16+

Хәерлеләр кешеләргә күбрәк файда китерә

Аллаһ Раббыбыз һәрбарчабызга да тәүфыйк-һидәят биреп, өммәткә файда китерүче мөселманнардан итсә иде.

Хәерлеләр кешеләргә күбрәк файда китерә

Аллаһ Раббыбыз һәрбарчабызга да тәүфыйк-һидәят биреп, өммәткә файда китерүче мөселманнардан итсә иде.

Бу дөньяда кешеләр үзара аралашып, ярдәмләшеп яши. Бу – табигый канун. Әлбәттә, бик күпләр башкаларга файда китерим, кешелек дөньясында үземнең якты эземне, яхшы эшләремне калдырыйм, дип тырыша. Шулай ук, тирә-ягындагылар белән үзенә кирәк булган өчен генә аралашып, алардан файда күрми башагач, араны өзеп, ярдәме тиярдәй башка кешеләр янына елышучылар да бихисап. Андыйлардан кешеләргә дә, җәмгыятькә дә бер файда юк. Ә бит динебез безне кешеләргә дә, җәмгыятькә дә файда китерүчеләрдән булырга чакыра. Сөекле пәйгамбәребез (Аллаһның аңа сәламе һәм рәхмәте булсын): “Сезнең хәерлеләрегез – кешеләргә күбрәк файда китерүчеләрегез”, – дип әйткән (Тәбарәни риваяте).

Әлеге хәдис тә безне җәмгыятькә файда китерүче кешеләрдән булырга өнди. Иманы нык бәндәләр бу хәдисне һәрчак истә тотар, тормышта шуңа нигезләнеп яшәр. Уйлап карасаң, кешеләргә файда китерүнең  юллары бихисап. Мөмкинлегең булса, әҗәтле кардәшләребезнең бурычын капла; фәкыйрь-мескеннәргә сәдака бир; мәчет-мәдрәсәләр төзелешенә үз өлешеңне керт; кайгыга баткан кешенең хәленә кер – болар барысы да мөселманнарга файда китерүдер.

Мондый изгелекләрне саный башласаң, санап бетергесез. Яраткан пәйгамбәребез дә (Аллаһның аңа сәламе һәм рәхмәте булсын) кешеләргә файда китерү юлларын үз сәхәбәләренә төрле мисаллар ярдәмендә күрсәтеп калдырган һәм файда китерүне сәдака әҗеренә тиңләгән. Биредә Әбү Һөрәйрәдән килгән бер хәдисне искә төшерү урынлы булыр. Аллаһның илчесе (Аллаһның аңа сәламе һәм рәхмәте булсын): “Кеше үзенең тәнендәге һәр буын өчен кояш чыккан һәр көнне сәдака бирергә тиеш. Ике бәхәсләшкән кешене дуслаштырса, ул да – сәдака (ягъни сәдака биргән кебек әҗер-савап булыр), кешегә хайван өстенә утырырга булышуы яки аның кирәк-ярагын куярга ярдәм итүе – сәдака, яхшы сүз – сәдака, намазга юнәлгән һәр адым – сәдака, юлдан кешеләргә комачаулый торган нәрсәне алып кую да сәдәкадандыр”, – дип әйткән (Бохари һәм Мөслим риваятьләре).

Карагыз, кардәшләрем, һәркем үти алырдай җиңел генә гамәлләр! Өстәвенә, бу гамәлләрнең әҗере сәдака биргәнгә тиң бит! Кардәшеңә хәерле сүз әйтүең, аңа яхшы киңәш бирүең дә сәдака була. Беренчедән, кардәшеңә файда да китерәсең, икенчедән, хәерле кешеләр төркеменнән дә буласың һәм шулай ук сәдака биргәнгә тиң әҗер-савап та аласың. Әмма, ни кызганыч, кеше табигатенә ялкаулык сыйфаты да хас шул: әлеге изгелекләрне эшләргә, барыбер, ирендерә...

Һәрберебез уйлансын иде: бу өммәткә нинди файда китергәнем бар? Милләтебез, динебез алга китсен, дип, нинди гамәл кылдың? Өммәтебезгә файда китерүче кеше булып яшисеңме яки калганнарның изгелеген өмет итеп кенә ятасыңмы?
Һәр мөселман өммәтебезне алга җибәрү бурычын үз өстенә алып, кечкенә генә булса да файда китереп яшәсә, динебез дә, милләтебез дә күпкә алга китәр иде. Көн саен йоклар алдыннан үзебезгә сорау бирергә гадәтләник: “Мин бүген җәмгыятькә нинди файда китердем, берәр кардәшемә ярдәмем тидеме? Динемне, милләтемне алга җибәрер өчен үземнән өлеш керттемме?”. Чөнки Сөекле пәйгамбәребез (Аллаһның аңа рәхмәте һәм сәламе булсын): “Сезнең берәрегез кардәшенә файда китерә алса, эшләсен”, – дип әйткән (Мөслим риваяте).

Әйтик, бер җирлектә мөселманнар мәчет-мәдрәсәгә мохтаҗ. Бу хакта ишеткәч, кайбер кардәшләребез: “Мәчет-мәдрәсә төзү өчен бер генә дә мөмкинлегем юк, әнә, байлар төзесен”, - дип уйлап куяр. Ә инде әле яңа гына сөйләп узган хәдисләргә таянып, “аз гына булса да файдам тисен әле”, дип уйлаучы кардәшебез бу хәерле эшкә үз өлешен кертсә (хәтта бик кечкенә генә суммада булса да), Аллаһ теләсә, безнең мәчет-мәдрәсәләребез бик тиз арада төзелер иде. Кызганыч, “байлар бар, шулар төзер әле”, дип уйлыйбыз. Әлбәттә, алар төзер, ә менә син, мәчет төзелеше өчен иң кирәк вакытта үзеңнән нинди файда китерерсең? “Тамчыдан күл җыела”, - ди халык. Әгәр дә үземнең өлешемне кертим, миннән дә файда булсын, дип, динебезне алга җибәрә торган төрле проектларга үз өлешебезне кертсәк, нинди бәрәкәт булыр иде, кардәшләрем.

Аллаһ Раббыбыз һәрбарчабызга да тәүфыйк-һидәят биреп, өммәткә файда китерүче мөселманнардан итсә иде. Һәр көнебезне кечкенә генә булса да файдалы эшләр эшләп, хәерле гамәлләр кылып яшәргә насыйп әйләсен иде. Әлеге язмамны Аллаһның сүзләре белән тәмамлыйм. Аллаһ Раббыбыз Коръәни Кәримнең “Ән-Нисә” сүрәсендәге 114нче аятендә әйтә: “Нәфесләре теләгәнчә, кешеләрнең үзара күп сөйләшүләрендә хәер-файда юктыр, мәгәр берәү кешеләрне мохтаҗларга, Аллаһ юлына сәдака бирергә өндәсә, яки яман эшләрдән тыеп, яхшы эшләргә өндәсә, яки кешеләр арасын төзәтергә, яхшыртырга өндәсә, әнә шул кешенең сүзләрендә хәер һәм файда бардыр. Әйтелгән бу хәерле эшләрне берәр мөэмин Аллаһ ризалыгын өмет итеп эшләсә, Без аңа тиздән олы әҗерне, ягъни җәннәт нигъмәтләрен бирербез”.

Раил хәзрәт Фәйзрахманов,
Балык Бистәсе районы, Тәберде-Чаллысы авылы мәчете мөгәллиме.

Анна Арахамия фотолары
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading