16+

Коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Казан һәм Татарстан Митрополиты Феофанның уртак мөрәҗәгате

Татарстанның барлык мәчет мәхәлләләрендә шушы катлаулы көннәрдә Коръән-Кәрим хәтем кылына, ягъни башыннан азагына кадәр тулысынча укыла. Сүрә арты сүрә укып, Коръән укучылар хәтемне хәерле җомга көнендә тәмамлаячак һәм бөтен дөнья мөселманнарын, татарстанлыларны коронавирус йоктырудан, авыруларга шифа бирүен сорап Аллаһы Тәгаләгә дога белән мөрәҗәгать итәчәк.

Коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Казан һәм Татарстан Митрополиты Феофанның уртак мөрәҗәгате

Татарстанның барлык мәчет мәхәлләләрендә шушы катлаулы көннәрдә Коръән-Кәрим хәтем кылына, ягъни башыннан азагына кадәр тулысынча укыла. Сүрә арты сүрә укып, Коръән укучылар хәтемне хәерле җомга көнендә тәмамлаячак һәм бөтен дөнья мөселманнарын, татарстанлыларны коронавирус йоктырудан, авыруларга шифа бирүен сорап Аллаһы Тәгаләгә дога белән мөрәҗәгать итәчәк.

         Кадерле мөселман кардәшләр һәм православие динен тотучылар!

Уртак Ватаныбыз, республикабыз һәм бөтен дөнья буенча коронавирус инфекциясе таралу куркынычы көчәя бара. Әлеге афәт кешеләрне, аларның җенесе һәм яшенә, милләте һәм социаль хәленә, дини һәм дөньяви карашларының аерымлыкларына карамыйча ега.

Шул ук вакытта бу рәхимсез сынау кешелекне мәңгелек рухи кыйммәтләр: гаилә, мәхәббәт, игелек, ихлас теләктәшлек һәм җаваплылык турында уйланырга мәҗбүр итте. Эпидемиянең бөтен Җир шары буйлап сибелгән дистәләгән мең корбаннары һәм аларның саны көн саен арта баруы безгә бу дөньяның фанилыгы һәм һәркайсыбызга Яралтучыбыз алдында кылган эшләр өчен җавап бирәсе турында искә төшерде. Шуны аңлау мөһим: җирдәге вакытлыча тормыш — мәңгелеккә юл ул, ә көндәлек мәшәкатьләр һәм сынаулар — аңа әзерлек. Бу юлны тиешенчә үтәү өчен безнең иманыбыз никадәр тирән, ныклы һәм ихлас соң? Коронавирус — безгә кисәтү ул. Без тормыш-көнкүрешебезнең, дөньяга килүебезнең мәгънәсе турында уйланырга һәм үзебезне рухи яктан камилләштерергә, яшәү рәвешебезне үзгәртергә тиешбез.

Безнең уртак тарихыбыздан мәгълүм булганча, авыр сынаулар, сугышлар, ачлыклар, эпидемияләр вакытында бердәм булып дога кылганда һәм тәүбәгә килгәндә, Яралтучы Зат халыкны бәла-казалардан коткарган, юаныч биргән һәм рәхмәтен насыйп әйләгән. Бу хакыйкый чарага без дә — мөселманнар һәм православие христианнары мөрәҗәгать итәбез, үзебезнең акыл һәм йөрәкләребезне Ходай Тәгаләгә, мәхәббәт һәм мәрхәмәтлек Раббысына юнәлтеп, Аннан илебезне һәм Ватаныбыз Татарстанны үлем китерүче вирусның йогынтысыннан коткаруын сораячакбыз.

Казан җирендә православие динендәгеләр тарафыннан аеруча олылана торган Казан Алла Анасы төсе бар. Православие динен тотучылар Казан каласы өстеннән әлеге икона белән хачлы әйләнү оештырачак. Бу чара Изге Ананы Мактау бәйрәменә каршы көнне Аның мәхәббәте сөекле Казанны һәм Татарстанны коронавирус афәтеннән йолып калсын дигән максат белән узачак.

Татарстанның мөселман өммәте дә үз чиратында рухи кардәшлек күрсәтеп һәм берләшеп Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итә. Элек-электән Коръәннең гаҗәеп “Казан басмасына” ия башкалабыз күп еллар буе бөтен дөньяга Кәлам Шәрифнең гыйлемен һәм бәрәкәтен таратучы рухи мәркәз буларак хезмәт итә. Шуңа күрә Татарстанның барлык мәчет мәхәлләләрендә шушы катлаулы көннәрдә Коръән-Кәрим хәтем кылына, ягъни башыннан азагына кадәр тулысынча укыла. Сүрә арты сүрә укып, Коръән укучылар хәтемне хәерле җомга көнендә тәмамлаячак һәм бөтен дөнья мөселманнарын, татарстанлыларны коронавирус йоктырудан, авыруларга шифа бирүен сорап Аллаһы Тәгаләгә дога белән мөрәҗәгать итәчәк.

Хөрмәтле мөселманнар һәм православие дине вәкилләре! Без, Татарстанның ислам һәм православие рухи лидерлары, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы җитәкчелеге тарафыннан вирус йоктырудан саклану өчен күрелә торган барлык чараларга намус белән карарга чакырабыз. Дин тотучыларга барлык санитар-гигиена һәм эпидемиологик чараларны җиренә җиткереп үтәү өчен аерым җаваплылык йөкләнә. Без шуны истә тотарга тиеш: вакытлыча чикләү чаралары безнең үзебезне һәм якыннарыбызны саклап калу, шулай ук зарарлы коронавирус таралуны булдырмау максатыннан уздырыла.

Мохтаҗларга — авыруларга, картларга һәм ялгыз кешеләргә ярдәм итү турында да онытмыйк. Без диннәребез аша аларга карата яратуыбызны белдерергә, куркуны җиңәргә ярдәм итүче юаныч сүзләрен һәм өмет хисләрен җиткерергә тиешбез.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Раббыбыз барыбызны да бәла-казалардан һәм авырулардан сакласын һәм Татарстанның һәр гаиләсенә, һәр йортка тынычлык, иминлек насыйп итсен!
 

Фото һәм чыганак: dumrt.ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Догалар. Кылыб. Турамыз.Бутун.мусульман.хальклары.Оллох.Тааааллаааа.Ярдамын.ташламасын.умудымыз.шул.Амиииийн!

    Мөһим

    loading