәетләрнең күзләре ачык кала. Мондый вакытта мәетнең күзләрен ябарга һәм түбәндәге доганы укырга кирәк: «Бисмил-ләәхи үә галә милләти расуулил-ләәх. Аллаахумма яссир галәйхи...

ВАФАТ БУЛГАН КЕШЕ АЛДЫНДАГЫ ВАЗИФАЛАРЫБЫЗ
Мохтазарның үлгәненә тәмам инангач, түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:
Мәетнең авызы ачык калмасын дип, бер чүпрәк яисә яулык белән ияк астыннан баш өстенә бәйләнә.

Кайбер мәетләрнең күзләре ачык кала. Мондый вакытта мәетнең күзләрен ябарга һәм түбәндәге доганы укырга кирәк: «Бисмил-ләәхи үә галә милләти расуулил-ләәх. Аллаахумма яссир галәйхи әмраху вә саххиль галәйхи мабагдаху ваасгидху би лика'икә вад-жгаль мәә харадҗә иләйхи хайран миммәә харадҗә минһү».

«Әй, Аллаһ, гафу кыл, бу кешенең дәрәҗәсен күтәр, һидаятьтә булганнардан булса иде, гафу ит безләрне, әй, Галәмнәрнең Хуҗасы, каберләрен киң, якты кылсаң иде».
Вафат булган кеше ятагыннан чыгарыла. Мөмкин булса, суык бер бүлмәгә урнаштырыла. Каты урынга җәймә җәеп, шунда яткырыла. Өстенә юка бер җәймә ябыла, бите яулык белән каплана.

Куллары гәүдә буйлап турылап сузыла.
Аякларын кыйблага каратып яткыралар. Аяклары туры ятмаса, сузып куеп яулык яки чүпрәк белән бәйлиләр.
Мәетне япкан җәймә өстенә эче күпермәсен өчен кайчы кебек бер тимер авыр әйбер куела.

Мәет янына, исе чыкмасын өчен, ылыс яки кычыткан; астына ләгән белән марганцовка салган су куярга мөмкин, кыш көне ләгәнгә кар яки боз салырга була. Төнгә ике тапкыр алыштырыла.
Мөмкинлек булганда, мәет юылганчы, Коръәнне күрше бүлмәдә уку хәерлерәк.
Кеше вафат булганны халыкка белгертү дин ягыннан мөстәхәбтер (хуплана торган), саваплы эштер.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading