16+

Ләбиб Лерон хаҗ сәфәре турында: "Җәяү йөрергә өйрәндем. Гарәп телендә бераз сукалый алам..."

Безнең төркем иң соңыннан барды, иң беренче кайтты. Бездән алда баручылар – оештыру комитеты дип әйтик инде – күпмедер эш эшләп, уңайлыкларны кайгыртып куйган иде. “Без милләттәшләребезгә быелгы хаҗ сәфәрен җиңеләйтергә тырыштык”, – диде алар. Бу чынлап та шулай. Мөмкин булган урыннарга автобуслар белән алып бардылар.

Ләбиб Лерон хаҗ сәфәре турында: "Җәяү йөрергә өйрәндем. Гарәп телендә бераз сукалый алам..."

Безнең төркем иң соңыннан барды, иң беренче кайтты. Бездән алда баручылар – оештыру комитеты дип әйтик инде – күпмедер эш эшләп, уңайлыкларны кайгыртып куйган иде. “Без милләттәшләребезгә быелгы хаҗ сәфәрен җиңеләйтергә тырыштык”, – диде алар. Бу чынлап та шулай. Мөмкин булган урыннарга автобуслар белән алып бардылар.

Шушы көннәрдә олы сәфәргә – хаҗга баручылар Татарстаныбызга әйләнеп кайтты. Изге урыннарда йөреп кайтучылар арасында язучы, “Безнең мирас” журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон да бар иде. 
– Ләбиб абый, хаҗ сәфәренә барырга кайчан ниятләгән идегез?
–  Ул бер көн эчендә генә туган теләк түгел. Күптәннән җыелып, әзерләнеп килгән. Моннан ун еллар элек әни вафат булгач, ул хыял тагы да ныгыгандыр. Күрәсең, моңа кадәр күңел әзер булмаган (гадәттә, шулай дип сөйләшәбез бит). Андый зур эшне гел чигереп киләбез. Пенсиягә чыккач барырмын әле дип уйлыйбыз. Әмма бернәрсәне дә иртәгәгә калдырырга ярамый шул. Бәлки иртәгә син йокыңнан уянмассың да? 
Өченче ел әлеге хыял белән янып йөри башлаган идем инде. Бер елны сәнгать әһелләре хаҗга барып кайткач та, аларга кызыктым. Менә быел үземә дә насыйп булды, шөкер.

Хаҗга баручылар Аллаһ кунаклары булып санала икән. Әгәр Раббыбыз чакырмый икән, күпме генә теләсәң дә, бара алмаска мөмкинсең, дип әйтәләр.
Юлга чыккан кеше дә берәр көчле авыру яки башка сәбәптән барып җитмәскә мөмкин. Кемдер барып җитсә дә, кунакханәдән чыга алмый, мәсәлән. Андыйлар да булды

– Хаҗдан нинди хис-тойгылар белән кайттыгыз? Тормышны төптән үзгәртү теләге тумадымы?
– Хаҗдан бөтенләй башка уйлар, гамьнәр белән кайтасың икән. Күп әйберне бизмәнгә салып карый башлыйсың. Күп нәрсә хакында алдан ук уйлап бардым инде. Яшь чакта әсәрләрем төрле өслүбтә язылган. Аларның кайберләрен алга таба алып барып булмастыр дип уйлыйм. Хәзер андый рухта язу килешми кебек. Алар өчен милләттәшләребезнең ләгънәтен аласым килми. Шуңа кайбер темаларны читләтеп үтү ягын карармын. Ислам диненә кагылышлы шигырьләр иҗат итү теләге дә юк түгел.

– Тукай премиясен алу өстәмә этәргеч бирмәдеме? Бәлки финанс яктан ышаныч өстәгәндер?
– Быел квота, ягъни Президент программасы буенча Татарстаннан 810 кеше Хаҗ сәфәре кылды. Шуларның бер өлешенә (йөзләп кешеме икән, төгәл белмим) бушлай бару мөмкинлеге тудырылды. Миңа да андый бәхет елмайды. Бу мәсьәләдә акча чыгармадым. Нибары өстәмә чыгымнар, мәсәлән, экскурсияләр өчен түләдем. 

– Сер булмаса, Аллаһы Тәгаләдән нәрсәләр сорадыгыз, Ләбиб абый?
– Татар матбугаты, татар әдәбияты үссен, киләчәге якты булсын иде дип дога кылдым. Шулай ук шәхси теләкләрем дә булды. Аллаһы Тәгаләдән, чүп әйберләр яздырма, дип тә сорадым.
Каләмдәшләргә, вафат булган язучыларга да исемнәрен әйтеп дога юлладым.
Интернет сәхифәләренә фотоларны куеп баргач, бик күп мөрәҗәгать-үтенечләр килде. Аларны, әлбәттә, кире кага алмадым. Кабул гына булсын барысы да!

– Язучы кая барса да, иҗат өчен җим җыеп йөри бит инде. Илһамланып та кайттыгызмы, Ләбиб абый? 
– Хаҗ сәфәрендә ниләр күрүем турында бик тәфсилләп язарга исәбем бар. Әлегә көндәлек рәвешендә генә теркәп бардым. 96 битлек дәфтәр алып барган идем. Шул тула язды, берничә бите генә чиста килеш калды. Көн саен күргәннәремне теркәп бардым. Менә соңгы өлешләре – ахыргы өч көне язылмаган. Әле кәгазьгә күчерергә мөмкинлегем булмады. Каләмдәшләрнең дә хаҗ сәфәре турында язмалары бар. Шуларны да кертергә исәплим.

– Нинди авырлыклар белән очрашырга туры килде?
– Безнең төркем иң соңыннан барды, иң беренче кайтты. Бездән алда баручылар – оештыру комитеты дип әйтик инде – күпмедер эш эшләп, уңайлыкларны кайгыртып куйган иде. “Без милләттәшләребезгә быелгы хаҗ сәфәрен җиңеләйтергә тырыштык”, – диде алар. Бу чынлап та шулай. Мөмкин булган урыннарга автобуслар белән алып бардылар. Шулай ук кунакханәләрдә урнаштыру, палаткаларда шартлар тудыру буенча да тырышлык куйганнар.

Таш атырга һәм Кагъбә ташына бару вакыты дөрес куелган иде. Көн бераз сүрелә төшкәч, кичке якта алып бардылар. Чөнки көндез 43 градус эссе. Әле ир-атларга баш киеме кияргә ярамый бит, ә чәч алынган. Сәламәтлек өчен бу яктан куркынычрак. Шушы якларны кайгыртып, вакытны дөрес билгеләүләре әйбәт булды. 

Мәккәнең Әл-Хәрәм мәчетеннән чыгуга биш йөз метр чамасы ак кафель җәелгән. Шуннан кызган табадан күк кайнар һава бөркелә. Шуны ничек тизрәк үтәргә икән дип уйлыйсың.

Эсселәнеп, тиз-тиз йөреп кайтканнан соң, палаткалардагы кондиционер астында суына идек. Шуннан аның җиле барыбызга да бәрде. Авырмаган кеше калмады. Башта чирләмәгән кебек булсалар да, соңыннан бөтен кеше дә каркылдый, төчкерә башлады. Хәзер кондиционер җиле бераз гына иссә дә йөткерергә тотынам. Кемнәрдер аны өчәр айга, хәтта бер елга кадәр дә сузыла дип әйтә. Дин әһелләре, анда баргач синең гөнаһларың җиңел генә юылмый, шулай авырулар белән чыга, дип тә аңлата. Ничек дөрестер – анысын бер Аллаһы Тәгалә генә белә.

– Ялгышмасам, хатыныгызны да алып бару ниятегез бар бугай?
– Хаҗда йөргәндә уйлана идем: мондый эсселеккә хатыным түзә алырмы? Анда эчә торган су да кап-кайнарга әйләнә. Аннан соң карыйсың: килүчеләр арасында нинди генә хатын-кызлар юк. Шуңа күрә, максат итеп килсә, иң нәзберек гүзәл затлар да бу юлны үтә ала торгандыр. Соңгы көн миңа бик авыр тоелган иде. Әмма өйгә кайтып кергәч: “Чакырсалар, хәзер үк чыгып китәр идем”, – дип әйтеп куйдым. Һәм хатынымны да алып барасым килә. Ул үзе дә риза. Әлбәттә, адашмасын өчен аны җитәкләп кенә йөртер идем, чөнки адашып, ярты көнгә юкка чыгучылар да булды. Хәзер инде мин юлларны чамалыйм. Адашып калсам да, ничек кайтасымны беләм. Җәяү йөрергә өйрәндем. Гарәп телендә бераз сукалый алам. 

Үзем дә хаҗда беренче көнне адаштым. Андагы халык болыт төшкән кебек. Минекеләр арттан килә дип алданрак киткән идем, берзаман борылып карасам, безнекеләрдән берәү дә юк. Як-ягыма карандым да үземне кулга алдым. Шул тирәдә торган полиция хезмәткәрләре янына барып, кунакханә адресы язылган бейджикны күрсәттем. Алар юнәлешне күрсәтте. Шуннан соң таксига утырып бик җиңел генә кайттым. Һич кенә дә борчылмадым.

– Башка кияргә ярамый дидегез, ә бер фотода башчатырдан басып тора идегез.
– Аны урамда йөргәндә кию рөхсәт ителә, ә Кагъбә ташы янында булганда – ярамый. Зур кулчатыр тотып баручылар да булды. Андый белән йөрсәң, бер кулың буш булмый дигән сүз. Китаплардан карап дога да укыйсы, аннары аны биштәргә салып торып, кызыклы күренешләрне фотога да төшерәсе бар бит әле. Шуңа күрә ул яктан башчатыр өстенрәк. 

– Татарстан сагындырдымы? 
– Без йөргән җирләрдә таш та ком, таш та ком иде. Анда шәһәр таш өстендә утыра. Кунакханәләрне ташларны умырып, бушаган урында төзиләр. Әле өстәвенә эссе дә. Шуны уйлап куйдым: Мәккә – бөтен мөселманнар өчен иң кадерле, иң изге җир бит инде. Әгәр Аллаһы Тәгалә бөтен халык агыла торган урын итеп Татарстанны сайлаган булса, бу дөрес булмас иде. Чөнки бездә шулкадәр рәхәт: климат әйбәт, яшеллек... Монда әллә нәрсәләр төзеп бетерерләр, Татарстанга борын тыгып булмас иде, мөгаен. Бәдрәф салырлык урын да калмас иде. Ә кеше әйбергә кызыкмасын өчен Аллаһы Тәгалә Мәккә һәм Мәдинәне кадерле иткән безгә. Теләгең бар икән – ташны “тешең белән кимереп” йорт яки кунакханә төзе. 
Кырыс шартларда йөреп кайтканнан соң, Татарстаныбызның гүзәллеге аеруча кадерлегә әйләнә икән.

Язмага реакция белдерегез

13

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading