16+

Кунак табынында: “Бу ризык хәләлме?” – дип сорау җитәме?

Хәләл һәм хәрам сүзләре бүгенге көндә аеруча да актуаль, чөнки кибет киштәләре яңадан-яңа азык-төлек белән тулып кына тора.

Кунак табынында: “Бу ризык хәләлме?” – дип сорау җитәме?

Хәләл һәм хәрам сүзләре бүгенге көндә аеруча да актуаль, чөнки кибет киштәләре яңадан-яңа азык-төлек белән тулып кына тора.

Кемдер аңа тиешле игътибар бирми һәм моны үзенчә “тормышны авырайту” дип саный, гади сүз белән әйткәндә, баш катырмый, әмма хәләл ул –  динебез рөхсәт иткән төшенчә генә түгел, бу чиста, сәламәтлегебез өчен зарарсыз дигән сүз дә. 

“Саләх” мәчетендә Татарстан диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты комитеты оештырган семинарда чыгыш ясаган комитет җитәкчесе урынбасары, технолог һәм үз эшенең остасы Салих хәзрәт Патеевның җавапларын сезгә дә тәкъдим итәбез.

– Кунак табынында: “Бу ризык хәләлме?” – дип сорау җитәме?
 – Кешенең хәләл һәм хәрам дигәнне дөрес аңлавы мөһим. Кемдер өчен хәләл ит дигәндә сыер, сарык, тавык ите генә күзаллана, бу итнең хәләллек шартларына туры килеп әзерләнүе исәпләнми. Ягъни тавык ите дә хәләл һәм хәрамга бүленә ала бит. Хикмәт дөрес итеп суелуда, эшкәртелүдә. Әгәр хуҗа кешеләр боларны белә икән, без алардан хәләллек хакында сорагач, алар ризыкны хәләл дип әйткән очракта, тыныч күңел белән ашарга мөмкинбез. 

– Шикле ризыклар белән нишләргә?
– Шикле ризык иң күп сорау тудыра торган мәсьәлә. Хәрамнан, билгеле, тыелабыз, хәләл – рөхсәт ителгән, аны тыныч күңел белән ашый алабыз. Ә алар арасында шикле ризыклар бар. Әйтик, составында безгә аңлаешлы булмаган, шөбһәгә сала торган кушылмалар. Менә бу ризыкларны ашамавыбыз, алар хакында белгечләрнең фикерен белешүебез тиешле. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Дөреслектә, хәләл дә билгеле, хәрам да билгеле. Алар арасында шикле нәрсәләр бар. Болар турында күп кешеләрнең төгәл фикере юк. Шикледән сакланучы динен һәм намусын саклау өчен, аннан котыла”, – дигән (имамнар Әл-Бохари, Мөслим).

– Нәрсә дә булса сатып алганда сатучыдан: “Бу хәләлме?” дип сорап, аның: “Әйе, хәләл” дип әйтүе җитәме?
– Сатучы кешедән “Хәләл” сертификатын сорау кирәк. Бигрәк тә сүз ит ризыклары хакында барса. Әле ул сертификатны күрсәткән очракта да бик игътибарлы булу тиешле, чөнки ул ялган булырга да мөмкин. Бу сертификатны алу бик четерекле, чөнки аны биргәнче “Хәләл” стандарты комитеты башта зур тикшерү үткәрә. Шуңа да сатып алганда ышанычлы урыннардан, кешеләрдән алырга тырышу мөһим.  

– Кибет йогыртларының да хәләл булмавын ишеткән бар.
– Әйе, аларга төрле төс бирә торган кушылмалар өстәлә. Әйтик, кармин. Болар йогыртны хәрамга чыгара.

– Кармин турында еш ишетәбез. Аның каян килеп чыгышын беләсе килә.
– Кармин – кошениль дигән бөҗәкләрдән алына торган кушылма. Ул ризыкка кызыл төс кертү өчен өстәлә. Ризык составында ул  Е120 дип күрсәтелә.  

–  Төркиядән кайтарылган БАДларны тыныч күңел белән эчә алабызмы?
– Аларның да “Хәләл” сертификациясен тикшерү мөһим. Төркиядән дигәч тә, бар нәрсә дә хәләл дигән сүз түгел.

– Диңгез ризыклары, әйтик кысла, креветка ашарга ярыймы?
– Әбү Хәнәфи мәзһәбе буенча алар тыелган. Бу азыклар моннан 10-15 ел элек бездә кулланылышта юк иде. Алардан баш тартсак, ач калмыйбыз. Болар беренчел мөһим булган азыклар рәтендә тормый. Балыкларны исә ашый алабыз.

– Әгәр сатучы кеше хәләл булмаган казылыкка “Хәләл” тамгасы куеп сатса, нишләргә?
– Бу очракта әлеге казылыкны, чегын сорап, сатып алырга кирәк, чекта нәкъ менә әлеге казылыкның исеме язылган булырга тиеш. Алга таба аны фотога төшерергә һәм Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты комитетына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Алга таба комитет бу эшне үз өстенә алачак. 

–  Желатинның да хәләл булмавын беләбез.
– Әйе, иң элек желатинның нәрсә булуын, ничек әзерләнүен һәм ни өчен кирәген аңлау мөһим. Желатин ризыкны куерту вазифасын башкара. Ул хайванның калдыкларын: әйтик, сөякләрен, мөгезләрен, тиресен кайнатып пешерелә. Бу калдыклар сыерныкы да, тавыкныкы да, дуңгызныкы да була ала. Желатин кушылган ризыкның хәрам булуын да, калдык-постыклардан әзерләнүе сәбәпле, чиста булмавын да аңлау мөһим. Желатинсыз була алмаган джемны, сатып алганчы ук, ни рәвешле әзерләнгәнен күз алдына китерсәк иде. 

– Желатинга алмаш бармы соң? 
– Әйе, бу пектин, агар-агар дигән кушылмалар. Алар хайваннардан эшләнми. Шуңа да сатып алганчы, составны укырга иренмәсәк иде. 

– Квас эчәргә ярыймы?
– Әгәр ул табигый рәвештә әчегән икән, ярый. Тагын шунысы да бар: кайбер кеше квас эчсә, исерә. Димәк, бу эчемлек аңа килешми. Шул хәл күзәтелгән очракта, башка кешегә яраган квас аңа хәләл булмый.

– Конфет составында алкоголь булса, нишләргә?
– Әлбәттә, андый конфетларны сатып алмаска. Болай эшләп без алкоголь җитештерү процессына ярдәм итәбез.

– Хәләл продукциянең киләчәге нинди?
– 2023 елда Россиядә үткәрелгән тикшерүләрдән билгеле булганча, рәсәйлеләрнең 93 проценты хәләл ризыкка өстенлек бирә. Сораштырулар узган 60 процент кеше хәләл ризыкны иң югары сыйфатлы ризык дип саный. Һәм һәр бишенче кеше хәләл ризыкны танышларына тәкъдим итә.

–  Хәләл һәм хәрам мәсьәләсендә һәркемне тыңларга ярыймы?
– Күпләр гыйлемне интернеттан алган заманда яшибез. Анда һәркем “белгеч”, һәркем “үз эшенең остасы”. Әмма гади генә бер мисал китерик әле: табиблар операция ясаган бүлмәгә читтән берәү килеп керә дә: “Сез дөрес эш итмисез, хәзер мин сезгә ничек кирәк икәнен өйрәтәм”, – ди. Бүген, кызганычка, башка өлкәләрдә дә шул хәл күзәтелә. Бернинди гыйлемнәре булмаган кеше башкаларны өйрәтә. Хәләл һәм хәрам мәсьәләсе аеруча да мөһим. Һәм аның хакта белгеч кенә дөрес мәгълүматны бирә ала. Тиешле дини гыйлеме һәм ризык әзерләүнең технологиясен белгән кеше бу эшкә алына ала. Әле ул да моның Аллаһы Тәгалә каршында нинди зур җаваплылык таләп иткәнен аңлап, бар көчен, гыйлемен эшкә җигеп эшләргә тырышырга тиеш. Бүгенге проблема ул – җәмгыятебезнең дөньяви булуы түгел. Төп проблема  – гыйлем ияләрен хөрмәт итмәү. Белмәгән кешеләр белгәннәрдән сорап, динебезне дөрес аңларга, хәләл белән хәрамны аерып яшәргә өйрәнсә иде.

Айсылу Юлдашева

Фото: tatar-congress.org

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading