16+

Туган телләрдә блоглар күбәеп китәчәк

Республикада “Туган телләрдә блоглар” белем бирү проекты гамәлгә ашырылачак.

Туган телләрдә блоглар күбәеп китәчәк

Республикада “Туган телләрдә блоглар” белем бирү проекты гамәлгә ашырылачак.

Анда катнашучылар социаль челтәрләрдәге сәхифәләрен алып барырга, зур аудитория җыярга өйрәтеләчәк. Анда Татарстаннан 10-17 яшьлек балалар һәм яшүсмерләр катнаша ала. 

Проектка блогны татар һәм башка туган телләрдә, мәсәлән, чуаш, мари, башкорт телләрендә үстерергә теләүче балалар кушыла ала. Катнашучыларга медиа өлкәсендә эш итүче кураторлар ярдәм итәчәк, алар блогларны үстерергә һәм аудитория җыярга булышачак. Программа 2025 елның июленнән ноябренә кадәр дәвам итәчәк. Ул:

- онлайн-форматта белем бирү программасын; 
- креатив индустрияләр вәкилләре, туган телләрне үстерү юнәлешендә эшләүче башка спикерлар белән очрашуларны;
- лагерьда бушлай күчмә интенсивны һәм башка чараларны үз эченә алачак. 

Теркәлү 14 июльгә кадәр сылтама буенча уза:

https://forms.yandex.ru/u/685e31fa4936397c867e223c/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading