16+

Кешенең яшәгән өе аның хәрам җире булып тора, беркем дә анда рөхсәтсез аяк басарга тиеш түгел

Кешенең яшәгән өе аның хәрам җире булып тора. Беркем ул җиргә рөхсәтсез аяк басарга тиеш түгел. Аллаһы әйтте: «Әй иман ияләре, үз өегездән башка өйләргә рөхсәт сорамыйча һәм хуҗаларына сәлам бирмичә кермәгез», - диде.

Кешенең яшәгән өе аның хәрам җире булып тора, беркем дә анда рөхсәтсез аяк басарга тиеш түгел

Кешенең яшәгән өе аның хәрам җире булып тора. Беркем ул җиргә рөхсәтсез аяк басарга тиеш түгел. Аллаһы әйтте: «Әй иман ияләре, үз өегездән башка өйләргә рөхсәт сорамыйча һәм хуҗаларына сәлам бирмичә кермәгез», - диде.

Рөхсәт сорау әдәпләре

Ишек шакып керү. Пәйгамбәребез: «Өч мәртәбә рөхсәт сораганнан соң да эндәшмәсәләр, кайтып китегез», - диде (Бохари һәм Мөслим риваятьләре).

Бусаганың яки уңына, яки сулына басып шакыгыз. «Аллаһының илчесе кеше өенә килеп рөхсәт сораса, ишек каршына басмады, бәлки уң яки сул ягына китә иде» (Әбү Даут, Әхмәд риваятьләре). Хуҗа ишеген ачкач, кешенең күзе өй эченә төшәрлек булмасын.
Сәлам бирү. Бер кеше, Пәйгамбәрнең өенә килеп: «Керсәм буламы?» - дип сорый. Пәйгамбәребез хезмәтчесенә: «Бар, аны дөрес итеп керергә өйрәт», - дип әйтә. Теге кеше: «Әссәламегаләйкем, керсәм ярыймы?» - дип әйтә.

Кем булуыңны белдерт. Җәбир пәйгамбәрнең өенә килеп ишек шакый. Пәйгамбәр: «Кем анда?» - дип сорый. Ул: «Мин», - дип җавап бирә. Пәйгамбәребез: «Мин, мин», - дип, ризасызлыгын белдерә (Бохари һәм Мөслим).

Үз өеңә дә дөрес кер. Кешегә хәтта үз өенә кайткач та, кайтуын белдертү (ютәлли, тамак кыра) һәм сәлам бирү хәерле булып тора. Пәйгамбәребез Әнәс ибн Мәликкә: «Улым, гаиләңә кайткач сәлам бир. Гаиләңә дә, үзеңә дә бәрәкәт булыр», - дигән киңәш бирде.

Сәламәтлек

«Мисвак авызны һәм тешләрне пакьләр. Аллаһның ризалыгына сәбәп булыр, күзне нурландырыр». Әлеге хәдистән күренгәнчә, мисвакның файдасы зур, ул уртларны ныгыта, авыздан чыккан исне яхшырта, күз күрүен яхшырта, тештәге куныкны, ташларны бетерә, аларны агарта, ашказаны, эчәкләрнең эшчәнлеген җайга сала, балаларның кариес авыруын кисәтү чарасы булып тора, артикуляцияне, тавышны яхшырта, йокы килүне бетерә.

Пәйгамбәребез мисвакны күп кулланырга кушкан. Мисвак ул - теш чистарту өчен бер төр агачтан ясалган таякчык, аны суга манчып йомшартасың һәм ул теш щеткасына охшап кала.

Иллинойс университетының галимнәре җиде ел буена мисвакның составын тикшергәннәр һәм аннан авыз эчендә булган микробларның үрчүен туктата һәм кариесны, тешләрнең черүен кисәтә торган матдәләр, шул исәптән фтор элементы бүлеп чыгарганнар. Эчә торган су фторга ярлы урыннарда, гадәттә, фторлы таблеткалар бирәләр, алар исә эмальнең ныклыгын, черүгә чыдамлылыгын арттыра. Фторлы пасталар белән дә теш чистарту файдалы.

Мисвак белән теш чистарту теш төбендәге каты утырмалардан, ташлардан да арындыра. Стоматолог Эрик Шапира: «Мисвак ботагын башта чәйнәп йомшартыгыз, соңыннан теш өстендәге йомшак һәм каты куныкны чистарта башлагыз. Сивак агачында бу ятмаларны эретә торган май бар. Тешегезне мисвак ботагы белән өч-биш минут ышкыгыз», - ди.
Тешне мисвак белән чистарту - сөннәт, саваплы гамәл һәм мисвак кушылган пасталар, алар гадәттә, хәләл. Шуның өчен мөселманнар аларны башка теш чистарту ысулларыннан өстен күрәләр.

Аллаһ юлына биргән малның мисалы - бер бөртек орлык кеби, ул орлык үстерде җиде башак, һәр башакта йөзәр орлык. Аллаһ үзе теләгән бәндәсенә җиде йөздән дә арттырып бирер.

Биргән сәдакаларның савабы күп мәртәбә арттырылачак, кешеләр Аллаһ юлына сәдака бирерләр, ләкин сәдакаларына миннәтне вә рәнҗетүне ияртмәсләр. Аларның әҗерләре Раббылары хозурында, аларга аңда курку һәм кайгы булмас.

Ий мөэминнәр! Биргән сәдакаларыгызны миннәт кылып яки рәнҗетеп биреп, савабын югалтмагыз! Рия белән биргән кешеләр - кяферләр кеби, алар Аллаһыга һәм ахирәт көненә ышанмыйлар, шулай да кешеләргә яхшы күренер өчен, сәдака бирәләр. Рия белән яки рәнҗетү белән бирелгән сәдаканың мисалы - өстенә туфрак кунган шома таш кеби, яңгыр суы туфракны юып төшерә дә, таш тап-такыр булып, ялангач кала. Алар биргән сәдакаларының әҗеренә ирешергә һич кадир булмаслар. Аллаһ Коръән белән гамәл кылмыйча кяфер булган кешеләрне туры юлга күндермәс.



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading