16+

Коръәндә ришвәтчелек турында нәрсә әйтелә?

“Бер-берегезнең малын нахак белән ашамагыз...”

Коръәндә ришвәтчелек турында нәрсә әйтелә?

“Бер-берегезнең малын нахак белән ашамагыз...”

Ришвәтчелек теге яки бу рәвештә һәр дәүләттә очрый. Россия җәмгыяте өчен дә, кызганычка каршы, бу “чир” билгеле бер күләмдә хас. Ришвәтчелек гадәттә илнең сәяси, иҗтимагый, икътисади проблемаларының нәтиҗәсе буларак искә алына. Ә Ислам күзлегеннән караганда, шул ук сәяси, иҗтимагый, икътисади проблемаларының сәбәпләре әхлаксызлык һәм рухи хәерчелектән килә. Моңа гаҗәпләнәсе юк: кешегә хас булган вәсвәсәгә бирелү, нәфескә иярү турыдан-туры аның намусының һәм вөҗданының дәрәҗәсеннән, күңелендә булган иманыннан тора.

Ришвәтчелек турында Ислам ни әйтә соң? Коръәни Кәримдә бу гамәл катгый рәвештә тыела. Аллаһы Тәгалә болай ди:

وَلَا تَأْكُلُوا أَمْوَالَكُم بَيْنَكُم بِالْبَاطِلِ وَتُدْلُوا بِهَا إِلَى الْحُكَّامِ لِتَأْكُلُوا فَرِيقًا مِّنْ أَمْوَالِ النَّاسِ بِالْإِثْمِ وَأَنتُمْ تَعْلَمُونَ

Мәгънәсе: “Бер-берегезнең малларын (риба, талау кебек һәм, гомумән, Аллаһ кушмаган) нахак (юллар) белән ашамагыз. (Ялгышлыгын һәм гөнаһлылыгын) Үзегез белә торып, кешеләрнең бер өлеш малларын гөнаһ белән ашавыгыз өчен хакимнәргә бирмәгез” («Әл-Бәкара» («Сыер») сүрәсе, 188 аять). Димәк, Аллаһның китабында чит кешенең мал-мөлкәтен хокуксыз үзләштерү хәрәм һәм гөнаһлы санала. Дәүләт хезмәтендә эшләгән затларга ришвәт бирү дә - шул исәптә. Бу аяттән күргәнебезчә, ришвәтчелек үзе яңа күренеш түгел, ул имансызлыкта, ялгышлык һәм томаналыкта яшәгән әүвәлге дәүләт һәм җәмгыятьләргә хас булган. Аллаһы Тәгалә безгә элекке халыклар арасында таралган ришвәт алу-бирү турында хәбәр итә һәм мөселманнарны охшаш хаталар кылудан кисәтә:

وَتَرَى كَثِيرًا مِّنْهُمْ يُسَارِعُونَ فِي الْإِثْمِ وَالْعُدْوَانِ وَأَكْلِهِمُ السُّحْتَ لَبِئْسَ مَا كَانُوا يَعْمَلُونَ

Мәгънәсе: “(Рәсүлем!) Алардан күбесенең (ялган кебек зур) гөнаһлар, золымнар һәм (аеруча) харам ашауларда ярышканнарын күрерсең. Һичшиксез, алар кылган нәрсәләр никадәр яман!” (“Әл-Маидә” (“Табын”) сүрәсе, 62 аять). Кызганыч ки, мең еллар узса да, бу аять үзенең актуальлеген югалтмый һәм бүгенге заман җәмгыятенең дә әхлак дәрәҗәсен сүрәтли. Әмма Ислам тавышы бу кимчелекләрдән сакланырга, алар белән көрәшергә чакырып, югарыдан яңгырый. Динебез иман китерүчеләрне икейөзлелек һәм рибачылык рухи һәлакәткә илтүдән кисәтә:

إِنَّ الَّذِينَ يَكْتُمُونَ مَا أَنزَلَ اللَّهُ مِنَ الْكِتَابِ وَيَشْتَرُونَ بِهِ ثَمَنًا قَلِيلًا أُولَئِكَ مَا يَأْكُلُونَ فِي بُطُونِهِمْ إِلَّا النَّارَ وَلَا يُكَلِّمُهُمُ اللَّهُ يَوْمَ الْقِيَامَةِ وَلَا يُزَكِّيهِمْ وَلَهُمْ عَذَابٌ أَلِيمٌ

Мәгънәсе: “Һичшиксез, Аллаһ иңдергән (Тәүрат) китабын яшергән һәм аны арзан бәягә алыштырганнар – әнә алар (Тәүратны үзгәртү өчен алган ришвәтләрен ашаганда) карыннарына фәкать ут кына тутыралар. (Ахирәттә дә аларның ризыгы канлы эрен һәм зәкъкум кебек җәһәннәм уты ягулыгы булачак.) Кыямәт көнендә Аллаһ аларга (күңелләренә хуш килә торган бер) сүз әйтмәячәк һәм (гөнаһ керләреннән) аларны пакьләмәячәк. Алар өчен тилмерткеч бер газап (булачак)” («Әл-Бәкара» («Сыер») сүрәсе, 174 аять).

Аллаһы Тәгалә хәрәм юллар белән җыелган байлыкны Коръәндә бер генә искә алмый, һәм аның өчен кырыс җәза вәгъдә итә. Чөнки кешенең нәфсе, богауда тотмасаң, аны биләп ала, тора-бара вөҗдан тавышын ишетмәс итә, үз фикеренең дөреслегенә ныклы рәвештә ышандыра; хәтта төрмә җәзасыннан курку хисен эреткән тынгысыз табыш казануга этәрә.

Кешене җинаять кылудан бу дөньяда котылгысыз җәза алу шарты гына саклап тора, дигән фикер таралган. Әмма соңгы вакытта җәмгыятебезгә рухисызлык ишелде: күңел байлыгын инкарь ителә, атеистик карашлар күтәрелә һәм мал артыннан бертуктаусыз куу максаты алга сөрелә. Боларның барысы да ап-ачык хаклыкны да какшатып, җәмгыятебездә кайвакыт җәзадан читтә калып та була икән бит, дигән нәтиҗәләр чыгарыла башлады! Ә менә Ахирәт җәзасыннан качып булмый, анда һәркем, матди һәм кешеләр арасында булган дәрәҗәсенә карамастан, кылганнарына күрә җавап бирәчәк. Бу турыда Коръәндә болай дип әйтелә:

عَذَابًا مِنْهُمْ لِلْكَافِرِينَ وَأَعْتَدْنَا بِالْبَاطِلِ النَّاسِ أَمْوَالَ وَأَكْلِهِمْ عَنْهُ نُهُوا وَقَدْ الرِّبَا وَأَخْذِهِمُأَلِيمًا

Мәгънәсе: “Тыелган булса да, риба алулары һәм (ришвәт кебек гаделсез һәм) ялган (хаксыз юллар) белән кешеләрнең малларын ашаулары сәбәпле (аларны бик күп хәерле нәрсәдән мәхрүм иттек). Араларыннан кяферләргә (Ахирәттә) тилмерткеч бер газап әзерләдек”. (“Ән-Ниса” (“Хатыннар”) сүрәсе, 161 аять).

Бу әхлакый яманлык белән көрәшүдә фәкать репрессив чараларга гына таяну файдасыз икәне көн кебек ачык. Динсезлек карашларын көчләп кертү, атеистик принцип белән яшәешне сөрү кешелекне гадел демократик җәмгыять коруга барыбер этәрмәде, хәтта әхлакый нигезләрне какшатуның, кешенең нәфсен бар нәрсәдән өстен куюның һәм башка ватандашларның хокукларына карата ихтирамны юкка чыгаруның сәбәбе булуга без ачык инандык. Үз тормышыңның гына түгел, башкаларның гомеренә дә хуҗа булу, кешеләрнең язмышларына тәэсир итү, җаның һәм тәнең ни теләсә, шуны кылу... Җәмгыятьнең әхлаксыз һәм динсез, Аллаһы Тәгаләгә һәм Кыямәт көненә ышанмаган, ахыр чиктә ришвәтчелек һәм җәзасызлык чире белән авырган бәндәләре әнә шушы бозык уңышларга омтыла.

Шул ук вакытта исламның әхлакый һәм кануни тәртипләре бөтен кеше арасында, аның матди хәленә һәм җәмгыятьтәге дәрәҗәсенә карамастан, тигезлек һәм җаваплылык принципларын таләп итә. Кем дә кем хокуксыз эшләрдә гаепләнсә, һәм аның гаебе исбат ителсә, җәзасы котылгысыз һәм газаплы булыр. Рәсүлебез Мөхәммәд ﷺ нең ришвәтчене ачулы рәвештә искә алган берничә хәдисе бар. Шәригать кануннары буенча ришвәтне бирү дә, алу да гөнаһлы санала. Әхмәд бин Хәнбәл хәдисләре җыентыгынан алынган һәм татар мәгърифәтчесе Ризаэтдин Фәхретдиннең “Җәвәмигуль Кәлим” хезмәтендә китерелгән бер хәдисендә Пәйгамбәребез ﷺ болай ди: “Ришвәт бирүчене һәм алучыны, алар арасында булган арадашчыны да Аллаһ ләгънәт кылды”. Рәсүлебез ﷺ ришвәтчелекнең дәүләт һәм җәмгыять өчен коточкыч шаукымына: “Ришвәт таралганнар арасында курку чолгап алмаган халык юктыр”, – дип игътибар иткән.

Җәмгыятьне ришвәтчелек чиреннән дәвалап буламы? Мөселман җитәкчеләре яшәешенә күз салыйк. Гомәр бин Габделгазиз исемле хәлифә (күп галимнәр аны бишенче тугры хәлифә дип саный) алма яраткан. Бер көнне ул мөселман кардәшләре арасында алма ашыйсы килгәнлеген белгерткән. Берничә мизгелдән күршесе аңа бер кәрзин алма җибәргән, әмма хәлифә аны алмаган һәм кире кайтарырга кушкан. Кешеләрнең гаҗәпләнүенә ул: “Пәйгамбәребез ﷺ бүләкләр кабул иткән, әмма мин бу бүләкнең ришвәт булуы мөмкин дип курыктым”, – дип җавап кайтарган.

Кайсыдыр җирләрнең вәлие Фудаил бин Гияд: “Әгәр минем Аллаһ кабул итә торган догам булса, мин аны патша өчен кылыр идем. Чөнки үзем өчен генә дога кылсам, ул доганың файдасы миңа гына булачак. Солтаныбыз өчен сорасам, һәм ул изгелеккә ирешсә, халык һәм илебез дә изге булыр”, – дигән.

Тарих битләрендә гадел һәм киң күңелле булып искә алынган Әнуширван патшасы хакимлеге вакытында аның кулы астында яшәгән бер кеше җир сатып ала. Күпмедер вакыттан соң, бу кеше шул җирдә качырылган хәзинә таба һәм бу хакта ул җирнең элеккеге хуҗасына сөйли. Сатучы аңа: “Сиңа җиремне сатканчы анда бернинди хәзинә тапмаган идем, димәк, алар синеке”, – дип җавап биргән. Ләкин яңа хуҗа да: “Чит кешенең байлыгы миңа кирәк түгел, аларны үзеңә ал”, – дип, үзенекендә нык торган.

Аларның берсе дә үзен табылган хәзинәгә лаек дип тапмаган, шуңа бу бәхәскә гадел чишү табарга дип алар Әнуширван патшага баралар. Ул бу кешеләрнең гадел булуларына сөенгән һәм, киңәш итеп, балаларын өйләнештерергә һәм хәзинәне яшьләргә бүләк итәргә тәкъдим иткән. Бу тәкъвалык һәм намуслылык мисалы тагы бер кат һәр халыкның нинди җитәкчесе бар, ул шундыйга лаек икәнен исбатлый. Әнуширванның халкы патшаларыннан үрнәк алган һәм гадел дәүләттә гадел яшәгән. Бу дөньяда ришвәт биреп теләгәнебезгә ирешсәк тә, Ахирәттә бәхеттән мәхрүм калуыбыз бар.

Ришвәтчелек иманның зәгыйфьлегеннән, җәзадан курку хисе булмаганлыктан һәм хәләл белән хәрәмне аермаудан килеп чыга. Үзен ихлас мөселман дип санаган һәркем сөекле Пәйгамбәребез ﷺ нең киләсе сүзләрен искә тотарга тиеш: “Мөэмин бер гөнаһ эшләгән вакытта аның калебендә бер кара тап барлыкка килә. Әгәр ул тәүбә итеп, бу гөнаһтан ваз кичсә, аның калебе пакьләнә. Әгәр ул тәүбә итмәсә һәм гөнаһлы гамәлләр кылуын дәвам итсә, аның калебендә кара таплар саны арта һәм калебе карала”. Бу хәдисне күңелебездә саклап, һәрчак исебездә тотсак иде! Һичнинди ришвәт тә Аллаһы Тәгалә җинаятьчегә вәгъдә иткән җәзага тормый, Ул тәкъваларга вәгъдә иткән бүләкләрне дә ришвәт аша откан малга алыштырырлык түгел. Кыямәт көнендә һәрберездән “Син малыңны нинди юл белән казандың һәм аны ничек сарыф иттең?” дип соралыр. Дөньяви тормыш – сынау гына, ахырында исә безне җәза яки бүләк көтә. Каберебезгә бер генә тиенебезне алып керә алмыйбыз – фәкать гамәлләребезне генә, яхшымы алар, яманмы. Бар хакимлек Аллаһы Тәгаләгә хас, һәм без Аңа әйләнеп кайтачакбыз.

Камил хәзрәт Сәмигуллин

Фото һәм чыганак: http://dumrt.ru

 

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading