16+

Корбан чалдырыргаашык

15 октябрь - мөселманнар өчен изге бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаете. Быел Казанның барлык мәчетләрендә дә, шул исәптән «Кол Шәриф» мәчетендә дә бәйрәм вәгазе сәгать 7.20дә сөйләнәчәк, гает намазы сәгать 7.50дә башлана. «Кол Шәриф» мәчетендәге бәйрәм намазы исә телевидениедән күрсәтелер дип көтелә.

Корбан чалдырыргаашык

15 октябрь - мөселманнар өчен изге бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаете. Быел Казанның барлык мәчетләрендә дә, шул исәптән «Кол Шәриф» мәчетендә дә бәйрәм вәгазе сәгать 7.20дә сөйләнәчәк, гает намазы сәгать 7.50дә башлана. «Кол Шәриф» мәчетендәге бәйрәм намазы исә телевидениедән күрсәтелер дип көтелә.

Бу турыда Татарстан мөфтие урынбасары, Казанның «Гаилә» мәчете имамы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә хәбәр итте. Бәйрәм намазыннан соң корбан чалына. Ул сәгать 8.10да башланачак. Быел корбанны 15, 16 һәм 17 октябрьдә кояш баеганчы (ахшам намазы вакыты кергәнче) чалырга була.
Корбанлык ите өч өлешкә - корбан салучының үз гаиләсенә, туганнарына һәм мохтаҗларга бүленә, аш үткәрелә. Шулай ук бөтен итне мохтаҗларга таратып бетерергә дә була. Мөселман булмаган күршеләрне һәм туганнарны корбан ите белән сыйлау саваплы гамәл санала. Кеше мөселман булса (мөселман булмаганнарга корбан чалу мәҗбүри гамәл булып саналмый, чөнки корбан чалу ул - гыйбадәт: Аллаһка табыну), ирекле кеше булса (кол булмаса), авыл яки шәһәрдә даими яшәүче булса (мосафир булмаса) һәм тиешле мөлкәткә ия хәлле кеше икән, аңа корбан чалу мәҗбүри гамәл санала. Аллаһның рәсүле (с.г.в.) корбан чалу өчен шарт итеп (ваҗиб, ягъни мәҗбүри гамәл) җитеш тормышта яшәүне куйган. Җитеш тормыш бу кешедәге байлык күләмен аңлата. Быел Татарстан диния нәзарәте корбан чалу өчен кирәк булган нисаб (әйләнештә булмаган акча) күләмен 120 мең сум итеп куйган.
Корбанны балигълык яшенә җиткән һәм акчасы булган һәркем чалдыра ала. Шәригатьтә балигълык яшенә җиткән дип 13-14 яшьлек кешеләрне атыйлар. Шулай ук гаилә исеменнән һәм әрвахларга багышлап та корбан чалдырырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading