16+

“Коръән мәҗлесеннән кеше йә сәламәт булып чыга, йә үзенә хәсрәт ала, ягъни югалтуга юлыга”

Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Коръәнне укыгыз. Дөреслектә, кем Коръән укыды, ул кешегә кыямәт көнендә Коръән шәфәгать кылачак”, – ди (Мөслим риваяте). Бу Коръән укуның фазыйләтле булуына дәлил булып тора.

“Коръән мәҗлесеннән кеше йә сәламәт булып чыга, йә үзенә хәсрәт ала, ягъни югалтуга юлыга”

Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Коръәнне укыгыз. Дөреслектә, кем Коръән укыды, ул кешегә кыямәт көнендә Коръән шәфәгать кылачак”, – ди (Мөслим риваяте). Бу Коръән укуның фазыйләтле булуына дәлил булып тора.

Кыямәт көнендә Коръән яклаучы, шәфәгать кылучы булачак. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйтте: “Кем дә кем Коръән укый, аның бер хәрефенә 10 әҗер-савап. Мин әйтмим Әлиф, Ләм, Мим 1 хәреф дип. Әлиф - 1 хәреф, Ләм -1 хәреф, Мим - 1 хәреф”. Шушы 3 хәрефкә генә дә 30 әҗер-савап языла. Рамазан аенда Коръәнне тулысынча укып чыгу күпме әҗер-савап бирәчәк!

Коръән укуның үз әдәпләре бар:
1. Ихлас булу, Аллаһ ризалыгы өчен уку. “Сезгә ихластан Аллаһ динен тотарга әмер ителде” (“әл-Бәийнә” сүрәсе, 5нче аять). 
2. Коръән укыганда чиста-пакь, тәһарәтле булу. Чөнки Коръән Аллаһ Тәгалә сүзләре.
3. Коръән укыр алдыннан мисвак куллану, ягъни тешләрне чистарту. Авыздагы тәмсез исләрне бетерү – мөстәхәб. Чөнки Аллаһ сүзләрен укыйбыз. 

4. Әгәр сәҗдә аятьләре очраса, сәҗдә кылу. 
 5. Әгәр мәчеттә кардәшләребез янында укысак, бер-беребезгә комачауламау. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйтте: “Коръәнне укыганда бер-берегезгә комачауламагыз, бер-берегездән арттырам дип, тавышларыгызны күтәрмәгез” (Әбу Давыт).
6. “Коръән ул сине яклаучы яки сиңа каршы булачак” (Мөслим җыентыгыннан). Бу хәдиснең мәгънәсе: Коръәнне укып, бер савап алсак, өстебездәге төп бурыч – Коръән белән гамәл кылу: Аллаһ Тәгалә кушкан әмерләрне үтәү, тыйганнарыннан тыелу. Әгәр шулай гамәл кылсак, Коръән безгә шәфәгать кылачак.

Кайбер сәләфләр, элеккеге галимнәр әйткән: “Коръән мәҗлесеннән кеше йә сәламәт булып чыга, йәя үзенә хәсрәт ала, ягъни югалтуга юлыга”. Коръәнне кеше укый, фикерли, мәгънәсенә төшенә, ләкин шуның буенча гамәл кылмый икән, аңа Кыямәт көнендә яклаучы булмый, киресенчә, “Син мине укыдың, Аллаһ Тәгаләнең әмерләренә буйсынмадың, хәсрәттә бул!” – дип, сиңа каршы чыгачак.

 Коръән иңүнең иң зур хикмәте нидә?
1. Шушы килгән әмерләргә тәсдыйкъ кылу – ышану.
2. Аның белән гамәл кылу. 
3. Әмерләренә буйсыну.
4. Аллаһ Тәгалә тыйганнардан, харамнан тыелу.

Безнең максат чиста уку гына түгел. Әйе, дөрес итеп, тиешле җирдән авазларны чыгарып, тиешенчә сузып укырга тырышырга кирәк. Ләкин безнең төп максат Коръән белән яшәү. Гарәпчә аңламасак, рус һәм татарча тәрҗемә тәфсирләргә таянып эш итәргә тырышыйк.

Ибнү Мәсгүд радыйаллаһу әйтә: “Без пәйгамбәребез вакытында 10 аятьне өйрәнә идек һәм шул 10 аятьне фикерләп, ятлап гамәл кылмыйча, икенчеләргә күчми идек”. Кайбер сәхәбәләр “Бәкара” сүрәсен 8 ел ятлаган. Чөнки максатлары уку гына түгел, гамәл кылу иде. Шуңа күрә безгә үзебезне тәрбияләргә кирәк. Беренчедән, гарәп хәрефләрен, аннан соң тәҗвид кагыйдәләрен, хәрефне дөрес чыгарып укырга өйрәнү зарур. Аннан соң, көчебездән килсә, гарәпчә өйрәнергә, мәгънәсенә төшенергә кирәк. Гарәпчәне өйрәнә алмасак, тәрҗемәләргә кайтып, тәфсирләрен укып, шуның белән гамәл кылырга тырышырга кирәк. Кабатлап әйтәм: Коръән белән яшәмәсәк, Кыямәт көнендә ул безгә шәфәгать кылмаячак.

Раил Фәйзрахманов.
Фото: https://www.freepik.com/

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading