16+

«Киләсе елга республика ифтарында катнашучыларның саны быелгыдан ким булмаячак»

22 июнь көнне "Kazan-Arena" стадионына ун мең кеше катнашуында IV республика ифтары узды.

«Киләсе елга республика ифтарында катнашучыларның саны быелгыдан ким булмаячак»

22 июнь көнне "Kazan-Arena" стадионына ун мең кеше катнашуында IV республика ифтары узды.

Ул әлегә кадәр оештырылган ифтарлардан иң күләмлесе иде. Пылау пешерүчеләр һәм волонтерлар иртәнге сәгать җидедә үк эшкә керешкән. Стадионнан читтәрәк тирән казаннарда пылау пешерелгән. Пешекче Фәрхат Исмәгыйлев безгә шундый унике казан асканнарын, анда өч тонна пылау әзерләнгәнен сөйләде. Ризык әзерләүгә бер тонна ит, бер тонна кишер, бер тонна дөге, 200 килограмм суган, 300 литр үсемлек мае киткән.

Стадион территориясендә 680 волонтер көч куйган. Татарстан Дмөселманнары диния нәзарәтенең яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова сүзләренчә, иң яшь волонтерга - 16, иң өлкәненә 80 яшь. Кунакларның саны күп булгач, эшнең күләме бик зур. Шуңа да булышчыларга бик тырышырга туры килгән.

- Безнең белән үткән елны эшләгән волонтерлар да килде, аларга бик зур рәхмәт. Эшнең җаен беләләр, тәҗрибәләре дә булгач, үзләрен координатор итеп билгеләдек. Аларның ярдәме зур булды, - ди Айгөл.

Волонтерларның күбесе республика районнарыннан килгән. Үткән елны Кукмарадан килеп волонтер булып эшләгән Миләүшә апаны мин быел да монда очраттым.

- Гаиләбез белән килдек, үткән елны бик күңелле булган иде, бу юлы да теләп килдек. Волонтерларның күбесе безнең кебек үк "былтыргылар" икән. Алар белән якын дуслар кебек күрештек. Быел эшләү җиңел булды, чөнки тәҗрибәбез бар бит инде, - ди ул.

66 яшьлек Флера апа Хөсәенова да бирегә гаиләсе белән килгән. Алар да "былтыргылар" икән. Әле тагын "Туган авыл" комплексында, "Ярдәм" мәчетендә уза торган ифтарларга да булышчы булып йөриләр.

- Пенсиядә булгач, вакыт күп. Аллаһ ризалыгы өчен ярдәм итәргә киләбез, - ди яңа танышым.
Арчадан Расих Галимҗанов ифтарга кунак булып килгән.
- Бирегә беренче тапкыр килүем, бик яхшы оештырылган, искиткеч, - ди ул.
Ифтарга кадәр җыелган халык вәгазьләр, мөнәҗәтләр тыңлады. Соңыннан барысы бергә стадион кырында намаз укыды. Аннары сый-нигъмәтләр куелган табын артына утырып авыз ачты.

Чараны үткәрү өчен ун миллион сум акча тотылган. Россия Мөселман эшкуарлары ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов сүзләренчә, ифтарны уздыруга йөздән артык эшмәкәр булышлык күрсәткән.

- Кемдер акча бирде, кемдер продуктлар китерде, кемдер волонтерлар җыярга булышты, кемдер төзелеш материаллары, казаннар белән тәэмин итте. Мондый чараларга алар бик теләп катнаша, рамазан аенда саваплы гамәлләр кылып калырга ашыгалар, - ди ул.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ифтарның уңышлы узуын билгеләп үтте. Киләсе елга да шулай зур күләмле итеп үткәрергә ниятләре барлыгын, катнашучыларның саны быелгыдан ким булмаячагын әйтте ул. Чарада катнашкан кунаклар да бәйрәмне бик ошаткан. Мөфти сүзләренчә, Бахрейн Корольлегенең Россиядәге вәкиле Әхмәд Абдулрахман әс-Саати да ифтарны безнең кебек футбол стадионында уздырып карарга кызыккан.

Ифтарда беренче тапкыр катнашкан Чувашия мөфтие Әлбир Крганов та Татарстан кебек ифтарны күп кеше катнашында уздырырга ниятләүләрен әйтте.
- Татарстан Россиягә генә түгел, мөслман илләре өчен дә үрнәк күрсәтә. Бу тәҗрибәне башка җирләрдә дә һәм даими үткәрергә кирәк, - ди ул.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading